Зәй офыклары

13 февраль 2016 яңалыклары

  • 13 февраль 2016 - 12:11
    Зур көрәш тәмамланды: Зәй командасы беренче урында! (Фоторепортаж)
    Әле ике көн элек кенә Җәлил истәлегенә узучы турнир белән янып йөргән идек. Финал ярышлары аңа нокта да куйды. Шул рәвешле өч Зәй көрәшчесе Ринат Шәйхетдинов, Радик Сәлахов, Сергей Павликлар турнир чемпионы булып калды, Зәй командасы исә җиңүче булды. Икенче һәм өченче урыннарны Теләче белән Балтач командалары бүлеште. Турнир турында...
    690
    0
    0
  • 13 февраль 2016 - 09:50
    Зәйдә бил алышның финал ярышлары башланды
    Зәй боз сараенда каһарман-шагыйрь Муса Җәлил истәлегенә багышланган турнирның финал ярышлары башланды. Залда тамашачылар, җанатарларга утырырга урын җитми хәтта. Әйткәнебезчә, финалга дүрт зәйле узды. Алар 65 килограммда Ринат Шәйхетдинов, ул Тукай Идел буе районыннан Рәмис Саматов, 90 килограммда Радик Сәлахов Чаллыдан Илдар Хәмитов, 130 килограммнан югары авырлыкта Сергей Павлик Тукай...
    723
    0
    0
  • 13 февраль 2016 - 09:30
    Зәйнең өч көрәшчесе финалга узды
    Зәй боз сараенда Муса Җәлил истәлегенә багышланган турнирның ярым финал ярышлары тәмамланды. Алда турнирның иң киеренке өлеше - финал ярышлары. Аңа Зәй көрәшчеләр командасыннан Ринат Шәйхетдинов, Радик Сәлахов, Сергей Павликлар узды. Радик Сәлахов Чаллының атаклы көрәшчесе Рәкыйп Хәмитовның туганнан туган энесе Илдар Хәмитов бил алышачак.
    602
    0
    0
  • 13 февраль 2016 - 08:49
    Зәй бозында көрәш кызганнан-кыза
    Зәй боз сараенда Муса Җәлил истәлегенә багышланган турнир кызганнан-кыза бара. Зал тамашачылар, җанатарлар белән шыплап тулды. Хәзерге вакытта ярымфинал ярышлары бара. Зәй көрәшчеләр командасыннан Ринат Шәйхетдинов Радик Сәлахов, Сергей Павлик бил алышып, финал ярышларына узды. Руслан Хәмидуллин исә менә-менә келәмгә чыгарга тора.
    660
    0
    0
  • 13 февраль 2016 - 08:11
    “КАМАЗ” машинасына 40 ел: Владимир Путин заводка нәрсә вәгъдә итте?
    Россия Президенты Владимир Путин Чаллының "КАМАЗ" заводын катлаулы икътисади вәзгыять чорында ташламаска вәгъдә бирде. Предприятие тарихын язуда шәхсән үзләре катнашкан ветераннар исә беренче КАМАЗ машинасын ясау турындагы хатирәләре белән уртаклашты... 12 февраль Чаллының "КАМАЗ" заводы тарихында аерым урын алыр, мөгаен. Кичә биредә беренче КАМАЗ машинасының конвейердан төшерелүенә 40 ел тулуны...
    714
    0
    0
  • 13 февраль 2016 - 07:58
    Зәйдә янә бил алышырга керештеләр
    Зәй боз сараенда икенче көн инде Муса Җәлил истәлегенә багышланган турнир бара. Зал тамашачылар, җанатарлар белән тулы. Хәзерге вакытта турнирның дүртенче әйләнеше башланды. Дүрт зәйле, алар - Динар Кәримов, Руслан Хәмидуллин, Радик Сәлахов, Сергей Павлик, Ринат Шайхетдинов, Илнар Садыйков ярышның дүртенче әйләнешенә уздылар. Әлеге әйләнештә дә аларга уңышлы бил алышырга...
    589
    0
    0
  • 13 февраль 2016 - 07:07
    Чыбыклы: кичә, бүген, иртәгә
    Чыбыклы авыл жирлеге 3 торак пункт - Чыбыклы, Суык-Чишмә, Унбия авылларын берләштерә. Җирлек белән 2015 елдан Илфат Гадершин җитәкчелек итә. 2016 елның 1 гыйнварына җирлектә 330 хуҗалык теркәлгән, шуларның 81е дача буларак файдаланыла. Җирлектә Бөек Ватан сугышы ветераны Миңнулла Зиннәт улы Солтанов, Бөек Ватан сугышында катнашучыларның тол хатыннары Мәүҗидә Әхмәтҗанова,...
    887
    0
    0
  • 13 февраль 2016 - 06:35
    Медицина белешмәсе кирәк булмаячак
    Агымдагы елның 4 февралендә Россия хөкүмәте карары белән транспорт чарасы йөртү таныклыгы алу өчен имтиханнар тапшыру һәм таныклыклар бирү кагыйдәсе үзгәрде. Хәзер медицина бәяләмәсе машина йөртү таныклыгын югалткан очракта документны яңадан булдырганда, әгәр персональ мәгълүматлар үзгәрмәсә яки халыкара үрнәктәге документ өчен кирәк булмаса, машина йөртү таныклыгы тузган яки зарарланган очракта...
    508
    0
    0
  • 13 февраль 2016 - 06:10
    Ике чит ил паспортлы булырга хокуклы
    "Россия Федерациясеннән чыгу һәм Россия Федерациясенә керү тәртибе турында" 114нче Федераль Законга үзгәрешләр кертелеп, ул 2015 елның 15 декабреннән үз көченә керде. Хәзер аның нигезендә россиялеләр икенче чит ил паспортын да рәсмиләштерергә хокуклы. Моның өчен Россия миграция хезмәте органнарына административ регламент буенча куелган документларны тапшырырга кирәк. Моңа кадәр Россия гражданына...
    575
    0
    0
  • 13 февраль 2016 - 05:34
    УТНЫ, СУНЫ КИЧКӘН АЛАР
    Быел Әфганстаннан совет гаскәрләре чыгарылуга 27 ел тула. Шул уңайдан 15 февральдә Җиңү бульварындагы Азатлык китерүче солдат һәйкәле каршында интернациональ бурычын үтәгәндә башларын салган зәйлеләрне искә алу оештырыла. Мәгълүм булганча, 1989 елның 15 февралендә илнең соңгы солдатлары Әфганстаннан чыгарылды. Әфган җирендә хәрби хезмәтне 550 мең совет солдаты һәм офицеры үтте....
    678
    0
    0
Реклама