Зәй офыклары

13 октябрь 2015 яңалыклары

  • 13 октябрь 2015 - 13:00
    Зәйдә быел торак алу өчен субсидияләр 9 сугыш ветеранына һәм бер ишле гаиләгә тәгаенләнгән
    Зәй районы башкарма комитетының торакны исәпкә алу һәм бүлү бүлегеннән алынган мәгълүматларга караганда, Татарстан Министрлар Кабинетының "Аерым гражданнарга федераль бюджеттан бүленгән субвенцияләр хисабына торак алу өчен субсидияләр бирү турында" карары нигезендә, 2015 елда 9 Бөек Ватан сугышы ветеранына 10 644 048 сум средстволар торак алуга субсидия буларак бирелү турында документлар...
    447
    0
    0
  • 13 октябрь 2015 - 12:23
    Юлда кагыйдәләргә игътибарсызлык тагын бер аяныч һаләкәткә китерде
    Көннәр тиз кыскара хәзер. Караңгылыкны юлларда һәлакәтләр килеп чыгу очракларының артып китү вакыты дип бәяли белгечләр, статистика мәгълүматларына таянып. Билгеле булганча, тиз караңгы төшүгә әле гадәтләнеп җитмәгән машина йөртүчеләр бу чорда гадәттән тыш ситуацияләргә еш очрый. 10 октябрь көнне нәкъ менә кичке эңгер-меңгер вакытта, 17 сәгать 40 минутта, Зәйнең Нариманов...
    474
    0
    0
  • 13 октябрь 2015 - 10:00
    Китапханә җиһазларга байый
    Зәй районы Чыбыклы китапханәсе ТР Мәдәният министрлыгы оештырган бәйгедә катнашып, "Авыл җирлегендә иң яхшы китапханә" номинациясендә җиңү яулады һәм 100 мең сум грантка ия булды. Бу көннәрдә китапханә әлеге грант акчасына компьютер өстәлләре, урындыклар, шкафлар һ.блар белән тәэмин ителә, яктырткычлар яңартыла.
    406
    0
    0
  • 13 октябрь 2015 - 08:45
    Зәйлеләр заводка 15 мең рейс ясады
    Зәй шикәр заводы 537 мең тонна чимал кабул итте, шуның 200 мең тоннасы Зәй басуларыннан китерелде. Бирегә барлыгы 33 мең рейс ясалды, шуның 15 меңе - Зәй машина иярләүчеләренеке.
    408
    0
    0
  • 13 октябрь 2015 - 08:00
    Милли китапханәдә - Халыкара конференция
    14-16 октябрьдә Казанда Милли китапханәдә «Милли китапханәләр: үткәне һәм хәзергесе» дип исемләнгән Халыкара фәнни-гамәли конференция уза. Конференция Татарстан Республикасы Милли китапханәсе оешуга 150 ел тулуга багышланган чаралар циклына керә. Аңа Россия Федерациясе, якын һәм ерак чит ил китапханәләре җитәкчеләре һәм белгечләре, галимнәр һәм китапханәләрнең фәнни хезмәткәрләре, фәнни, белем бирә торган...
    423
    0
    0
  • 13 октябрь 2015 - 07:43
    Эш тукталмый
    Районда авыр һава шартлары булуга карамастан, чөгендер алу эше дәвам итә. 13 октябрьгә авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән алынган мәгълүматлар буенча, чөгендер 5810 гектарда алынып, 241 мең тонна татлы тамыр җыелды. Бу - барлык мәйданның 69, 1 проценты. Уңыш гектарыннан уртача 415 центнер тәшкил итә. "Зәй шикәре" чөгендер алуда һәм...
    0
    0
    0
Реклама