Зәй офыклары

16 октябрь 2015 яңалыклары

  • 16 октябрь 2015 - 11:40
    Зәй районы башкарма комитеты җитәкчесе итеп 31 яшьлек Кукмара егете Илнар Хафизов билгеләнде
    Бүген өченче чакырылыш муниципаль район Советының икенче утырышы узды. Аны район һәм шәһәр Советы рәисе Разиф Кәримов алып барды. Утырыш көн тәртибенә 15 мәсьәлә кертелгән иде. Аның беренчесе муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесен билгеләү турында иде. Конкурс комиссиясенә ике кеше үз кандидатурасын тәкъдим иткән. Алар - Илнар Фәнил улы Хафизов...
    531
    0
    0
  • 16 октябрь 2015 - 11:00
    Басуларда эш дәвам итә
    Районда чөгендер алу эше дәвам итә. 15 октябрьгә авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән алынган мәгълүматлар буенча, чөгендер 5880 гектарда алынып, 244020 тонна татлы тамыр җыелган. Бу - барлык мәйданның 70 проценты. Уңыш гектарыннан уртача 415 центнер тәшкил итә. "Зәй шикәре" агрофирмасында барлык мәйданның 77 процентында татлы тамыр җыелган, уңыш гектарыннан...
    446
    0
    0
  • 16 октябрь 2015 - 08:41
    Зәйдә “Авыл хатын-кызлары” бәйгесе җиңүчесе дип Флюра ханым табылды (фотолар)
    Кичә Зәйдә Халыкара авыл хатын-кызлары көне уңаеннан яшьләр эшләре идарәсе "Селяночка-2015" бәйгесе үткәрде. Анда авыллардан 11 гүзәл зат - Флюра Гыйниятова (Аксар), Светлана Семенина (Бохарай), Энҗе Әхмәтҗанова (Югары Шепкә), Эльвира Исрафилова (Югары Мәлем), Миләүшә Гафиятуллина (Гулькин), Елена Игошина (Яңа Спас), Йолдыз Красовская (Сармашбаш), Татьяна Сафиева (Якты Күл), Валентина Кулеева (Иске...
    521
    0
    0
  • 16 октябрь 2015 - 08:27
    Зәйдә төзекләндерүдән соң “Космос” яшьләр үзәге ачылды
    Бүген Зәйдә төзекләндерү эшләреннән соң "Космос" яшьләр үзәге ачылды. Фасад өлешен, түбәсен заманча материаллар белән тышлагач, яшьләр үзәге әллә кайдан игътибарны җәлеп итә торган үзенчәлекле мәдәни бинага әверелде. Үзәкне ачу тантанасында район башлыгы Разиф Кәримов, аны төзекләндерү яшьләребезне тагын да актив булырга өндәү максатын күздә тотты, дип ассызыклады. - Янәшәдә...
    548
    0
    0
  • 16 октябрь 2015 - 08:13
    Эшсезләрне эшле итә үзәк
    Район мәшгульлек үзәгендә, эшсезлек проблемасын хәл итү максатында, эшсезләр арасында төрле дәүләт программаларын актив куллануны пропагандалау буенча җитди эшлиләр. Нәтиҗәдә эшсезләр саны кимүгә бара: ел башында, эшсез буларак, 317 кеше теркәлгән булса, хәзер алар 231гә калган. Моңа вакансияләр ярминкәләре оештыру, урыннарга чыгып эшле булу өчен үзенчәлекле дәүләт программалары турында мәгълүмат...
    590
    0
    0
  • 16 октябрь 2015 - 07:21
    Зәй яшьләре никах көнендә Таҗетдин Ялчыгол скверына килә
    Шәһәребезнең сокланып хозурланырлык, горурланырлык урыннары көннән-көн арта бара.Иң мөһиме, аларны яшьләребез үз итә. Бу җәйдә генә үзәк мәчет белән "Космос" яшьләр үзәге арасындагы мәйданда калкып чыккан Таҗетдин Ялчыгол скверы - әнә шундый урыннарның берсе. Ул тарихыбыз белән яшьләребезне кызыксындыруга да, милли-әхлакый тәрбия белән сугарылуга да өндәүче булып тора. Һәр җомга...
    417
    0
    0
  • 16 октябрь 2015 - 06:06
    Зәйдә бүген нинди һава торышы булачак?
    Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе хәбәр итүенчә, бүген - 16 октябрьдә, аязучан болытлы һава торышы көтелә. Урыны белән яңгыр явачак, төньяк-көнбатыштан талгын җил. Республикада уртача һава температурасы төнлә - 0-5, көндез 2-7 градус җылы булачак. 17 октябрьгә каршы төндә аязучан болытлы һава торышы саклана. Җилнең тизлеге секундына 13...
    452
    0
    0
  • 16 октябрь 2015 - 05:31
    Зәйдә өлкәннәр өчен экскурсия оештырдылар
    2015 ел Татарстанда Парк һәм скверлар елы дип игълан ителде. Шул уңайдан 15 октябрьдә Зәй муниципаль районы "Шатлык" халыкка социаль ярдәм күрсәтү үзәгенең өлкәннәргә өйдә ярдәм күрсәтү белгечләре, үзәк китапханә хезмәткәрләре белән берлектә, "Безнең туган ягыбыз талантларга бай" дип исемләнгән чара оештырдылар. Әлеге чараны оештыручылар өйдән чыгып йөри алмаучы пенсионерларны...
    509
    0
    0
Реклама