Зәй офыклары

3 ноябрь 2015 яңалыклары

  • 3 ноябрь 2015 - 12:03
    Зәйлеләрне “Мәдәният сараенда төн” күңел ачу чарасы көтә
    Бүген Зәйдә «Энергетик» Мәдәният сараенда кичке сәгать 8дә "Мәдәният сараенда төн" күңел ачу чарасы оештырылачак. Аның кысаларында мәдәният учагында экскурсия, «Мафия» уены, мастер-класслар һ.б.лар оештырылачак, кино күрсәтеләчәк. Зәйлеләр мондый яңа төр мәдәни чарага битараф калмаслар, шәт.
    741
    0
    0
  • 3 ноябрь 2015 - 11:54
    Зәйдә хоккей үсеш ала
    Зәй «Яшьлек» боз сараенда Татарстан беренчелегенә 2004 елда туган яшүсмерләр арасында хоккей буенча ярышлар узды. Анда Зәй һәм Мамадыш командалары көч сынашты. Уен 12:2 исәбе белән Зәй командасы файдасына тәмамланды.
    610
    0
    0
  • 3 ноябрь 2015 - 08:36
    Балалар бозда сак булу кирәклеген рәсемнәре белән ныгыта
    Зәйдә "Бозда сак булырмын" дип исемләнгән балалар рәсемнәре бәйгесе старт алды. Анда суыклардагы бозда сак булырга өндәгән рәсемнәре белән башлангыч сыйныфларда укучылар катнаша ала. 26 декабрьгә кадәр үтәчәк ярышлар өч этапта - мәктәп, муниципаль, республика күләмендә уза. Балалар рәсемнәрен шигырь, мәкальләр белән дә баета ала. Бәйгене идарәсенең Россия Гадәттән тыш...
    764
    0
    0
  • 3 ноябрь 2015 - 08:35
    Зәйнең яшь шашкачылары Мамадышта ярышларда катнашты
    2 ноябрьдә Зәй мәктәпләреннән 2001 - 2004 елларда туган 12 бала Мамадышта уздырылган республика шашка ярышларында катнашты. Әлеге ярышлар мәктәп укучылары спартакиадасы кысаларында оештырылды. Безнең район данын яклаучы укучылар муниципаль турда җиңү яулаган балалар. Мамадышта алар 2нче мәктәпнең физкультура укытучысы Гөлфия Идиатуллина җитәкчелегендә чыгыш ясады. ырга, төзексез урыннарны үз вакытында...
    691
    0
    0
  • 3 ноябрь 2015 - 08:29
    “Йолдызлык” фестивалендә авыл балаларын күбрәк катнаштыру уйланыла
    Республика күләмендә узачак "Йолдызлык" балалар-яшүсмерләр телевизион фестиваленә әзерлек максатында Зәй район мәдәният идарәсе белгечләренә талантлы балаларны алдан ук барлау бурычы йөкләнде. Аның кысаларында авыл җирлекләрендәге талантлы балаларны да фестивальдә катнаштыру йөзеннән, район күләмендә алар өчен аерым сайлап алу туры оештырып, авыл балаларын да югары дәрәҗәдә әзерлекле итү бурычы тора. Балаларны...
    756
    0
    0
  • 3 ноябрь 2015 - 08:26
    Зәйнең Бишсубашы авылында мунча янды
    Зәй янгын куркынычсызлыгы хезмәте хәбәр итүенчә, 31 октябрьдә 23 сәгать 43 минутта Бишсубашы авылында янгын чыгу турында хәбәр алына. Биредә агач мунчада ут чыга. Янгын мунчаны тулысынча юк итә, бәхеткә ут башка каралты-курага, йортка күчми. Янгын чыгуның сәбәбе әлегә төтен чыга торган урында төзексезлек булган дип фаразлана. Янгын куркынычсызлыгы хезмәткәрләре...
    692
    0
    0
  • 3 ноябрь 2015 - 07:52
    Зәй 2014 елгы рейтингта - 6нчы
    Бүгенге көндә Татарстанда бюджет ярдәме ала торган якынча 1900 хуҗалык исәпләнә. Моңа кадәр Татарстанның агросәнәгать тармагына карый торган хуҗалыкларына игенчелеккә дигән бюджет акчалары тигез итеп бүлеп бирелә иде. Киләсе елдан башлап исә әлеге акчалар хуҗалыкларның хезмәтенә, эш нәтиҗәләренә карап бүленә башлый. Кыскасы, авыл хуҗалыгының игенчелек тармагына исәпләнгән бюджет акчалары тырышып...
    771
    0
    0
  • 3 ноябрь 2015 - 07:03
    Языл һәм iPad от!
    "Татмедиа" АҖ янә әбунәчеләре арасында «Язылган өчен iPad» конкурсы үткәрә. Беренче мәртәбә төп бүләк - iPad, күпме басма яздыруга карамастан, конкурста катнашучылар арасында тигез уйнатылачак. Язылу абонементының күчермәсен җибәрүчеләр цифрлы фотоаппарат, спонсор - Кукмара металл савыт-сабалар заводыннан савыт-саба җыелмасы һәм, әлбәттә инде, төп приз iPad уйнатуда катнашачак. Моннан тыш, һәр...
    0
    0
    0
Реклама