Бүген яшьләр эшләре идарәсе белгечләре Зәй урамнарына толерантлык төшенчәсен шәһәрдәшләребезнең ничек аңлавын белешү максатында махсус акциягә чыкты. Яшьләр бердәмлектә көч булуын ассызыклап, зур плакатка ныклы имән агачы рәсеме ясап, зәйлеләрдән толерантлык төшенчәсен ничек аңлаулары, моның өчен мөһим булган гамәлләр турында фикерләрен белешеп, имән агачы яфракларына язып плакатка беркеттеләр. Мәсәлән, ветеран...