Зәй офыклары

9 октябрь 2015 яңалыклары

  • 9 октябрь 2015 - 09:30
    Зәйдә өлкәннәр спортны үз итә
    Өлкәннәр декадасы кысаларында Зәйнең спорт-сәламәтләндерү үзәгендә район спорт һәм ГРЭС ветераннары арасында футбол буенча ярышлар узды. Киеренке төстә барган ярышлар спорт ветераннары командасы файдасына тәмамланды. Уенда катнашучыларны спорт идарәсе башлыгы Илфат Әшрәпов котлады.
    659
    0
    0
  • 9 октябрь 2015 - 09:00
    Бар шундый эшмәкәр
    "Елховлес" ҖЧШ директоры, Татарстанның атказанган урманчысы, Әлмәт район Советы депутаты Заһит Абдуллин Өлкәннәр көне уңаеннан ел да туган авылы Суык-Чишмә (Зәй районы) апа-агайларына азык-төлек пакетлары тарата. Игелекле эшмәкәр быел да өлкәннәрне сөендерде. Ул - авылны яшәтү, үстерү нияте белән янып йөрүче, милли җанлы кеше: ел саен Сабантуй оештыра, рамазан аенда...
    0
    0
    0
  • 9 октябрь 2015 - 08:30
    Ел башыннан суррогат алкоголь эчүдән 5 кеше үлгән
    Наркотизациягә каршы көрәштә нәтиҗәлелеккә ничек ирешергә, кисәтү эшендә нинди яңа алымнар кулланырга? Әлеге сорауларга җавапны бүген наркотизациягә каршы көрәш комиссиясенең чираттагы утырышында эзләделәр. Утырыш район башлыгы Разиф Кәримов рәислегендә үтте. Район үзәк дәваханәсенең наркология кабинеты мәгълүматлары буенча, агымдагы елның 1 октябренә табиб-наркологта 587 кеше исәптә тора, шуларның 300е - хроник...
    650
    0
    0
  • 9 октябрь 2015 - 07:57
    Зәйдә Хәйрия матчы узды
    Зәйдә "Яшьлек" боз сараенда Өлкәннәр декадасы кысаларында традицион хәйрия матчы оештырылды. Эшмәкәрләр һәм җитәкчеләр арасында барган әлеге матчтан кергән акча ялгыз яшәүче, авыр хәлдә калган өлкәннәргә тотылачак. Турнирны район башлыгы Разиф Кәримов ачып, уенчыларга күңелле стартлар теләде. Кунаклар командасында Олимпия чемпионы, якташыбыз Евгений Давыдов та уйнады.
    636
    0
    0
  • 9 октябрь 2015 - 07:09
    Сөт ташыган көянтәләр чормага менәчәк
    "Фермаларны капиталь ремонтлау һәм силос-сенаж траншеяләре төзү" республика программасы буенча "Зәй шикәре" агрофирмасы "Сәвәләй" бүлекчәсенең өч фермасында капиталь ремонт эшләре тәмамланды. Узган ел анда бер ферма төзекләндерелгән иде. Әлеге бүлекчәдә быел дүрт фермада 400 баш сыер асралачак. Сәвәләйдә җәйләүләрдән кайткан терлекләрне капиталь төзекләндерелгән, яңартылган, заманча җиһазланган фермалар каршы ала. Биредә...
    797
    0
    0
  • 9 октябрь 2015 - 06:52
    Язмыш борылмалары
    Хөрмәтле укучыларыбыз, без бүген сезнең игътибарга газетабызда үзенчәлекле акция башлануы турында хәбәр итәбез. Без аны "Язмыш борылмалары..." дип атадык. Һәркем бу дөньяда гомер кичерүе дәверендә әллә нинди язмыш борылмалары аша үтә, алар күңел сандыгында гыйбрәтле дә, матур да хатирәләр булып саклана. Без сезгә менә шуларның аеруча хәтердә калганнары белән уртаклашырга...
    1522
    0
    0
  • 9 октябрь 2015 - 06:25
    Хәвефле чорга кердек
    Көз һәм кыш янгын куркынычсызлыгы ягыннан хәвефле чор санала. Уңыш җыю төгәлләнеп, салкыннар башлануга, шәхси йортларда яшәүчеләр территориясендә, бакчаларда төтен йомгаклары күтәрелә башлый. Кышка кергәнче дип хуҗалар үз биләмәләрен тәртипкә китерә: чүп-чар, кискән агач ботаклары, бәрәңге сабакларын яндыра. Сүз дә юк, чистарту кирәк, ләкин моның икенче ягы да бар. Еш...
    654
    0
    0
  • 9 октябрь 2015 - 06:00
    Хезмәткә хөрмәт
    Укытучылар көне уңаеннан балаларга белем һәм тәрбия бирүдә ирешкән уңышлары өчен бер төркем мәгариф хезмәткәрләре район башлыгы Мактау грамотасы белән бүләкләнде. В. И. Куров - 2нче мәктәпнең физика укытучысы; Н. К. Сотникова - 3нче мәктәпнең башлангыч сыйныфлар укытучысы; И. М. Камалетдинова - 3нче мәктәпнең физкультура укытучысы; Н. А. Иванова -...
    0
    0
    0
Реклама