Зәй офыклары

8 октябрь 2015 яңалыклары

  • 8 октябрь 2015 - 13:04
    Зәйдә шикәр кайнатучыларны сакчыл җитештерү серләренә Япония белгече төшендерә
    "Зәй шикәр заводы" ААҖенә бу көннәрдә Япониядән сакчыл җитештерү серләренә өйрәтү остасы Тосихиро Ямада килде. Ул - "Тойота" автомобиль корпорациясендә "Кайдзен" проектларын тормышка ашыруда катнашучы тәҗрибәле, югары квалификацияле белгеч. "Кайдзен" проекты янга калдыру - экономияләү системасын үзләштерү максатын күздә тота. Ямада әфәнде шикәр кайнатучыларга сакчыл җитештерү өчен, җитәкчедән башлап, гади...
    740
    0
    0
  • 8 октябрь 2015 - 12:53
    Зәйнең “Туган якны өйрәнү” музеенда Зәй халык мәгарифе тарихына багышланган күргәзмә ачылды
    Зәйнең "Туган яктарихын өйрәнү" музеенда Зәй халык мәгарифенә 170 ел тулу уңаеннан " Школьная пора" дип исемләнгән тематик күргәзмә ачылды. Экспонатлар Иске Зәй бистәсендәге 1нче мәктәп тарихына кагыла. Әлеге белем йорты - нәкъ менә Зәй шәһәрендә мәгариф эшчәнлеге башлануны дәлилләүче чал тарихлы, бихисап зәйлеләргә белем иленә юл ачкан мәктәп. Күргәзмәне...
    748
    0
    0
  • 8 октябрь 2015 - 11:42
    Якташыбыз Мансур Хәсәнов каберенә бюст куелды
    Бүген Казанның Арча зиратында ТР Фәннәр академиясенең беренче президенты (1992-2006), якташыбыз Мансур Хәсәнов каберенә бюст куелды. Әлеге чарага галимнең хезмәттәшләре, туганнары, дуслары һәм танышлары җыелды. Сынның авторы - Казанның танылган скульпторы Асия Миңнуллина. Ул - Зәйдә Ялчыголга багышланган композиция авторы да.
    795
    0
    0
  • 8 октябрь 2015 - 11:41
    Хәйрия матчында Олимпия чемпионы Евгений Давыдов та уйнаячак
    Зәйдә Өлкәннәр декадасы кысаларында хәйрия матчы оештыру традициясе яши. Бүген "Яшьлек" боз сараенда шундый матчның чираттагысы була. Эшмәкәрләр һәм җитәкчеләр арасында барган әлеге матчтан кергән акча ялгыз яшәүче, авыр хәлдә калган өлкәннәргә тотылачак. Җитәкчеләр командасында Олимпия чемпионы, якташыбыз Евгений Давыдов та уйнаячак.
    1084
    0
    0
  • 8 октябрь 2015 - 10:22
    Тиздән физик әзерлек дәрәҗәсен билгеләүче значоклар алачакбыз
    Россия Президенты Владимир Путин бу көннәрдә "Хезмәткә һәм оборонага әзер" Бөтенроссия физкультура-спорт комплексын яңадан кайтарту турында федераль законны имзалады. Аның нигезендә хәзер ил халкының физик ныклыгы өч билге: алтын, көмеш, бронза значоклар белән бәяләнәчәк. Значокларны бирү Россия Федерациясе Спорт министрлыгы куйган кагыйдәләр, критерийлар буенча башкарыла. СССР чорында, 1931-1991елларда гомумбелем бирү,...
    658
    0
    0
  • 8 октябрь 2015 - 08:03
    Ике әлмәтле дачаларында үлгән
    "Татар-информ" агентлыгы хәбәр итүенчә, берничә көн элек дача сыйфатында файдаланыла торган йортта хуҗаларының үле гәүдәсе табып алына. Бу хәл Лениногорск районының Югары Чыршылы авылында булган. Үлгән кешеләрнең әлмәтлеләр булуы һәм газ белән агуланулары ачыкланган.
    703
    0
    0
Реклама