Зәй офыклары

26 октябрь 2015 яңалыклары

  • 26 октябрь 2015 - 12:42
    Зәйлеләргә йөгерүдән тиңнәр юк
    Лениногорск шәһәрендә В. Н. Голубев истәлегенә республика ярышлары узды. Анда Зәйдән төрле яшьтә һәм төрле аралыкта Алия Шәрәфиева, Надежда Мостаева, Алисә Ибашева, Наилә Фәйзуллина, Ангелина Гаврилова җиңүче булды. Игорь Казак белән Ольга Тугашева өченче урында.
    567
    0
    0
  • 26 октябрь 2015 - 12:36
    “Ак барс” көрәш сарае көрәшчеләрне җыйды
    Казанның "Ак барс" көрәш сараенда ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы призына традицион турнир узды. Бил алыш 3 келәмдә барды. Әлеге турнирда Зәйдән ике командада 12 көрәшче үзен сынады. Үз үлчәү авырлыгында Динар Кәримов - көмеш, Сергей Павлик бронза медальгә лаек булды. Зәй командасы 55 команда арасында 14 урында.
    646
    0
    0
  • 26 октябрь 2015 - 11:25
    Юллар саклык сорый
    23 - 25 октябрьдә республика юлларында кеше үлемнәре белән бәйле өч юл һәлакәте теркәлгән. Минзәләдә "Керү тыела" дип язылган кисәтүгә игътибар бирмичә, җәяүлеләр йөри торган күпергә кергән машина йөртүче упкынга төшә, Буа районында исә тизлек режимын арттырган машина йөртүче ике пассажиры белән елгага төшә, ә Минделеев районында тизлек режимын контрольдә...
    542
    0
    0
  • 26 октябрь 2015 - 11:21
    Җырлы-моңлы Зәй ягы
    Зәйдә соңгы елларда мәдәният идарәсе, "Замандаш" татар радиосы белән берлектә, "Җырлы-моңлы Зәй ягым" бәйгесе оештыра. Бәйге барышында үзешчән җырчыларыбызның җырлары радиодан яңгырый, радио тыңлаучылар һәм жюри аларга бәя бирә. Агымдагы елда әлеге бәйгедә Карманнан автор-башкаручы буларак Әүхәди Фатыйхов, җырчы буларак Югары Мәлемнән Гомәр Талипов җиңү яуладылар. Сез әлеге рәсемдә аларга...
    612
    0
    0
  • 26 октябрь 2015 - 11:10
    Зәйдән Сафиннар экипажы җиңүче
    Сарман аграр көллияте базасында республиканың яшь комбайнчылары арасында "Хезмәт кешесен данлыйбыз" ("Славим человека труда") дип исемләнгән конкурсның икенче этабы узды. Анда 15 районнан килгән 30 яшькә кадәрге алдынгы комбайнчылар катнашты. Конкурста "Зәй" агрофирмасыннан Артур һәм Айнур Сафиннар экипажы "Иң күп ашлык суктыручы" номинациясендә җиңүче дип табылды. Аларга телевизор һәм акчалата...
    660
    0
    0
  • 26 октябрь 2015 - 10:41
    Кайда сез яшь талантлар?
    Узган шимбәдә "Энергетик" Мәдәният сараенда "Татар моңы - 2015" Халыкара телевизион яшь башкаручылар җыр конкурсының төбәк туры узды. Бишенче мәртәбә оештырылучы җыр бәйгесендә Әгерҗе, Тукай, Түбән Кама, Мөслим, Актаныш, Зәй районнарыннан 15 - 35 яшьлек талантлар үзләрен сынады. Төбәк турында "Соло"номинациясендә Зәйдән "Мирас" вокаль ансамбле солисты Илүзә Галиуллина, "Уен коралы...
    921
    0
    0
  • 26 октябрь 2015 - 08:43
    Зәйнең яшьләр идарәсе “Күңелле клоун” программасын дәвам итә
    Зәйнең "Тату гаилә" балалар бакчасына йөрүче физик мөмкинлеге чикләнгән балалар өчен яшьләр эшләре идарәсе белгечләре күңелле чара оештырды. "Күңелле клоун" программасы кысаларында алар балаларга хәрәкәтчән уеннар өйрәтеп, табышмакларга бергәләп җаваплар эзләделәр. Соңыннан һәр бала матур шарлар белән бүләкләнде.
    579
    0
    0
  • 26 октябрь 2015 - 08:29
    Зәйдә балалар тукымага рәсем ясау серләренә өйрәнә
    Зәй яшьләр эшләре идарәсенә караган "Яшьлек" клубы "Ял көне" клубы кысаларында балалар-яшүсмерләр өчен тукымага рәсем төшерү серләренә өйрәтү буенча мастер-класслар оештырды. Батик белән тукымага рәсем ясауны балалар яратып өлгерде. Алга таба биредә бу юнәлештә махсус түгәрәк оештыру турында да планлаштырыла.
    581
    0
    0
  • 26 октябрь 2015 - 07:41
    Татар теленнән халыкара олимпиада башлана
    Тиздән татар теле һәм әдәбияты буенча 14-25 яшьлек мәктәп укучылары, студентлар арасында IV халыкара олимпиада старт ала. Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан оештырылучы әлеге олимпиада ике этапта уздырыла, дип хәбәр итәләр мәгариф идарәсеннән. Беренче этап читтән торып үткәрелә. Анда 9 ноябрьдән 21 декабрьгә кадәр, КФУның abiturient.kpfu.ru сайтында катнашучы буларак...
    912
    0
    0
  • 26 октябрь 2015 - 07:37
    Тиздән көзге каникуллар
    2 ноябрьдән мәктәп укучыларының көзге каникуллары башлана. Каникуллар 8 ноябрьгә кадәр дәвам итәчәк. Атна дәвамында мәдәният, спорт учреждениеләрендә балалар өчен төрле кызыклы чаралар оештырыла, һәр урында аларның ялын файдалы үткәрү мөмкинлеге тудырыла. Балалары белән бергә әти-әниләр дә ял итә алачак - 4 һәм 6 ноябрь республикада эшләми торган ял көннәре...
    568
    0
    0
  • 26 октябрь 2015 - 05:24
    Балачакка кайтара
    Зәй халыкка социаль хезмәтләр күрсәтү үзәгенең тернәкләндерү бүлегендә ял итүчеләрнең курчак тегү яратып башкарган шөгыленә әйләнде. Курчак тегү - кызыктыргыч серле дә, шул ук вакытта күп хезмәт таләп итүче шөгыль. Ә тегелгән һәр курчак кабатланмас, бердәнбер була. Скульптура-текстиль техникасы белән курчаклар ясау белән бүген һәркем шөгыльләнә ала. Ул кешене балачагына...
    529
    0
    0
  • 26 октябрь 2015 - 04:57
    Зәйдә шәһәр прокуратурасы профилактика белән шогыльләнүче органнар эшчәнлеген тикшерә
    Зәй шәһәр прокуратурасы балигъ булмаганнар арасында хокук бозуларны булдырмау өстендә эшләүче профилактика белән шогыльләнүче органнар хезмәтенә анализ ясады, эшчәнлектә кимчелекләр ачыкланды. Мәсәлән, 1999 елгы яшүсмер балигъ булмаганнар эшләре буенча комиссия исәбендә торуына карамастан, агымдагы елның августында зур күләмдә бал урлауда шикләнелеп тикшерелгән. Бу исә яшүсмер белән тиешле дәрәҗәдә профилактик эшчәнлек...
    497
    0
    0
  • 26 октябрь 2015 - 04:52
    Язучыны зурлап
    Зәй үзәк китапханәсендә рус шагыйре Сергей Есенин тууның 120 еллыгы уңаеннан "Җырга багышланган гомер" дип исемләнгән әдәби кичә узды. Аңа 3нче мәктәпнең X сыйныф укучылары чакырылды. Китапханәче Людмила Крылова шагыйрьнең тормыш юлы, иҗаты турында бәян итте. Кичәдә аның шигырьләре укылды, фильмнардан өзекләр күрсәтелде. Укучыларга язучы иҗаты буенча оештырылган күргәзмә янында...
    5
    0
    0
Реклама