Зәй офыклары

2 март 2016 яңалыклары

  • 2 март 2016 - 13:35
    Зәй танылган баянчысын соңгы юлга озатты
    Бүген зәйлеләр Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, Сөббух Рәфыйков исемендәге премия лауреаты Хәтфир Габделхак улы Җиһаншинны соңгы юлга озатты. Аңа 61 яшь иде. Хәтфир Габделхакович 40 елдан артык гомерен мәдәният тармагына багышлады, районда гына түгел, республикада һәм аннан чит төбәкләрдә үзенең оста гармунчы итеп танытты. Ул Зәй мәдәният тарихында урын алган...
    672
    0
    0
  • 2 март 2016 - 08:10
    Котлыйбыз!
    Кабан-Бастрык авылында яшәүче Галина Ивановна Фроловага 3 мартта 75 яшь тула. Кадерле әниебез! Сине олы юбилеең - туган көнең белән чын күңелдән тәбрик итәбез. Әни, син безнең таянычыбыз, киңәшчебез. Без - биш баланы папа белән үстереп, кеше иттегез, олы тормышка аякка бастырдыгыз. Безне тормышта дөрес юлдан барырга өйрәткәнең өчен мең-мең...
    0
    0
    0
  • 2 март 2016 - 08:08
    Аксарлылар быел да традициягә тугры калды
    Аксар - заманында атак-лы көрәшчеләр үстергән авыл. "Аксар батырлары" призына көрәш турниры уздыру традициясе - моңа дәлил. Быел ул 20нче мәртәбә оештырылды. Турнирны үткәрүдә Рим һәм Марат Мингалиннар, Әлфәс хәзрәт Гайфуллин, Таһир Борһанов, башкарма комитет, химаячеләр булышлык итте. -Аксарның көрәшчеләр авылы исемен саклау зарур. Ә ул җиңел түгел, - ди...
    610
    0
    0
  • 2 март 2016 - 07:48
    Гөрләтеп бәйрәм итик!
    7 мартта "Энергетик" Мәдәният сарае каршындагы мәйданда "Кыш озату" бәйрәме үткәрелә. Программада: 9.00-13.00 -бәйрәм ярминкәсе; 10.30 - курчак театры чыгышы; 11.00 - бәйрәмне ачу, "Ел хатын-кызы. Ел ир-аты: хатын-кыз карашы" район конкурсы җиңүчеләрен котлау; 11.30 - 14.00 - халыкның бергәләп күңел ачуы, концерт, спорт чаралары, бәйгеләр, Зәй рәссамнары эшләреннән күргәзмә...
    654
    0
    0
  • 2 март 2016 - 06:22
    Зәйдә терлекләрне тамгалау эше бара
    Хокукый-норматив акт буенча, шәһәр бистәләрендә терлекләрне тамгалау (биркалау) эше бара. Ул нинди максатта оештырыла соң? Тамгалау эше һәм йорт хайваннарына кагылышлы башка эшләр турында район ветеринария берләшмәсе җитәкчесе Фоат Исламов сөйли: - Зәйдә тамгалау эше шәхси хуҗалыкларда асралучы хайваннарны исәпкә алу, йогышлы авыруларны таратмау, куркынычсыз продукция җитештерү максатыннан оештырылды. Һәрнәрсәдә,...
    1216
    0
    0
  • 2 март 2016 - 06:21
    Зәйдә җитештерү арта
    Зәй районы хуҗалыкларында терлекләрне кышлату дәвам итә. Шунысы игътибарга лаек, сөт җитештерү буенча хуҗалыкларда җитди эш алып барыла. Бүгенгесе көнгә көнлек савым барлыгы 64,6 тонна тәшкил итә. Узган елның шул чоры белән чагыштырганда, бу күрсәткеч 3 процентка артык. Ул республика буенча - 10нчы күрсәткеч. Сөт җитештерүнең артуы терлекләр карау буенча...
    694
    0
    0
  • 2 март 2016 - 06:18
    Музей хезмәткәрләре Симашев музеенда булдылар
    Зәй районы Югары Баграж мәктәбендә Иске Зәй бистәсендәге туган як тарихын өйрәнү музее хезмәткәрләре Эльмира Габидуллина, Юлия Бутакова, Светлана Долгова, Әлфия Иванова булып киттеләр. Алар укучыларга моннан 55 ел элек -1961 елның 9 мартында Иске Тәкмәк авылы янына Чернушка исемле эт һәм манекен -"Иван Иванович" белән "Восток ЗКА №1"космик корабленең...
    644
    0
    0
  • 2 март 2016 - 05:21
    Иске Зәй укучылары киноларны белү буенча ярышты
    Зәй туган як тарихын өйрәнү музее хезмәткәрләре укучылар өчен район мәдәният йортында кино дәресе үткәрде. Аның кысаларында "Киноны таны" дип аталган танып белү-уен программасы оештырылды. Катнашучылар ике командага бүленеп, интеллектуаль уенда ярыштылар. Аның барышында укучылар экранда күрсәтелгән өзекләрдән кино һәм мультфильмнарны әйтеп бирделәр. Командаларга һәр дөрес җавап өчен йолдызчык тапшырылды....
    792
    0
    0
Реклама