Зәй офыклары

29 октябрь 2015 яңалыклары

  • 29 октябрь 2015 - 13:20
    Зәйдә мәдәният хезмәткәрләре наркоманиягә каршы үтемле чаралар куллану турында сөйләштеләр
    Бүген Зәйнең Иске Тәкмәк авылы мәдәният йортында "Наркоманияне кисәтү һәм районның мәдәни-ял итү учреждениеләрендә сәламәт яшәү образы алып баруга өндәгән чаралар оештыру" дигән темага семинар үтте. Аңа район мәдәният йортлары директорлары, сәнгать җитәкчеләре чакырылган иде. Семинарда халык күп җыела торган урын булган мәдәният йортларында, бигрәк тә яшьләребезнең үз-үзләрен ничек тотуларына...
    660
    0
    0
  • 29 октябрь 2015 - 13:01
    Антеннаны көйлим дип тәрәзәдән килеп төшкән
    Түбән Кама шәһәрендә бер гаиләдә хатыны кибеттән кайтып кергәч, аш бүлмәсендә ачык тәрәзәне күрә. Ә ире биеклектән килеп төшеп үлгән була... 44 яшьлек ирнең гомере менә шулай көтмәгәндә өзелә. Төшке ашка өенә кайткач, ул кухняга чыгып антеннаны төзәтергә үрелә. Әмма урындык аның авырлыгын тотмыйча, ир 8нче каттан ачык тәрәзәдән аска...
    598
    0
    0
  • 29 октябрь 2015 - 12:59
    Зәйдә суыта
    Республикага салкын һава торышы килә. Шуңа да алдагы көннәрдә безне салкын көннәр һәм кар көтә. Көндез һава температурасы 0-2 градус булса, төнлә 3-5 градуска кадәр суытачак. Кар явуы көтелә. Юлларда бозлавык, сак булыгыз.
    512
    0
    0
  • 29 октябрь 2015 - 12:52
    Кышка чистарып керик
    Санитар чистарту икеайлыгы кысаларында район-шәһәрдә, кышка кергәнче, урам-ишегалларын чистарту, тәртипкә китерү эше дәвам итә. "Инвестстройсервис", "Горзеленхоз", торак милекчеләре ширкәтләре бу эш белән көн саен шөгыльләнә. Оешма-предприя-тие, учреждениеләр исә һәр атнаның чәршәмбе һәм җомгасында янәшә-тирә һәм беркетелгән биләмәләрне чистарта һәм тәртипкә китерә. Әлеге эштән укучылар да читтә калмый. Бу - беренчедән,...
    451
    0
    0
  • 29 октябрь 2015 - 12:49
    Хезмәте, яшәү рәвеше белән сокландыра
    Сәнәгатьтә, төзелештә, авыл хуҗалыгында зур казанышларга ирешкән райондашларыбыз бик күп. Хезмәт кешесе елы уңаеннан язмабыз әнә шундый кешеләрнең берсе - РСФСР Югары Советының 10нчы чакырылыш депутаты, III дәрәҗә Хезмәт Даны ордены кавалеры Нурсинә Хафизова турында. Ул бу көннәрдә 65 яшен тутыра. Нурсинә апа Югары Мәлем авылында үсеп, шунда тырыш хезмәт...
    737
    0
    0
  • 29 октябрь 2015 - 12:08
    Минималь хезмәт хакы арта
    ТР Хезмәт, социаль яклау һәм мәшгульлек министрлыгы хәбәр итүенчә, агымдагы елның 2 октябрендә ТР Профсоюзлар федерациясе, ТР эш белән тәэмин итүчеләр берләшмәләренең координацияләү советы, ТР Министрлар Кабинеты арасында республикада минималь хезмәт хакы күләмен арттыру буенча килешү төзелде. Документ нигезендә, Татарстан икътисадының бюджеттан тыш секторы оешмаларында минималь хезмәт хакы аена 7309...
    525
    0
    0
  • 29 октябрь 2015 - 10:14
    Берсе бәрдергән, икенчесе өстеннән үткән
    Татарстан Республикасы Эчке эшләр министрлыгының юл хәрәкәте куркынычсызлыгы дәүләт инспекциясе идарәсе хәбәр итүе буенча, кичә - 28 ноябрьдә республикада алкогольле эчемлек кулланып руль артынган 26 кеше тоткарланган, 25 очрак юл йөрү кагыйдәләрен бозып каршы полосага чыгу белән бәйле, 33 очракта балаларны махсус җайланмаларсыз йөртү ачыкланган. Кеше үлеме белән бәйле һәлакәтләр...
    525
    0
    0
  • 29 октябрь 2015 - 07:19
    ЕГАИС системасы гамәлгә керәчәк
    "Этил спирты, алкогольле һәм спирт катнашмалы продукция җитештерү һәм аның әйләнешен дәүләт көйләве турында" Федераль Закон (№171-Ф3) нигезендә 2016 елның 1 гыйнварыннан алкогольле эчемлекләр сатучы сәүдә оешмалары ЕГАИС дип аталган мәгълүмат системасы белән эш итәргә тиеш. ЕГАИС - бердәм дәүләт автоматлаштырылган мәгълүмат системасы. Аны гамәлгә кертүнең максаты - алкогольле продукция...
    573
    0
    0
Реклама