Узган шимбәдә "Энергетик" Мәдәният сараенда "Татар моңы - 2015" Халыкара телевизион яшь башкаручылар җыр конкурсының төбәк туры узды. Бишенче мәртәбә оештырылучы җыр бәйгесендә Әгерҗе, Тукай, Түбән Кама, Мөслим, Актаныш, Зәй районнарыннан 15 - 35 яшьлек талантлар үзләрен сынады. Төбәк турында "Соло"номинациясендә Зәйдән "Мирас" вокаль ансамбле солисты Илүзә Галиуллина, "Уен коралы...