Зәй офыклары

25 февраль 2016 яңалыклары

  • 25 февраль 2016 - 13:43
    Зәйнең «Яшьлек» боз сараенда яшь хоккейчылар ярыша
    Зәйнең «Яшьлек» боз сарае ярышлардан тынып тормый. Хәзерге мизгелдә биредә 2008 елда туган яшүсмерләр арасында Ватанны саклаучылар көне уңаеннан хоккей буенча ярышлар ачылды. Анда Түбән Камадан "Нефтехимик 1" белән "Нефтихимик 2", Әлмәттән "Нефтьче", Туймазыдан "Девон1" белән "Девон2" командалары көч сынаша. Бүген "Яшьлек" белән "Девон1", "Нефтьче белән "Девон 2" командалары очраша....
    651
    0
    0
  • 25 февраль 2016 - 13:36
    Районның баш табибына соравың булса...
    3 мартта кичке сәгать 5тән 6га кадәр районның баш табибы районда медицина хезмәте күрсәтүнең сыйфатына кагылышлы мәсьәләләр буенча туры элемтә үткәрә. 7-55-42, 3-79-60, 3-79-47 телефоннары белән шалтыратып, сез үзегезне кызыксындырган сорауларга җавапны баш табиб авызыннан ишетә алачаксыз.
    690
    0
    0
  • 25 февраль 2016 - 13:10
    Зәйнең “Уймак кыз” балалар бакчасында кышкы сәламәтлек атнасы (Фоторепортаж)
    Зәйнең "Уймак кыз" балалар бакчасында бу атнада кышкы сәламәтлек атнасы дип исемләнгән үзенчәлекле акция бара. Ул балалар белән төрле спорт чаралары оештырудан тыш, төркемнәрдә әлеге темага дәресләр, балаларның үзләре турында кызыклы видеоязмалар карау белән аралашып бара. Бүген чираттагы шундый дәресне "Кыңгырау чәчәк" төркеменә йөрүче балалар белән тәрбиячеләр Ирина Дубина, Валентина...
    940
    0
    0
  • 25 февраль 2016 - 12:49
    Балалар шигырь укып ярышты
    Зәйдә балалар иҗат йортында район мәгариф идарәсе тарафыннан "Солдатка дан һәм хөрмәт!" дип аталган шигырь укучылар конкурсы үткәрелде. Анда районның 29 мәктәбеннән 2нче сыйныф укучылары катнашты. Балаларда кече яшьтән патриотик рух тәрбияләүне күздә тоткан конкурс бик җанлы узды. Шәһәр мәктәпләре арасында Гран при иясе дип 5нче мәктәптән Азалия Сираҗиева табылды....
    827
    0
    0
  • 25 февраль 2016 - 12:24
    Яшь гаиләләргә – 3,5 миллиард сум
    Россия Хөкүмәте яшь гаиләләргә торак сатып алу яки төзү өчен 3,56 миллиард сум акча бүлеп бирә. Шул хактагы документны РФ Премьер-министры Дмитрий Медведев имзалаган. Торак шартларын яхшыртырга мохтаҗ булган баласыз яшь гаиләләр торак бәясенең 30 %ы күләмендә социаль түләүләргә дәгъва кыла ала. Бер һәм аннан күбрәк баласы булган гаиләләр өчен...
    736
    0
    0
  • 25 февраль 2016 - 11:26
    "Йолдызлык" 1,8 миллион сумга төшә
    Казан бюджетыннан "Йолдызлык-2016" фестивален оештыру һәм үткәрү өчен 1,8 миллион сум акча бүлеп биреләчәк. Шул хактагы тендер игълан ителде. Фестиваль талантлы яшьләрне ачыклау, шәһәрнең иҗади мөмкинлекләрен үстерү өчен оештырыла. Бүлеп бирелгән акча концерт залларын арендалау, махсус җиһазлар, белгечләргә түләү һәм башка чыгымнар өчен тотыла.
    692
    0
    0
  • 25 февраль 2016 - 08:43
    Урынында тоткарлыйлар
    9ыннан 10 февральгә каршы төндә эчке эшләр бүлегенең дежур частена, бер сак хезмәте диспетчерыннан хәбәр алына. Анда Ялчыгол урамында техника белән сәүдә итү кибетнең сигнализациясе эшләве турында әйтелә. Тиз арада әлеге урынга оператив төркем җибәрелә. Полиция хезмәткәрләре кибетнең складында бер ир-егетнең әйберләр урларга җыенуын күрә. 1987 елгы егет көнкүреш техникасын...
    826
    0
    0
  • 25 февраль 2016 - 07:06
    Татарстанда эшсезләр саны 18 меңнән артып китте
    23 февральгә булган мәгълүматлар буенча, Татарстандагы эш белән тәэмин итү үзәкләрендә теркәлгән эшсезләр исемлегендә 18 513 кеше бар. Республикадагы эшсезләр саны алдагы атна белән чагыштырганда тагын 480 кешегә арткан. Эшсезлек дәрәҗәсе бүгенгә икътисади актив халык саныннан чыгып исәпләгәндә 0,9 % тәшкил итә. Татарстанда эш белән тәэмин итү үзәкләренә 23 053...
    680
    0
    0
  • 25 февраль 2016 - 06:25
    Зәйдә “Ватанны саклаучылар көне” конкурсына нәтиҗә ясадылар
    Зәйнең «Яшьлек» яшәү урыны буенча клубында "Ватанны саклаучылар көне" дип исемләнгән район конкурсына йомгак ясалды. Бәйгегә мәктәпләрдән 50 эш тәкъдим ителде. Һәр яшь төркемендә җиңүчеләр билгеләнде. Кече төркемдә 7нче мәктәп укучылары Алинә Нуриева - I, Софья Гусева һәм Валерия Крайнова - II, 2нче мәктәптән Николай Харитонов III урынны алды. Урта...
    783
    0
    0
  • 25 февраль 2016 - 05:34
    Яңгырлы һава торышы саклана
    Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе мәгълүматларына караганда, бүген - 25 февральдә, болытлы һава торышы хакимлек итәчәк. Республикада яңгыр, пыскак яңгыр һәм юеш кар ява, ди синоптиклар. Урыны белән томан төшә һәм юлларда бозлавык хасил була. Көньяктан талгын җил исә. Татарстанда уртача һава температурасы төнлә - 3 градус салкыннан...
    710
    0
    0
  • 25 февраль 2016 - 05:00
    Котлыйбыз!
    Чыбыклы авылында яшәүче Хәбибә Гыйлемхан кызы Вәлиуллинаның 25 февральдә туган көне. Кадерле әниебез, әбиебез, бүген барыбыз өчен дә якты, илаһи зур бәйрәм. Дөньяны өйрәтүче әниебезгә 80 яшь тула. Сиңа аяз күк йөзе, корычтай нык сәламәтлек, озын гомер, чиксез шатлыклар телибез. Киләчәктә дә киң күңелле, ачык йөзле, олы йөрәкле булып кал....
    0
    0
    0
Реклама