Зәй офыклары

13 ноябрь 2015 яңалыклары

  • 13 ноябрь 2015 - 12:36
    Зәй көрәшчеләре ярышка китте
    Казанның "Ак Барс" көрәш сараенда ир-егетләр арасында татарча көрәш буенча республика чемпионаты старт алды. Чемпионат ике көн дәвам итеп, анда 400дән артык көрәшче көч сынашачак. Мәртәбәле бил алышка Зәйдән дистәгә якын көрәшче китте.
    603
    0
    0
  • 13 ноябрь 2015 - 07:33
    Иске Зәй укучылары твистинг техникасына өйрәнә
    Иске Зәй мәдәният йортында тутырылган шарлардан фигуралар ясау буенча чара үтте. Аңа II - V сыйныф укучылары чакырылды. Алар твистинг техникасы - шарлардан модельләштерүгә өйрәнде. Балалар хайваннар һәм чәчәкләр фигуралары ясадылар. Барысы да яхшы кәеф алды, үзләре ясаган бүләкләрдән канәгать калды.
    761
    0
    0
  • 13 ноябрь 2015 - 07:12
    13 ноябрь – Халыкара сукырлар көне
    Дөньяның барлык илләрендә 13 ноябрьне Халыкара сукырлар көне итеп билгеләп үтәләр. Россиядә исә аны «Ак таякчыклар көне» («День белой трости») дип тә атыйлар. Мондый инициативаны беренче тапкыр Америка Кушма Штатларында Халыкара Сукырлар Федерациясе күтәреп чыга. 13 ноябрь 1745 ел - тифлопедагогикага һәм Франция белән Россиядә күрмәүчеләр өчен уку йортларына, предприятиеләргә...
    1331
    0
    0
  • 13 ноябрь 2015 - 06:59
    Кама аръягы эшмәкәрләре Роспотребнадзор җитәкчесе белән ачыктан-ачык сөйләшәчәк
    19 ноябрьдә Яр Чаллы шәһәрендә ТР Роспотребнадзор җитәкчесе Марина Патяшина "Бизнес һәм власть: ачыктан-ачык сөйләшү" проекты кысаларында Кама аръягы эшмәкәрләре белән очрашачак. Эшмәкәрләр Марина Патяшина белән бәхәсле мәсьәләләрне чишү юлларын эзләячәк, пробле­маларны уртага салып сөйләшәчәк. Очрашуда ТР Президенты каршында эшмәкәрләрнең хокукларын яклау буенча вәкил Тимур Нагуманов чыгыш ясаячак. Марина Патяшинага...
    835
    0
    0
  • 13 ноябрь 2015 - 06:12
    Судьялар Зәйгә җыела
    Бүген "Ялта-Зәй" чаңгы спорты үзәгенә Кама аръягы төбәге районнарыннан судьялар җыела. Биредә гражданлык эшләрен карауда кайбер үзенчәлекләр, үзара тәҗрибә уртаклашу буенча семинар үтә.
    679
    0
    0
  • 13 ноябрь 2015 - 05:51
    Музей туплана
    Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы музей булдыру хәселенә кереште: интерьер, дизайн буенча эш бара, авыл хуҗалыгына кагылышлы материаллар туплана. Тарих катламнарын чагылдырган тирән эчтәлекле бай музей булдыруны халык ярдәменнән башка кузаллау мөмкин түгел. Моның белән шөгыльләнүче җәмәгать активистлары агросәнәгать комплексындагы үзгәрешләр вакытында хокукны билгеләгән документлар (приказ, карар, указ һ.б.), Татарстан...
    652
    0
    0
  • 13 ноябрь 2015 - 05:39
    Республика прокуроры урынбасары зәйлеләрне кабул итәчәк
    Республика районнарында Татарстан прокуратурасының мобиль кабул итү төркемнәре эшли. Аның кысаларында Зәй шәһәр прокуратурасында 24 ноябрьдә көндезге сәгать 11дән 13 сәгатькә кадәр гражданнарны шәхси сораулары белән республика прокуроры урынбасары, юстициянең өлкән киңәшчесе Марат Долгов кабул итә. Моның өчен зәйлеләрдән алдан язылу сорала. Эш көннәрендә 8дән 17 сәгатькә кадәр шәһәр прокуратурасына...
    619
    0
    0
  • 13 ноябрь 2015 - 05:31
    Һава температурасы 8 градуска кадәр түбән төшә
    Татарстан гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе хәбәр итүенчә, бүген - 13 ноябрьдә, республикада болытлы һава торышы хакимлек итәчәк. Көн дәвамында вакыт-вакыт кар һәм юеш кар яву ихтимал. Җил көньяк-көнчыгыштан исә, уртача тизлектә. Юлларда - бозлавык. Узган төндә төшкән томан иртән дә саклана, күз күреме 500 метрдан да кимрәк булачак....
    665
    0
    0
Реклама