Зәй офыклары

12 февраль 2016 яңалыклары

  • 12 февраль 2016 - 14:02
    Вил Усмановсыз бил алыш буламени?!
    Муса Җәлил истәлегенә узучы бер генә турнир да көрәшче, Татарстан Республикасының атказанган артисты Вил Усмановтан башка соңгы елларда узмый. Ул Зәйдә узган турнирның да йөзек кашы булды. Вил Усманов бил алыш барышын да көне буе үзе чыгып бил алышырдай булып күзәтте. Без көрәшле халык бит. Бүген кичен ул зәйлеләр өчен...
    817
    0
    0
  • 12 февраль 2016 - 13:26
    Зәй кунакчыллыгы белән шаккатырды
    Зәйгә көрәш турнирына 52 командада бил алышучылар, шактый кунаклар килүе турында хәбәр иткән идек. Турнир барганда без бил алышучылар, кунаклар, тренерлар белән аралашабыз. -Зәйгә беренче мәртәбә бил алышырга килүебез, шәһәр матурлыгы, төзеклеге, кунакчыллыгы белән сокландырды. Турнирга килгәндә, аның оештырылышы, барышы белән Зәй Чаллы, Әлмәтне дә уздырды, ахрысы, - ди Балтачтан...
    672
    0
    0
  • 12 февраль 2016 - 12:32
    Алып батырлардан боз сарае дер селкенеп тора
    Зәйдә Муса Җәлил истәлегенә узучы турнирны караучы җанатарларның күп булуы куандыра. Тамашачылар тулы залда бил алышу күңелле, без үзебезне Чаллыдагы боз сараенда барган турнирда кебек хис итәбез, диләр көрәшчеләр. Хәзерге вакытта авыр үлчәүдәгеләр арасында бил алыш кызганнан-кыза бара. Зәйлеләргә килгәндә, командының 7 көрәшчесе беренче әйләнешне узды. Менә-менә келәмгә Сергей Павлик...
    848
    0
    0
  • 12 февраль 2016 - 11:55
    Авыр үлчәүдәгеләр келәмгә чыга
    Зәйдә боз сараенда кызу хәтта: бил алыш киеренкеленә бара. Зәйдән 65килограмм авырлыкта Динар Кәримов, 75 килограммда бил алышкан Айнур Әхмәтшин белән Илнар Садыйков, 90 килограмм авырлыкта Радик Сәлаховлар бил алышка икенче әйләнешкә керергә җыена. Ә хәзергә келәмнәрне авыр үлчәүдәгеләр яуларга ниятли. Зәй алыпбатырлары Нияз Җамалиев, Рөстәм Бәдретдинов, Андрей Захаров, Сергей...
    684
    0
    0
  • 12 февраль 2016 - 11:40
    Ак сөлгеләр уйнап тора...
    Зәй боз сараенда бил алыш кызганнан-кыза бара. Зәйдән 65килограмм авырлыкта Динар Кәримов, 75 килограммда бил алышкан Айнур Әхмәтшин белән Илнар Садыйков, 90 килограмм авырлыкта Радик Сәлаховлар бер әйләнеш узды. Радик 3нче келәмдә бил алышып көндәшен , чистага җиңде. Афәрин, Айнур, Илнар, Радик, ышанычыбызны акларга тырышыгыз. Хәзер келәмгә авыр үлчәүдәгеләр чыга.
    764
    0
    0
  • 12 февраль 2016 - 09:41
    Боз өстендә көрәш кыза
    Зәй боз сараенда бил алыш 10 авырлыкта барачак. Хәзерге мизгелдә 60, 65, 70, 75 килограмм авырлыктагылар бил алыша. Әлеге авырлыктагылар бил алышы беткәч, келәмгә 80, 85, 90, 100 килограмм авырлыктагылар чыгачак. Турнирда 60 килограммда - 49, 65 килограммда - 53, 70 килограммда - 48, 75 килограммда - 53, 80 килограммда...
    668
    0
    0
  • 12 февраль 2016 - 09:11
    "Зәй егете - ил бөркете"
    Илнар Кәлимуллин - Зәй егете. Ул татар гимназиясендә белем ала, тугызынчы сыйныфны тәмамлаганнан соң, Зәй политехник колледжында газ һәм электр белән эретеп ябыштыручы белгечлегенә ия була. Бүгенге көндә Илнар Чиләбе өлкәсендә элемтәче булып хезмәт итә. Дөньялар тыныч, гаиләләр имин булсын, егетләребез туган якларыбызга исән-имин кайтсыннар, дигән теләктә Илнурның туганнары, дуслары.
    3
    0
    0
  • 12 февраль 2016 - 09:06
    "Зәй егете - ил бөркете"
    Аксар егете Айгиз Айдар улы Мөхәммәтдинов Кара диңгез флотында Севастополь шәһәрендә хәрби бурычын үти. "Азов" истребитель-десант корабле матросы Айгиз армия хезмәтенең күп өлешен үткәргән, хәзер инде ул кайтыр көннәрен саный, 23 февральдән 100 көн кала дип көтә. Спорт белән дус сөлектәй егет армиядән соң техникумда укуын дәвам итәчәк. Ул Чаллыда...
    0
    0
    0
  • 12 февраль 2016 - 08:14
    Зәйдә Муса Җәлил истәлегенә көрәш турниры башланды (Фоторепортаж)
    Зәйнең Яшьлек" боз сараенда "Ватаным Татарстан" республика газетасы тарафыннан гамәлгә куелган, герой-шагыйрь Муса Җәлил истәлегенә багышлап уздырылучы татар-башкорт милли көрәше традицион турниры ачылды. Аны ачу тантанасында ТР авыл хуҗалыгы министры, ТР көрәш федерациясе президенты Марат Әхмәтов катнашты һәм чыгыш ясады. Ярты гасырдан артык тарихка ия дәрәҗәле турнир соңгы тапкыр бездә...
    688
    0
    0
  • 12 февраль 2016 - 07:47
    Юбилей белән!
    Зәйдә яшәүче Гөлүсә Зәйни кызы Хәйруллинаны чын күңелебездән юбилее белән котлап, аңа иң изге, якты, матур теләкләребезне юллыйбыз: көчле рухлы һәм кешелекле, юмарт һәм ярдәмчел, бәхетле һәм сәламәт бул. Матур кыш аенда тугангамы, Күңелеңдә һәрчак изгелек. Кылган яхшылыгың кире кайтып, Күрсәң иде үзең изгелек. Тормышта гел ярдәм итеп тора Зирәк...
    0
    0
    0
  • 12 февраль 2016 - 07:46
    Котлыйбыз!
    Керәшен Мәлемендә яшәүче Василий Филиппович Васильевка 12 февральдә 60 яшь тула. Кадерле әтиебез, тормыш иптәшем, бабабыз, сине чын күңелдән олы юбилеең белән котлыйбыз. Күңел күгең һәрчак аяз, йөзең көләч, саулыгың ныклы булсын. Әниебез белән тигезлектә бәхетле картлык насыйп итсен Ходай. Борчу-мәшәкатьләрсез, кайгы-хәсрәт күрмичә, без - балаларың, оныкларыңа куанып яшәвеңне телибез....
    0
    0
    0
  • 12 февраль 2016 - 07:44
    Юбилей белән!
    Югары Мәлем авылында яшәүче Флюр Кадыйр улы Фәтхуллинга 9 февральдә 60 яшь тулды. Кадерле туганыбыз, сине чын күңелдән гомер бәйрәмең - олы юбилеең белән котлыйбыз. Без сиңа бары изге теләкләр - сәламәтлек, куанычлы-шатлыклы бәхетле көннәр генә телибез. Ходай сабырлыклар бирсен сиңа. Алдагы көннәрендә кайгы-хәсрәт күрмичә, балаларың-оныкларыңның куанычын-игелекләрен күреп, аларга куанып...
    0
    0
    0
  • 12 февраль 2016 - 07:36
    Иске Зәйдә биеп ярышалар
    Районда Спорт һәм сәламәт яшәү рәвеше елы уңаеннан Иске Зәй мәдәният йортында 1нче мәктәп укучылары катнашында "Стартинейджер" дип аталган бию конкурсы оештырылды. Балалар үз көчләре белән халык һәм заманча биюләр әзерләгән иде. Чыгышлар берничә номинациядә бәяләнде. Нәтиҗәдә VI сыйныф укучылары - I, Vблар - II, Vа классы III урынны алды....
    1035
    0
    0
  • 12 февраль 2016 - 07:18
    2016 елга бакчачы календаре
    632
    0
    0
  • 12 февраль 2016 - 06:57
    Зәйлеләр баш көрәшчене каршылады
    Турнирага кунакларның килүе дәвам итә. Бу мизгелдә район башлыгы Разиф Кәримов ТР авыл хуҗалыгы министры, милли көрәш федерациясе президенты Марат Әхмәтовны каршы алып, аны агрофирмалар тирмәләре буйлап йөртә, Зәй эшмәкәрләре җитештергән продукцияләр белән таныштыра. Тирмәләрдә бу атып самавырлар кайный, зур-зур казаннарда пылау пешә, турнирга килүче кунакларга тамак ялгап, чәйләп алу...
    719
    0
    0
Реклама