Зәй офыклары

9 март 2016 яңалыклары

  • 9 март 2016 - 13:21
    Зәйдә бәйрәм көннәрендә 16 юл һәлакәте теркәлгән, аларда зыян күрүчеләр юк
    Татарстан юлларында 4-8 мартта спиртлы эчемлек кулланган хәлдә юл транспорт кагыйдәсен бозуның 191 очрагы теркәлгән. Тиеш булмаган урында каршы як полосага чыгып хәрәкәт итүчеләр 405 булган. 363 машина йөртүче балаларны махсус җайланмалар белән утыртмаган, саклану каешларын эләктермәгән өчен 2211 кешегә беркетмә төзелгән. Зәй районы юлларында исә ял һәм бәйрәм көннәрендә...
    555
    0
    0
  • 9 март 2016 - 12:39
    Бөтенроссия фән олимпиадаларының төбәк турында Зәй укучылары 18 призлы урын яулады
    Март башында Бөтенроссия фән олимпиадаларының төбәк туры тәмамланды. Анда безнең район укучылары актив катнашты. Нәтиҗәдә безнекеләр исәбендә 18 призлы урын. Аның 6сы - Бөтенроссия, 12се республика дәрәҗәсендәге фән бәйгеләре нәтиҗәләре. Күрсәткечләр, узган ел белән чагыштырганда, 4кә ким.
    777
    0
    0
  • 9 март 2016 - 12:35
    Зәй укучылары имтиханнарны җәмгыять белеменнән тапшыруга өстенлек бирә
    Зәйдә IX, XI сыйныфны тәмамлаучылар дәүләт имтиханнарын тапшырганда өстенлекне җәмгыять белеме һәм биологиягә бирә. Аерып алганда, унберенчеләрдән җәмгыять белеменнән имтихан тапшырырга теләүчеләр - 41, физикадан - 24, биологиядән - 19, химиядән - 17, рус әдәбиятыннан - 16 процентны тәшкил итә. Тугызынчылар арасында җәмгыять белемен сайлаучылар - 53, биологиядән - 43,...
    759
    0
    0
  • 9 март 2016 - 12:29
    Зәйдә балалар бакчалары эшчәнлеге рейтингы чыгарылган
    Зәй мәгариф идарәсе мәктәпкәчә яшьтәгеләр учреждениеләренең эшчәнлеге буенча рейтинг чыгарылды. Анда унлап күрсәткеч исәпкә алынган. Алар балалар саны, тәрбиячеләрнең белем дәрәҗәсе, балаларның сәламәтлек торышы, белем һәм тәрбия бирү программасын үзләштерү дәрәҗәсе һ.б тикшерелгән. 2014 елның шул чоры белән чагыштырганда, 2015 елда тәрбиячеләрнең белем дәрәҗәсе үскән һәм балаларның бакчаларга йөрүе активлашкан....
    842
    0
    0
  • 9 март 2016 - 10:53
    “Май чабу”га Урта Багражга килегез!
    13 мартта көндезге сәгать 10да Урта Баграж авылында "Май чабу" уздырыла. Аны керәшен җәмгыятенең яшьләр берләшмәсе авыл мәдәният йорты белән берлектә оештыра. Программага атларда йөрү, уеннар, ярышлар, фольклор керәшен ансамбльләре, аерым башкаручылар, гармунчылар чыгышы кертелгән. Шулай ук сәүдә нокталары эшләячәк, шашлык, коймак, кайнар чәй дә тәкъдим ителәчәк.
    721
    0
    0
  • 9 март 2016 - 10:37
    Зәй спортчылары җиңү яулый
    Ижауда чаңгы спортын яратучылар арасында ачык Россия беренчелеге ярышларында Олимпия чемпионы Федор Симашев исемендәге спорт мәктәбе тренеры Михаил Комендантов 15 чакрым арада классик һәм ирекле стиль белән узышта җиңүче булды. Алабугада яшүсмерләр арасында «Татарстан яшьләре» газетасы призына республика ярышлары узды. Анда "Зәй" спорт мәктәбеннән Рөстәм Сәлахов бронза медальгә лаек булды....
    704
    0
    0
  • 9 март 2016 - 10:33
    Зәй чаңгычылары булдыра
    «Ялта-Зәй»дә СССРның спорт остасы В. А. Бекасов истәлегенә чаңгы буенча ТР беренчелеге һәм чемпионатының III тур ярышлары узды. Анда республика чаңгычылары классик, ирекле стильдә, эстафета һәм спринт ярышларында үзләрен сынады. Ярышларда Зәй чаңгычылары командасы катнашып, уңышлы чыгыш ясады. 10 чакрым арада ирекле стильдә Петр Коронов - I, классик, 1,4 чакрым...
    1005
    0
    0
  • 9 март 2016 - 09:40
    Югарышепкәлеләр театр уйный
    Халыкара-хатын кызлар көне уңаеннан Югары Шепкә мәдәният йортында Наил Гаетбайның "Аты барның, дәрте бар" дип исемләнгән ике пәрдәлек комедиясе сәхнәләштерелеп күрсәтелде. Залда алма төшәрлек тә урын юк иде. Тамашачы комедияне яратып карады, соңыннан артистларны көчле алкышларга күмде.
    824
    0
    0
  • 9 март 2016 - 08:16
    Олимпия чемпионы Симашев истәлегенә чаңгы ярышлары узды (Фоторепортаж)
    Зәй районы Югары Баграж мәктәбендә Олимпия һәм дөнья чемпионы Федор Симашев истәлегенә авыл мәктәпләре арасында чаңгы ярышы үтте. Ярышлар Югары Баграж мәктәбе коллективы инициативасы белән оештырылды. Аны үткәрүдә эшмәкәр Григорий Коронов, Нина Шагиева, фермер Илья Усманов, чаңгы спорты буенча СССР спорт мастерына кандидат Михаил Краснов, СССР спорт мастеры, Олимпия чемпионының...
    689
    0
    0
  • 9 март 2016 - 07:30
    55 ел элек 9 мартта Иске Тәкмәк басуына “Восток” корабы төшә
    Сынау максаты белән Космос киңлекләренә җибә­рел­гән "Восток-0" корабы, адашып, Җир белән элемтәне югалта һәм билгеләнгән урынга очып барып җитә алмыйча (ул Саратов өлкәсенә төшәргә тиеш була), Татарстанның Зәй районы Иске Тәкмәк авылы басуына килеп төшә. Бу хәл 1961 елның 9 мартында була. Басуда, аппарат төшкән урында, зур шар, корабль хәрәкәтен...
    808
    0
    0
  • 9 март 2016 - 07:20
    Яңа клубта якташлар очрашты (Фоторепортаж)
    Зәй районы Сармашбаш авылында моннан өч ел элек республика программасы буенча клуб сафка баскан иде. Клуб эшли башлаган көннән тынып тырмый. Биредә хезмәт куючы мәдәният хезмәткәрләре Наилә Арсланова белән Алсу Гыйниятуллина халык белән эшләүнең төрле юлларын куллана. 8 Март бәйрәме көнне биредә "Шушы яктан, шушы туфрактан без" дигән якташлар очрашуы...
    611
    0
    0
  • 9 март 2016 - 06:34
    Имәнлебашта “Әниләр һәм бәбиләр”не күрсәттеләр
    Имәнлебаш мәдәният йортында танылган татар драматургы Туфан Миңнуллиннын "Әниләр һәм бәбиләр" спектакле сәхнәләштерелеп курсәтелде. Залда алма төшәрлек тә урын юк иде. Ике сәгать барган спектакльдә үзәшчәннәр Галиәсгар Камал исемендәге театр артистларыннан ким уйнамадылар, һәрберсе үзенен роленә кереп, сүзләрне ятлап, авыл халкын рәхәтләнеп ял иттерделәр.
    855
    0
    0
  • 9 март 2016 - 06:24
    Җылы һава торышы саклана
    Татарстанның Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе мәгълүматларына караганда, бүген - 9 мартта, аязучан болытлы һава торышы хакимлек итәчәк. Республикада явым-төшем көтелми. Кайбер районнарда томан төшәчәк. Юлларда бозлавык саклана. Татарстанда уртача көндезге һава температурасы 2 градус җылы булачак. Зәйдә бүген 0-2 градуска кадәр җылыта.
    5
    0
    0
  • 9 март 2016 - 06:21
    Софья түти белән Анна түти быел да Сарсазда бәйрәм оештырдылар
    Май чабу - керәшеннәрдә, славяннарда кышны озатып, язны каршылау бәйрәме. Бу бәйрәм бик борынгыдан килә. Аны славяннар православие дине кабул ителгәнче үк билгеләп үткәннәр. Ул табигать көчләренә, ел вакытларына табыну, аларның күңелен күрергә тырышу белән бәйле булган. Ул быел 7-13 март көннәренә туры килә. Якшәмбе - 13 март көнне Май...
    694
    0
    0
Реклама