Зәй офыклары

1 март 2016 яңалыклары

  • 1 март 2016 - 10:40
    Шәһәр үзәгендә ветеринария клиникасы сафка баса
    Зәй шәһәренең Баныкин урамында республика программасы буенча дәүләт ветеринария клиникасы сафка баса. Модульле корылма 56 кв метр мәйдан били. Клиниканың каркасы әзер, алга таба биредә инженерлык коммуникацияләре эше башкарылачак, бинаның янәшә-тирәсе төзекләндерелеләчәк. Бу клиникада дүрт аяклы дусларыбызны дәвалаудан тыш, ветеринария документлары да бирелә. Биредә шулай ук аптека булдыру да планлаштырыла....
    713
    0
    0
  • 1 март 2016 - 10:39
    Алда - язгы кыр эшләре
    Район агрофирмалары бүлекчәләре, «Нива» җаваплылыгы чикләнгән ширкәте остаханәләрендә язгы кыр эшләренә әзерлек тулы куәттә бара. Бүгенге көндә тракторлар ремонтлана, бу эш район буенча 57 процентта башкарылган. Заманча, куәтле тракторлар исә «ФинАгроТрейд» җаваплылыгы чикләнгән ширкәтендә төзекләндерелә. Авыл хуҗалыгы машиналары 100 процентта ремонтланып, хәзер аларны комплектлаштыру, агрегатлау эшләре бара.
    753
    0
    0
  • 1 март 2016 - 08:33
    Фән олимпиадаларының республика турында Зәй укучылары уңышлы чыгыш ясый
    Фән олимпиадаларының республика туры дәвам итә. Зәй районы укучылары анда уңышлы чыгыш ясый. Февральнең соңгы ун көнендә, 2нче мәктәпнең IX сыйныф укучысы Г. Арсланов геологиядән призер булды. Ә татар мәктәпләрендә укучылар арасында рус теле һәм әдәбияты буенча узган олимпиадада татар гимназиясенең IX сыйныф укучылары А. Галиева һәм Д. Сәлимгәрәев призлы...
    861
    0
    0
  • 1 март 2016 - 08:31
    Зәйдә музыка һәм рәсем сәнгате укытучылары фикер алыштылар
    Зәйнең татар гимназиясендә рәсем сәнгате һәм музыка укытучылары семинары үтте. Педагоглар семинар барышында "Милли мәгариф нигезендә иҗади үсештәге шәхес тәрбияләү" темасына видео дәрес карадылар. Татар гимназиясенең музыка укытучысы Әлфия Вәлиуллина укучылар белән дәрестән соң музыка сәнгате буенча эшләвен мастер-класста күрсәтте.
    840
    0
    0
  • 1 март 2016 - 08:30
    Зәйдә “Ел тәрбиячесе-2016” исемен Юлия Кузьмина алды
    Зәйдә "Ел тәрбиячесе - 2016" республика бәйгесенең муниципаль этабы тәмамланды. Анда 17 тәрбияче өч көн дәвамында "Шатлык", "Якты коңгыз", "Теремкәй" балалар бакчаларында презентацияләр ясадылар, дәресләр алып баруда фрагментлар күрсәттеләр. Нәтиҗәдә икенче урынны - "Урман әкияте"ннән Светлана Миронова, беренче урынны "Кызыл калфак"тан физик культура буенча педагог Юлия Кузьмина алды. Алар икесе...
    719
    0
    0
  • 1 март 2016 - 07:19
    Зәй ресурс үзәгендә агрофирмалар пешекчеләре укый
    Зәйнең политехник колледж базасы ресурс үзәгендә бүгеннән район агрофирма бүлекчәләрендә пешекчеләр булып эшләүчеләр өчен махсус квалификация күтәрү курслары эшли башлады. Барлыгы 39 пешекчегә технологик процесслар, санитар-гигиена кагыйдәләре, үзенчәлекле пешерү алымнары, өстәлләрне сервировкалау, хезмәт күрсәтү таләпләре буенча теоретик белемнәрне ныгыту мөмкинлеге тудырыла. Ә мастер-класста пешекчеләр яңа ризыклар әзерләү серләренә төшенәчәк, ди...
    856
    0
    0
  • 1 март 2016 - 07:09
    Эт – мәчеләрдән йога
    Зәйдә соңгы ике елда микроспория авыруын йоктырып, табиблар күзәтүенә эләгүчеләрнең шактый булуы күзәтелә. Быел исә аның тагын да арта баруы борчый. Табиб - дерматолог Руфил Хәсәнов белдерүенчә, узган ел мондый диагноз куелучылар 47 булса, агымдагы елның ике аенда инде 15 очрак теркәлгән. - Микроспория ул гадәттә песиләрдән күчүчән. Бигрәк тә...
    860
    0
    0
  • 1 март 2016 - 06:57
    Өч яклы килешү төзелде
    Политехник колледжны тәмамлаучыларны шәһәр-район предприятиеләре һәм оешмаларына эшкә урнаштыруны хәл итү өчен ныклы адым ясалды: район җитәкчелеге, политехник колледж һәм оешмалар арасында социаль партнерлык турында өч яклы килешү төзелде. 29 февральдә район Советында район башлыгы Разиф Кәримов, политехник колледж директоры Роберт Халитов, шулай ук "Мефро уилз Руссия - Зәй заводы"...
    689
    0
    0
  • 1 март 2016 - 05:30
    Язның беренче көне белән!
    Ап-ак карлы, салкын кышкы җиһан, Мамык шәлен салды бүгеннән. Хәзер инде җанга җылы өстәп, Яз кояшы сибә күгеннән. Энҗе тамчы тама тып-тып итеп, Кыектагы сөңге бозлардан. Йөрәкләр дә тибә җилкенсенеп, Яз сулышы өргән назлардан. Күлләвекләр ага, ярсып чаба. Челтер-челтер аның тавышы, Сайрар кошлар кайтып туган якка, Парын сайлап канат кагышы....
    1209
    0
    0
Реклама