Зәй офыклары

25 декабрь 2015 яңалыклары

  • 25 декабрь 2015 - 17:54
    Зәйдә төрле микрорайоннарда берәм-берәм үзәк чыршылар утларын кабыза
    Быелгы елда Зәйнең Мирный бистәсендә барлыкка килгән күркәм ял пркында иң беренчеләрдән булып чыршы утлары кабынды. Бистә мәдәният йорты коллективы әзерләгән чыршы бәйрәме ачу тантанасы барысын да шатландырды, бәйрәм рухы өстәде. Ә Иске Зәй бистәсендә шундый күркәм бәйрәм бүген 25 гыйнварьда үтте.
    572
    0
    0
  • 25 декабрь 2015 - 16:09
    Зәйдә Гүзәл Шәрәфиева «Педагогик дебют» бәйгесе җиңүчесе булды (Фоторепортаж)
    Зәй районының яшь педагогларын быел да Яңа ел бәйрәме алдыннан үзенчәлекле бәйгедә сынадылар. «Педагогик дебют» дип аталган әлеге конкурс мәгариф идарәсе, яшь педагоглар советы тарафыннан инде җиденче елын оештырылып матур традициягә әйләнде. Бәйге гадәттәгечә ике этаптан торды. Анда катнашкан 10 яшь педагог иң башта ачык дәресләр күрсәтте, ә финал өлеше...
    786
    0
    0
  • 25 декабрь 2015 - 12:57
    Зәй авыл җирлекләре башлыклары Татарстан Президенты кулыннан яңа машина ачкычлары алды
    Бүген Казанда Татарстан республикасының муниципаль берәмлекләре X съезды үтте. Анда Зәйдән район башлыгы Разиф Кәримов җитәкчелегендәге делегация катнашты. Съезд кысаларында, ТР Дәүләт Советы каршындагы мәйданда республика муниципаль берәмлекләре арасында ел саен уздырылып килә торган республика смотр-конкурсы лауреатларын бүләкләү тантанасы уздырылды. Конкурста җиңгән муниципаль берәмлекләргә һәм учреждениеләргә автомобильләр һәм микроавтобуслар ачкычларын...
    853
    0
    0
  • 25 декабрь 2015 - 12:54
    Штрафның яртысын гына түләү мөмкинлеге туа
    2016 елның 1 гыйнварыннан юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозган өчен җәза бирә торган маддәгә үзгәрешләр кертелә. Россия Федерациясе Административ хокук бозулар турындагы кодексның юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозганга штраф түләттерүне камилләштерү өлешенә яңа елдан кертеләчәк үзгәрешләргә ярашлы, административ штраф салу турында карар чыккан көннән алып егерме көннән дә соңармыйча исәп-хисап ясыйсың икән,...
    767
    0
    0
  • 25 декабрь 2015 - 12:11
    Зәйнең 6нчы мәктәп укучылары “Простокашино”да булдылар
    6нчы мәктәптә татар телендә "Простоквашинода (Оеган сөт авылында) -Яңа ел" дип аталган Яңа ел тамашасы үткәрелде. Абыйлы-энеле Алмаз һәм Булат Габдриевлар, Дилияр Борһанов, Айгөл Садриева, Эвелина Сәетгәрәева, Данил Васильев, Олег Кондрабаев рольләрне чын актёрларча башкардылар. Тамашаны татар теле һәм әдәбияты укытучылары Г.Р. Гыйльманова һәм З. Г. Данилова оештырдылар һәм алып...
    861
    0
    0
  • 25 декабрь 2015 - 10:56
    Зәй студентлары Венера һәм Александр бүлмәләре иң яхшылары
    Зәй яшьләр эшләре идарәсе тарафыннан политехник колледжның тулай торагында яшәүче студентлар арасында "Иң яхшы егетләр бүлмәсе", "Иң яхшы кызлар бүлмәсе" конкурсы уздырылды. Конкурс бүлмәдәге тәртип һәм чисталык, бүлмәнең Яңа ел бәйрәменә бизәлеше буенча 5 баллы система буенча бәяләнде. Бәйгенең гомуми нәтиҗәләре политехник колледжда узган линейкада әйтелде. Кызлар арасында - Венера...
    705
    0
    0
  • 25 декабрь 2015 - 10:23
    90 ЯШЬ ТУЛАР ИДЕ
    Күренекле татар язучысы, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, Бөек Ватан сугышында күрсәткән батырлыклары өчен өч орден һәм медальләр белән бүләкләнгән Гурий Иванович Тавлинның, исән булса, быел 90 яшен зурлап билгеләп үтәр идек. Гурий Тавлин 1925 елның 25 декабрендә Урта Баграж авылында туган. Урта мәктәпне тәмамлагач, Түбән Биш мәктәбендә укытучы булып хезмәт...
    808
    0
    0
  • 25 декабрь 2015 - 10:13
    Бәйрәмнәрнең ямен җибәрмик
    Тиздән Яңа ел, Раштуа бәйрәмнәре якынлаша. Көтеп алынган көннәрне ямьсезләмәү һәрберебезнең үзеннән тора. Спиртлы эчемлекләр, "кәефләндерүче" матдәләр райондашларыбызның һәм кунакларның бәйрәм чорын бозмасын иде дигән теләктә булып без бу уңайдан үзәк дәваханә баш наркологы Илфат Салихов белән сөйләштек. - Илфат Фатыйхович, сер түгел бәйрәмнәр чорында алкогольне чамадан тыш куллану нәтиҗәсендә...
    1120
    0
    0
  • 25 декабрь 2015 - 09:15
    Зәйдә Алнаш-Бөгелмә тимер юлының 125нче километрында яңа кичү ачылды (Фоторепортаж)
    Зәйдә үтеп баручы ел зур төзелеш эшләре белән билгеләнә. Шуларның берсе һәм иң мөһиме - шәһәр яныннан үтүче, Алнаш-Бөгелмә тимер юлының 126 километрында транспорт чараларына тоткарлыксыз үтү мөмкинлеге бирүче зур күпер төзелеше башлану. Моның өчен район җитәкчелегенә иң беренче чиратта әлеге тимер юл кичүен транспорт агымыннан бушату, зәйлеләргә дә, Зәй...
    717
    0
    0
  • 25 декабрь 2015 - 09:08
    Юбилей белән!
    Аксар авылында яшәүче Рафаэль Котдус улы Гыйләҗиевның бу көннәрдә 60 яшьлек юбилее. Кадерле тормыш иптәшем, әтиебез, бабабыз, сине чын күңелебездән юбилеең белән котлыйбыз. Көннәрең шатлык белән үтсен, сау-сәламәт булып, кайгы-хәсрәт күрми, әниебез белән тигезлектә озын гомер кичерүеңне телибез. Киләчәктә дә гаиләбезнең ныклы терәге булып, балаларыңа, оныкларыңа куанып гомер итәргә язсын....
    0
    0
    0
  • 25 декабрь 2015 - 08:22
    Бала ут белән уйнамасын
    Балалар өчен көтеп алынган, ата-аналар игтибарны тагын арттыру соралган чор - кышкы каникуллар башлана. Янгын куркынычсызлыгы ягыннан бу вакыт аеруча хәвефле санала. Чөнки балалар иркенгә чыга, аларның барлык гамәлләрен дә кайчак игтибарга алып бетереп тә булмый. Менә шуны сизгән балалар тыелган эшләр майтарырга сәләтле, шунлыктан аларны бер генә минутка да...
    695
    0
    0
  • 25 декабрь 2015 - 07:05
    Туган көн белән!
    Куш-Елга авылында туып, шунда гомер итүче Нурия Илһам кызы Асаеваның 25 декабрьдә туган көне. Кадерле әниебез! Сине олы бәйрәмең - 80 яшьлек юбилеең белән чын күңелдән котлыйбыз. Сиңа ныклы сәламәтлек, күңел тынычлыгы, гаилә шатлыгы, кайгы-хәсрәтсез көннәр, ак бәхетләр, балаларыңның һәм оныкларыңның күңел җылысын тоеп, игелекләрен күреп, бәхетле озын гомер кичерүеңне...
    5023
    0
    0
  • 25 декабрь 2015 - 06:33
    Үз кулың белән ясаганы матур да, кадерле дә
    Туган як тарихын өйрәнү музеена төрле категория кешеләрне җәлеп итү максатында күп кенә чаралар оештырыла. Яңа ел алдыннан активлык аеруча нык сизелә, балалар теләп төрле түгәрәкләрдә шөгыльләнә. Яңа ел чыршысын бизәүдән дә күңелле мәшәкать бар микән тагын? Балалар иске диск, пластик шешә, узган ел файдаланылган мишура, полиэтилен эскәтер кисәкләреннән төрле...
    693
    0
    0
  • 25 декабрь 2015 - 06:25
    Зәйдә яшьләр иҗтимагый палатасы үткән елга йомгак ясады
    Зәйдә яшьләр иҗтимагый палатасы утырышы үтте. Анда үтеп баручы елда башкарылган эшләргә йомгак ясалды, киләсе елга планнар билгеләнде. "Бердәм Россия" сәяси партиясе җирле бүлеге башкарма комитеты җитәкчесе Хәким Камалетдинов яшьләрнең 2016 елда тормышка ашырырлырга тиешле проектларында ярдәм итәргә вәгъдә итте.
    712
    0
    0
  • 25 декабрь 2015 - 06:23
    Мәктәпләрдә чыршы бәйрәмнәре
    Һәркайда яңа ел кәефе, яңа ел рухы. Мәктәп, балалар бакчаларында бәйрәмнәр гөрли. Шәһәребезнең 6 нчы мәктәбендә татар телендә чыршы бәйрәмнәре уздыру матур традициягә әйләнде. Татар теле укытучылары ел саен төрледән-төрле кызыклы темалар табып, укучылар белән тамаша оештыра. Быел исә барыбыз да яратып караган «Простоквашинога» (Оеган сөт авылы) сәяхәт кылдык. Әсәр...
    800
    0
    0
Реклама