Зәй офыклары

21 ноябрь 2015 яңалыклары

  • 21 ноябрь 2015 - 08:37
    Зәйлеләр Дөнья чемпионатында
    Казанның "Ак Барс" сараенда традицион көрәш һәм билбаулы көрәш буенча Дөнья чемпионатлары бара. Татарстанга дөньяның 35 иленнән 400дән артык көрәшче килде. Зәйдән әлеге мәртәбәле бил алышта Россия командасы составында Регина Салихова, Татарстан командасы составында исә Екатерина Бусова белән Радик Сәлахов бил алыша. Көрәш алты авырлык категориясендә уза. Билбаулы көрәш буенча...
    570
    0
    0
  • 21 ноябрь 2015 - 06:50
    "ТАНЕКО" сүзендә тора
    Заманча, экологик житештерү, табигать һәм кешеләр турында кайгырту... Нәкъ менә шушы гомумкешелек сыйфатларын гәүдәләндерә "ТАНЕКО" акционерлык җәмгыяте логотибындагы көнбагыш чәчәге. 10 еллап элек яңа комплекс төзүгә керешкәндә, нефтьчеләр, табиблар шикелле, "зыян салма" дигән гуманлы һәм игелекле принципны шигарь итеп алды. Шигарьгә тугры калу мөмкин булдымы соң? Бу хакта без "ТАНЕКО"ның...
    522
    0
    0
  • 21 ноябрь 2015 - 06:11
    Кызыл яулыклы Зәйнәп
    Бу язмамда дәү әбием Фатыйма Мөхәммәтҗан кызының ут күршесе Зәйнәп Гыймазетдин кызы Шакированың үткән авыр һәм мавыктыргыч тормыш юлын гыйбрәт өчен укучыга җиткерәсем килә. Зәйнәп 1912 елда элекке Чаллы районы, хәзерге Зәй районы Югары Пәнәче авылында якты дөньяга килә. Аның үткән тормыш юлында татыган шатлыгы да, кайгысы да күп. Зәйнәпнең...
    574
    0
    0
  • 21 ноябрь 2015 - 05:11
    «Стомус» - сыйфатлы хезмәт
    Теш табибы абруйлы һөнәрләрнең берсе булса да, осталыкка ирешү җиңел бирелми. Бигрәк тә дәвалау технологияләре көнләп түгел, сәгатьләп үзгәрүен исәпкә алсак, бу һөнәр ияләренә һәрчак үсештә булырга кирәк. Мөхтәрәм шәһәрдәшебез Ринат Касыйм улы Зәйнуллин 23 ел гомерен шушы хезмәткә багышлаган. Ул үз эшен бөтен тирәнлеге белән аңлый, аңа җаны-тәне белән...
    775
    0
    0
  • 21 ноябрь 2015 - 05:00
    Әйдәгез, ярминкәгә!
    Иске Зәй элек ярминкәләре, бай сәүдә нокталары белән дан тоткан. Тора-бара алар халык телендәге шәһәрнең яңа өлешенә күченгән. Гомумән, элек зур авылларның үз ярминкәләре гөрләп, халык товар алышкан, үзеннән артканы белән сату иткән. Иске Зәй бистәсендә 21 ноябрьдә Орджоникидзе урамындагы үзәк мәйданда ярминкә оештырыла. Халык, крестьян-фермер хуҗалыклары үз товарлары белән...
    613
    0
    0
Реклама