Зәй офыклары

14 октябрь 2015 яңалыклары

  • 14 октябрь 2015 - 21:08
    Зәй көрәшчеләре җиңү яулый
    Казанда кызлар һәм яшүсмерләр арасында ирекле көрәш буенча Республика беренчелеге үтте. Анда «Зәй» балалар һәм яшүсмерләр мәктәбеннән Илназ Латыйпов җиңү яулады. Көмеш медальгә исә Аделина Маслова (тренеры И. А. Хуҗин) лаек булды.
    618
    0
    0
  • 14 октябрь 2015 - 11:30
    Зәйлеләр теннистан оста
    Зәйдә өстәл теннисы буенча ярышлар еш оештырыла. 9 октябрьдә «Энергетик» Мәдәният сарае спорт залында шәһәр беренчелегенә чираттагы ярышлар узды. Ярыш нәтиҗәләре буенча М.Ш. Уразманов -I, И.К Сөнгатуллин - II, Ф.Ф. Әхмәтҗанов III урын алды.
    706
    0
    0
  • 14 октябрь 2015 - 11:06
    Зәй “Ялчыгол укулары”на кунаклар көтә
    Зәйдә мәгърифәтче, дин галиме, язучы Таҗетдин Ялчыголга багышланган "Ялчыгол укулары" уздырылачак. Ул 15 октябрьдә "Ялта-Зәй" спорт үзәгендә оештырыла. Анда ТР Диния нәзарәте рәисе, мөфти Камил Сәмигуллинның катнашуы, Башкортстаннан кунаклар, Ялчыголның нәселен дәвам итүчеләр дә килер дип көтелә.
    664
    0
    0
  • 14 октябрь 2015 - 10:38
    Авыл хуҗалыгы товарлары җитештерүчеләр арасында конкурс
    Район башкарма комитеты авыл хуҗалыгы товарлары җитештерүчеләр арасында 2015 елда товарлыклы-сөтчелек фермаларының кышкы чорга әзерлеге буенча конкурс үткәрү турында положениене раслау буенча карар кабул итте. Конкурс товарлыклы-сөтчелек фермаларының кышкы чорда малларны асрауга әзерлеге һәм малларны кышкы абзарларда асрау чорына күчүне, бу чорда тотрыклы рәвештә терлекчелек продукциясе җитештерүне тәэмин итү максатында...
    692
    0
    0
  • 14 октябрь 2015 - 10:21
    Мәликә "Главная сцена"ны яулый
    Җырчы Мәликә татарча гына түгел рус телендә дә шәп җырлый алуын тагын бер кат исбатлады. Казан җырчысы "Россия 1" каналында бара торган "Главная сцена" проектында катнаша. Мәртәбәле жюри әгъзалары - Михаил Боярский, Диана Арбенина, Валерий Леонтьев һәм Владимир Пресняков алдында Мәликә Игорь Сарухановның "Скрип колеса" җырын башкарды. Һәм барысын да...
    737
    0
    0
  • 14 октябрь 2015 - 08:35
    "Татарстан – Яңа гасыр" каналы күрсәтми
    Татарстанда "Татарстан - Яңа гасыр" телеканалы һәм "Болгар радиосы" радиопрограммасы трансляция эшен туктатып тору планлаштырыла. Әлеге уңайсызлык бүген, 14 октябрьдә, 3:00-14:00 сәгатьләрдә тудырыла һәм планнан тыш төзәтү-профилактика эшләре башкарылу белән бәйләп аңлатыла. Бу хакта Россия коммуникацияләр күзәтчелегенең Татарстан идарәсеннән хәбәр итәләр.
    736
    0
    0
  • 14 октябрь 2015 - 08:15
    Ноябрьдә зәйлеләрне ике өстәмә ял көне көтә
    Чәршәмбе, 4 ноябрьдә без Халыклар бердәмлеге көнен бәйрәм итәчәкбез. Ә 6 ноябрьдә Татарстан Конституциясе көне уңаеннан ял итәчәкбез. 3 һәм 5 ноябрь бәйрәм алды көннәре булып санала һәм бу көнне эш көне бер сәгатькә кыскара.
    613
    0
    0
  • 14 октябрь 2015 - 06:58
    Зәй үзәк дәваханәсендә бүгенге көнгә 6450 кеше диспансеризация үткән
    Зәй үзәк дәваханәсе 2015 елда план нигезендә 9166 кешегә диспансеризация үткәрергә тиеш. Беренче октябрьгә шуларның 6450се генә тиешле медицина күзәтүе узган (70,36 процент). Диспансеризация гомумипрактика табиблары күрсәтмәләре һәм мобиль медицина бригадалары аша үткәрелә. Бүгенге көнгә медицина күзәтүләре узган зәйлеләрнең 1388е икенче этап диспансеризациягә җибәрелгән. Болар - җентекле күзәтү узарга тиешле...
    702
    0
    0
  • 14 октябрь 2015 - 05:16
    Зәйдә күпләп терлекләр тотучының хуҗалык сарайлары янды
    Бу көннәрдә Зәй районының Имәнлебаш авылында янгын чыгу белән бәйле гадәттән тыш хәл булды. 9 октябрь көнне 15 сәгать 20 минутта янгын сүндерү хезмәтенә хуҗалык корылмалары яну турында хәбәр алына. Анда терлекләр тору урыннарының сафтан чыгуы билгеләнә. Әлегә килгән матди зыян күләме исәпләнә, ә янгында җәрәхәтләнгән кешеләр, үлүчеләр юк.
    638
    0
    0
Реклама