Зәй офыклары

27 октябрь 2015 яңалыклары

  • 27 октябрь 2015 - 13:02
    Колачларын салып йөзделәр
    Зәй спорт - сәламәтләндерү үзәгендә "Зәй" спорт мәктәбе беренчелегенә укучылар арасында йөзү буенча "Спринтер - 2015" дип исемләнгән ярышлар узды. Ул республика беренчелегенә көчле йөзүчеләрне ачыклау максатында оештырылды. Анда 70кә якын яшь спортчы төрле аралыкта ирекле стильдә, брасс, баттерфляй һәм аркада йөзү буенча көч сынашты.
    522
    0
    0
  • 27 октябрь 2015 - 12:58
    Киртәләр булмасын өчен
    Зәйдә "Уңайлы мохит" федераль программасы - гамәлдә. Аның кысаларында шәһәрнеңТукай урамында урнашкан социаль-тернәкләндерү бүлегенә керү өчен пандус ясалды. Таяну-хәрәкәт аппараты зарарланган авыруларга бирегә керү проблема булмаячак. Киләсе елда исә әлеге программа нигезендә "Шатлык" халыкка социаль ярдәм күрсәтү үзәген уңайлаштыру күздә тотыла.
    577
    0
    0
  • 27 октябрь 2015 - 12:56
    Бадминтоннан осталар бар Зәйдә
    Зәйдә бадминтон спорты популярлаша бара. Әлеге спорт төренең мәктәп программасына кертелүе куанычлы. "Барс" балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбендә Андрей Бобылев бу спорт төренә мөкиббән яшүсмерләр белән шөгыльләр алып бара. Узган атнада авыл мәктәпләре - "Энергетик" Мәдәният сарае, шәһәр мәктәпләре 4нче мәктәп спорт залларында бадминтон буенча осталыкларын чарлады. Ярышларда авыл мәктәпләреннән Бигеш, Сәвәләй,...
    528
    0
    0
  • 27 октябрь 2015 - 12:35
    Зәйлеләрне РФ Дәүләт Думасы депутаты Радик Ильясов кабул итте
    Бүген Зәйнең үзәк китапханәсендә халыкны шәхси сораулары белән Дәүләт Думасы депутаты Радик Ильясов кабул итте. Кешеләрнең депутатка мөрәҗәгатен район башлыгы Разиф Кәримов та тыңлады. Мөрәҗәгатьләрнең күпчелеге гомумхалыкны борчыган мәсьәләләргә кагылды. Мәсәлән, Югары Мәлем авыл җирлеге башлыгы Фәнзия Николаева җирлек территориясендә бик тә мөһим булган күпер төзү өчен махсус программага керергә...
    657
    0
    0
  • 27 октябрь 2015 - 11:01
    Зәй егетләре - автоярышларда җиңүче
    Үткән ялларда Түбән Камада юлсыз урыннардан үтүче машиналарда GPS - ориентлашу буенча республика ярышлары үтте. Анда Зәйдән пилот- Марсель Миннеханов, штурманнар - Артур Камалюков һәм Константин Федоров беренче урынны алуга ирештеләр. Афәрин, егетләр!
    531
    0
    0
  • 27 октябрь 2015 - 07:19
    Зәйдә яшь әниләр бергәләп клубка йөри
    Зәйнең "Яшьлек" балалар - яшүсмерләр клубы яшь әниләр һәм аларның бәбиләре өчен үзенчәлекле чаралар оештыра. 26 октябрьдә әлеге чараларның чираттагысы үзенчәлекле ярышлар, пластилиннан төрле әйберләр ясау, рәсем дәресләре белән мавыктыргыч узды. Бу чаралар әниләргә дә, сабыйларга да вакытларын файдалы да, үзгә дә оештыру мөмкинлеге бирә. Клуб яшь әниләрне үзләрендә күпләп...
    654
    0
    0
Реклама