Зәй офыклары

30 октябрь 2015 яңалыклары

  • 30 октябрь 2015 - 12:58
    Сәяси золым беркемне дә аямый
    Зәйнең туган як тарихын өйрәнү музее хезмәткәрләре Сәяси золым корбаннарын искә алу көне уңаеннан үткәреләчәк чарага алдан ук әзерләнеп, укучылар шул чор шаукымын күзалларлык итеп коридорларга листовкалар, гаепләү актлары элеп куйды, кечкенә күргәзмә дә оештырылды. Хәтер залында шул чорның коточкыч мизгелләрен хәтерләтеп, актарылган әйберләр, йомарланган кәгазләр, теләсә ничек ташланган уенчыклар,...
    753
    0
    0
  • 30 октябрь 2015 - 11:28
    Кырыс тормыш барысына да өйрәтте
    Бүген - Сәяси репрессия корбаннарын искә алу көне. Советлар Союзында озак елларга сузылган сәяси репрессия нәтиҗәсендә миллионлаган кешегә «кара тамга» тагыла, меңләгән гаепсезләр юк ителә. Кулга алынганнарның күпчелеге дистәләгән елларга зинданнарга ябыла. Магадан, Колыма, НКВД ихатасында, салкын подвалларда, ГУЛАГ лагерьларында илебезнең асыл егет һәм кызларының гомерләре киселә. "Халык дошманы" тамгасы...
    788
    0
    0
  • 30 октябрь 2015 - 11:06
    "Кояшкай"да кичә булды
    Бүген "Кояшкай" балалар бакчасында "Көз бездә кунакта" диеп аталган бәйрәме үткәрелде. Бәйрәмдә икенче кече төркем балалары катнашты. Алар җырладылар, биеделәр, шигырь сөйләделәр. Әти-әниләр дә карап кына утырмады, балалары белән бергә уеннарда катнаштылар. Кичә бик күңелле үтте.
    825
    0
    0
  • 30 октябрь 2015 - 10:55
    58 кешенең гомере өзелгән
    Татарстан Республикасы Эчке эшләр министрлыгының юл хәрәкәте куркынычсызлыгы дәүләт инспекциясе идарәсе хәбәр итүе буенча, кичә - 29 октябрьдә республикада алкогольле эчемлек кулланып руль артына утырган 19 кеше тоткарланган, 24 очрак юл йөрү кагыйдәләрен бозып каршы полосага чыгу белән бәйле, 29 очракта балаларны махсус җайланмаларсыз йөртү ачыкланган. Кеше үлеме белән бәйле...
    706
    0
    0
  • 30 октябрь 2015 - 10:19
    Зәй муниципаль хезмәткәрләре волейболдан осталыкларын сыный
    Чаллыда муниципаль хезмәткәрләр спартакиадасы кысаларында муниципаль хезмәткәрләр командалары арасында волейбол ярышлары бара. Анда республиканың 14 районыннан командалар катнаша. Анда Зәй командасы да көч сынаша.
    641
    0
    0
  • 30 октябрь 2015 - 10:14
    Зәйдә - Бөтенроссия ярышлары
    Зәйдә спорт ветераннары истәлегенә ярышлар оештыру традициясе яши. 30-31 октябрьдә спорт сәламәтләндерү үзәгендә Россиянең спорт остасы Константин Волков истәлегенә яшүсмерләр арасында ирекле көрәш буенча Бөтенроссия ярышлары узачак.
    673
    0
    0
  • 30 октябрь 2015 - 08:04
    Чисталык үзебездән тора
    Зәй районында чүп җыю белән Түбән Каманың "НК-Сервис" ҖЧШ оешмасы шөгыльләнә. Әмма бүгенге көнгә авыл җирлекләрендә яшәүчеләрнең бары тик 58 проценты гына чүп чыгару өчен килешүләр төзегән. Бу исә оешмага тиешле сумманың үз вакытында түләнмәвенә китерә. Шуңа да 1 декабрьгә кадәр барлык килешүләрне дә төзеп бетерү бурычы куела. Бер кеше...
    854
    0
    0
  • 30 октябрь 2015 - 07:59
    Зәйдә миграция законнарын бозу очрагы ачыкланган
    Зәй шәһәр прокуратурасы бер төзелеш оешмасында миграциягә кагылышлы законнарның бозылуын ачыклады. Район авылларының берсендә терлек абзарын төзекләндерү белән шөгыльләнүче оешма хезмәткәрләренең өчесе чит ил гражданнары булып чыга. Тикшерү барышында аларның миграция исәбендә Әлмәттә теркәлүе билгеләнә, ә чынлыкта алар хәзер Зәй районының бер авылында яши торган булып чыга. Әмма төзелеш оешмасы...
    733
    0
    0
  • 30 октябрь 2015 - 07:51
    Татарстан конкурс проектларын якларга чакырабыз
    Энергиянең нәтиҗәлелеге һәм энергетиканы үстерү буенча IV Халыкара форум алдыннан массакүләм мәгълүмат чаралары арасындагы Бөтенроссия конкурсының беренче этабы төгәлләнде. Татарстан Республикасыннан Россия Энергетика министрлыгына конкурсның федераль этабында катнашу өчен гариза бирелде. Конкурсның максаты - халыкның игътибарын энергия саклау һәм энергия нәтиҗәлелеген арттыруга юнәтү. Федераль экспертлар комиссиясе тарафыннан һәр номинациядә сайлап...
    972
    0
    0
  • 30 октябрь 2015 - 07:47
    “Бергәләп күңел ачыйк, җырлыйк һәм биик!”
    29 нчы октябрь көнне Зәйнең "Шатлык" халыкка социаль хезмәтләр күрсәтү үзәге гаиләләргә һәм балаларга ярдәм бүлеге хезмәткәрләре ачыйк исәптә торучы һәм физик яктан мөмкинлекләре чикләнгән сабыйлар өчен "Бергәләп күңел ачыйк, җырлыйк һәм биик!" дип исемләнгән танып белү чарасы уздырды. Әлеге чара Татарстан Республикасында парк һәм скверлар елы уңаеннан оештырылды. Белгечләр...
    811
    0
    0
Реклама