Зәй офыклары

3 март 2016 яңалыклары

  • 3 март 2016 - 11:50
    Зәй заводы җитештерү темпларын киметмәү ягында
    Бүген "Мефро уилз Руссия-Зәй заводы" ҖЧШен дә үткән елга йомгак ясау, агымдагы елга планнар билгеләү буенча җыелыш үтте. Утырышта завод директоры Илья Давыдов хәзерге вакытта предприятиенең шактый икътисади катлаулы чор кичерүенә басым ясады. 2015 елда тәгәрмәч продукциясе җитештерү 1412 миллион сум тәшкил иткән. Бу, аннан алдагы ел белән чагыштырганда 9...
    1049
    0
    0
  • 3 март 2016 - 11:40
    Сөт “таксиен” бозаулар көтеп ала
    Узган 2015 елда сөт җитештерүче хуҗалыклар арасында продукцияне арттыру максатыннан конкурс оештырылган иде. Аның нәтиҗәләре буенча "Зәй" агрофирмасының "Әхмәт" товарлыклы-сөтчелек комплексы җиңү яулап, сөт "таксиена" лаек булган иде. Компьютерлащтыоылган бу техника бүгенге көндә бозауларга сөт эчерүдә уңышлы кулланыла. Заман җиһазыан бозау караучылар аеруча шат
    717
    0
    0
  • 3 март 2016 - 11:39
    “Заман”да терлек баш саны артуга бара
    Бу көннәрдә "Зәй шикәре" агрофирмасы зообелгечләре тарафыннан "Заман" терлекчелек комплексына яшь мөгезле эре терлек кайтару эше башланды. Биредә шундый 401 баш терлек алып кайтылды. Яшь терлекләр башлыча Сарман һәм Азнакай, Зәй районнарыннан кайтартыла.
    793
    0
    0
  • 3 март 2016 - 11:37
    «Хозяин» саламны яхшы турый
    Район агрофирмалары бүлекчәләре сөтчелек комплекслары «Хозяин» маркалы салам турагычлар белән тәэмин ителә башлады. Бу җайланма тукландыру рационын чагыштырмача яхшырта, чөнки саламда клетчаткалар күп. Моннан тыш, ваклатылган салам терлекләр астына түшәү өчен дә отышлы.
    675
    0
    0
  • 3 март 2016 - 11:33
    Үткәнне барлап, киләчәккә карап (Фоторепортаж)
    Зәй музыка мәктәбендә мәдәният идарәсенең коллегия утырышы булды. Анда үткән елгы эшчәнлеккә анализ ясалды, 2016 елга бурычлар билгеләнде. Узган елгы эш нәтиҗәләре буенча мәдәният идарәсе эшчәнлеге буенча республикада беренче унлыкка керде. Идарә башлыгы Сәрия Батыршина ирешелгәннәрне 2014 ел эшчәнлеге белән чагыштырып күрсәтеп, үсеш перспективалары турында сөйләде, булган проблемаларга киңрәк тукталды....
    828
    0
    0
  • 3 март 2016 - 11:05
    Киңәшле эш таркалмый
    Хуҗалыкларда язгы кыр эшләрендә катнашачак тракторларны ремонтлау, авыл хуҗалыгы машиналарын агрегатлау һәм комплектлаштыру эше дәвам итә. График буенча остаханәләргә запас частьләр кайтартыла. «ФинАгро Трейд» ширкәте базасында чит ил техникаларын төзекләндерү буенча киңәшмә узды. Анда агрофирмалар җитәкчеләре, баш инженерлар, "Агрокөч төркем" ЯҖ белгечләре катнашты. Семинарда сүз тракторлар һәм ашлама чәчкеч агрегатлары...
    1
    0
    0
  • 3 март 2016 - 11:03
    Альберт «Сабантуй» газетасы призына узган турнирдан чемпион булып кайтты
    Мамадыш шәһәрендә «Сабантуй» газетасы призына 2000-2001 елгы балалар арасында көрәш буенча ярышлары булып узды. Анда Зәйдән бер төркем яшь көрәшче катнашып, уңышлы чыгыш ясады. Югары Пәнәчедән Альберт Сәхабиев 80 килограмм авырлыкта чемпион булып тангылды. Ярышларга Альбертны тренер Айрат Минһаҗев әзерләде.
    856
    0
    0
  • 3 март 2016 - 07:04
    Саннар уйланырлык
    Соңгы атналарда Зәй районында үз-үзенә кул салучылар артуы борчу тудыра. 24 февральдә Ленин урамында үз фатирында 21 яшьлек егет, 25 февральдә Октябрь урамында үз фатирында 32 яшьлек ханым, 28 февральдә Сәвәләй авылында 32 яшьлек ир-егет, 1 мартта "Энергия" гаражлар ширкәтендә 62 яшьлек ир-ат асылынып үлгән. Суицид ел башыннан районда 7...
    1334
    0
    0
  • 3 март 2016 - 06:56
    Зәй полиция хезмәткәрләре алкогольнең законсыз әйләнешен ачыклау буенча төрле чаралары куллана
    Район территориясендә алкогольнең законсыз әйләнешен ачыклау максатында эчке эшләр бүлеге хезмәткәрләре махсус операцияләрне еш оештыра. Шундый чараларның берсендә 18 февральдә ЮХИДИ хезмәткәрләре Чаллы-Зәй-Әлмәт юлында машиналарны туктатып тикшерү барышында автомобилендә шикле сыеклык алып баручыны тоткарлыйлар. 5 литрлы 6 пластмас савытларга тутырылган спиртлы сыеклыкны машинасында алып баручы 21 яшьлек Удмуртия кешесенең аңа...
    686
    0
    0
  • 3 март 2016 - 06:50
    Без капчыкта ятмый
    Зәй районы эчке эшләр бүлеге хезмәткәрләре февральнең соңгы көннәрендә фатирга кереп әйберләр урлау очрагы буенча берничә җинаятьне ачтылар. Үзәк урамнарның берсендәге фатирдан компьютер мониторы, клавиатурасы, кәрәзле телефон урлап чыгып, хуҗа кешегә 7 мең 200 сумлык зыян салган 46 яшьлек элек тә хөкем ителгән ир-ат тоткарланган. Ә икенче 29 яшьлек зәйле...
    0
    0
    0
  • 3 март 2016 - 05:46
    «Бәләкәч тартмасы» – яңа туган сабыйларга бүләк
    Казанда Россиядә тиңе булмаган проект башланып китте. "Бәләкәч тартмасы" дип аталган әлеге социаль акция яңа туган сабыйларны бар кирәк-ярак белән тәэмин итү бурычын куя. Проект аз керемле, ярдәмгә мохтаҗ гаиләләр, ялгызы гына бала тәрбияләүче аналарга ярдәмне күздә тотып оештырыла. Хәзерге вакытта хәйриягә мөнәсәбәт үзгәрә. "В твою пользу" фонды үз эшчәнлеген...
    633
    0
    0
  • 3 март 2016 - 05:39
    Бүген Бөтендөнья язучылар көне билгеләп үтелә
    3 март Бөтендөнья язучылар көне буларак билгеләп үтелә. Аны уздыру турындагы карар "International PEN Club"ның 48нче конгрессында, 1986 елда, кабул ителә. 1921 елда оешкан халыкара язучылар берлеге − ПЕН-клубның башлангычы Лондонга барып тоташа. "PEN" аббревиатурасы Poets, Essayists, Novelist сүзләреннән барлыкка килгән, инглиз теленнән тәрҗемә иткәндә, ул шагыйрьләр, очерк һәм роман...
    766
    0
    0
  • 3 март 2016 - 05:30
    Зәй яшьләре эш планнары билгеләде (Фоторепортаж)
    Зәйнең "Космос" яшьләр үзәгендә яшьләр эшләре идарәсенең коллегия утырышы булды. Анда үткән елдагы эшчәнлеккә йомгак ясалды. Төп доклад белән чыгыш ясаган идарә башлыгы Елена Павлова районда яшьләр сәясәтенең алгы планда булуын ассызыклады, башкарылган эшләр, куелган планнарны бәян итте. Утырышта шулай ук ГРЭС яшьләренең иң активлар булуы, эзтабарлар отряды эшчәнлеге, волонтерлар...
    544
    0
    0
  • 3 март 2016 - 05:25
    Чаллыда чаңгы марафонында зәйлеләр актив катнашты
    Бу көннәрдә Чаллыда Кама чаңгы марафоны узды. Анда Татарстан, Удмуртия, Мәскәү өлкәсе чаңгычылар командалары катнашты. 50дән артык спортчы арасында Зәй командасы да уңышлы чыгыш ясады.
    608
    0
    0
  • 3 март 2016 - 05:21
    Югары Шепкә укучылары “Аҗаган” уенын онытмый
    27 февральдә Югары Шепкә мәктәбендә "Аҗаган" уенының финал өлеше узды. "Кызыллар" һәм "Зәңгәрләр" командалары үзара төрле конкурсларда көч сынаштылар. Программада ату, автомат сүтеп-җыю, турник, отжимание, противогаз кию, Россия тарихы буенча сорауларга җавап бирү, волейбол һәм башка кызыклы ярышлар бар иде. Гомуми нәтиҗәләр буенча "Кызыллар" командасы җиңде.
    791
    0
    0
Реклама