Зәй офыклары

10 ноябрь 2015 яңалыклары

  • 10 ноябрь 2015 - 11:45
    Зәй политехник колледжы ике Дипломга ия булды
    Халыклар бердәмлеге көне алдынан Казанның 41нче һөнәри колледжында ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы булышлыгында үткәрелүче "Батырлар даны мәңгелек" патриотик җырлар конкурсы җиңүчеләрен тантаналы төстә бүләкләделәр. Бу бәйге икенче мәртәбә үткәрелә. Анда 58 һөнәри белем бирү учреждениесеннән студентлар коллективлары катнашты. Конкурста катнашучылар тугыз номинация буенча сайлап алынды. Зәй политехник колледжының "Яшьлек"...
    1048
    0
    0
  • 10 ноябрь 2015 - 11:18
    Тәртипне бергәләп саклыйк
    Тәртип сагын булдыруда бердәм, ярдәмләшеп эшләүнең мөһимлеген ассызыклап, Зәй эчке эшләр бүлеге башлыгы Валентина Усачева район авылларында участок полиция хезмәткәрләренә җирле үзидарә башлыкларының булышлыгы кирәклеген әйтте. Ул авылларда хокук бозулар килеп чыкканда, аны ачу, эзенә төшүдә яисә гадәттән тыш хәлләрне алдан күрүчәнлек нәтиҗәсендә булдырмый калуда җирлекләрдә эшләүчеләрнең зур роль уйнавын...
    907
    0
    0
  • 10 ноябрь 2015 - 11:17
    Күрүчеләр булса
    Кырын эш 40 елдан соң да беленә, дип юкка әйтми халык. Бу әйтем бүгенге көчле техника заманында аеруча актуаль, чөнки кайсы гына бинага кермә, барысында диярлек күзәтү камералары эшләп тора, аларга язылган мәгълүмат ничә еллар буе саклана. Ә угрылар моны онытып җибәрә, күрәсең. Рәсемдә 2 сентябрьдә көндезге сәгать 12 белән...
    0
    0
    0
  • 10 ноябрь 2015 - 11:14
    Аерылырга ашыкмагыз!
    Тиздән Россиядә гаиләләрне таркату процессын шактый катлауландырырга мөмкиннәр. Татарстанның Дәүләт Советы депутатлары Дәүләт Думасына шул турыдагы мөрәҗәгать белән чыгарга уйлый. Ул Россиянең гаилә кодексына үзгәрешләр кертүне күздә тота. Әлеге карарны кабул итү юкка түгел, билгеле. Кызганыч, хәзерге вакытта җәмгыятьтә гаилә таркалуга шактый битараф карыйлар. Яшь гаиләләр бер-берсенә юл куеп, бер-беренең...
    635
    0
    0
  • 10 ноябрь 2015 - 10:08
    Яшь Зәй полиция хезмәткәрләре беренче бүләкләрен алды
    Район эчке эшләр бүлегендә озак еллар намуслы хезмәт итүче тәҗрибәле хезмәткәрләр белән бергә яшь полицийскийлар да тырыш хезмәт куя. Араларыннан яхшы хезмәтләре белән аерылганнарга эчке эшләр бүлеге башлыгы Валентина Усачева Рәхмәт хатлары тапшырып, әти-әниләренә тырыш ул-кызлар үстерүләре өчен рәхмәт сүзләрен дә җиткерүләрен сорады. -Намуслы хезмәт итүче яшьләребез белән горурланабыз. Аларның...
    896
    0
    0
  • 10 ноябрь 2015 - 09:16
    Зәй ЮХИДИ бүлегенә - яңа автомобиль
    Зәйдә юл иминлеге сагын тагын да ныгыту максатында Татарстан Эчке эшләр министрлыгы тарафыннан ЮХИДИ бүлегенә "Лада-Приора" автомобиле бирелде. Яңа машина ачкычын эчке эшләр бүлеге башлыгы Валентина Усачева район ЮХИДИ бүлеге җитәкчесе Ленар Сафиуллинга тантаналы төстә тапшырды. Әлеге автомобиль юллардагы хокук бозуларны киметү буенча эшләүдә инспекторларга ярдәмче булсын, диде ул.
    892
    0
    0
  • 10 ноябрь 2015 - 08:57
    Зәйдә чөгендер алу тәмамланды
    Зәйдә чөгендер алу тәмамланды. Комбайнчылар "Восток" агрофирмасы "Тукай" бүлекчәсенең Шыкмай басуында иртүк соңгы гектарларда татлы тамыр казу эшен төгәлләде. Чөгендер агымдагы елда 8400 гектар мәйданда игелгән иде. Район буенча гектарыннан уртача уңыш 410 центнер тәшкил итте. Иң югары уңыш - "Зәй шикәре" агрофирмасында, анда уңыш гектарыннан - 445, "Восток" белән...
    911
    0
    0
  • 10 ноябрь 2015 - 08:39
    Зәйдә юлларны кышкы чорда чистартырга әзерлек яхшы
    Бүген Татарстан Министрлар кабинетында узган брифингта журналистларга юллар кышкы чорда чистарту, тәртиптә тоту мәсьәләләре турында сөйләделәр. Безнең Зәй районында исә төп автомобиль юлларын тәртиптә тоту белән "Татнефтедор" автомобиль юллары идарәсенең Зәй филиалы шөгыльләнә. Алар карамагында Чаллы-Зәй-Әлмәт трассасы буенча 394 километрда юл исәпләнә. Предприятие хезмәткәрләре беренче кар төшеп юл иминлегенә куркыныч...
    925
    0
    0
  • 10 ноябрь 2015 - 07:49
    Зәйдә эчке эшләр хезмәткәрләре югары бүләкләргә лаек булды
    Россия Федерациясе Эчке эшләр органнары хезмәткәрләре көне уңаеннан, намуслы хезмәтләрен бәяләп, I дәрәҗә "Яхшы хезмәт өчен" Россия Эчке эшләр министрлыгы медале белән полиция майоры Алена Андреева, полиция капитаны Руслан Сәлимгәрәев, II дәрәҗә медаль белән эчке эшләр хезмәте подполковнигы Геннадий Абрамов, полиция капитаны Александр Глухарев, III дәрәҗә медаль белән полиция капитаннары...
    892
    0
    0
  • 10 ноябрь 2015 - 07:35
    Зәйдә Эчке эшләр органнары хезмәткәрләре һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтте
    Бүген Россиядә Эчке эшләр органнары хезмәткәрләре көне билгеләп үтелә. Ул Россиядә 1917 елның ноябрендә кабул ителгән документ нигезендә милиция патрульләрен тәртип сагын булдыру өчен шәһәр урамнарына чыгару белән тарихка кереп калган. Шул вакыттан 10 ноябрь әлеге һөнәр ияләрен хөрмәтләү, аларның эшчәнлегенә бәя бирү көне буларак традициягә кергән. Зәй районы эчке...
    1552
    0
    0
  • 10 ноябрь 2015 - 07:11
    Иске Зәй укучылары кем булырга тели?
    Иске Зәй мәдәният йортында районда игълан ителгән Хезмәт кешесе елы уңаеннан "Мин кем булырга телим?" дигән темага рәсемнәр конкурсы үткәрелде. Чара барышында мәдәният йорты хезмәткәрләре төрле һөнәрләр, кеше тормышында хезмәтнең нинди урын алып торуы турында сөйләделәр. Укучылар балта остасы, машина йөртүче, табиб, очучы, моряк һөнәрләре белән таныштылар. Балалар бик теләп...
    1038
    0
    0
  • 10 ноябрь 2015 - 05:36
    Кыш салкын булырмы?
    Якынлашып килүче кыш Россиянең европа өлешендә һәм Украинада узган елгыдан салкынрак булачак. Бу хакта Россия Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү үзәге директоры Роман Вильфанд белдерә. - Зур ышаныч белән кышкы периодны узган елга караганда салкынрак булачагын фаразлап була, - ди ул. - Бу Россиянең барлык европа территориясе, шулай ук элекке...
    637
    0
    0
Реклама