Зәй офыклары

11 март 2016 яңалыклары

  • 11 март 2016 - 12:21
    Туган көн белән!
    Гыйнвар ахырында Казан дәүләт техник университетының махсус математика кафедрасы профессоры, Куш-Елга авылында туып үскән якташыбыз Гамир Мөбәрәкҗан улы Мөбәрәкҗановның туган көне булды. Фәннәр патшалыгы тәхетендә Күп галимнәр хезмәт куйганнар. Авиценна, Архимед, Гамильтон... Санап бетергесез олпатлар. Математиканың төз юлында, Аның кискен үсеш чорында. Саллы өлеш кертә алды аңа Профессор Гамир абый...
    0
    0
    0
  • 11 март 2016 - 12:19
    Юбилей белән!
    Хөкүмәт тарафыннан расланган, халык күңелендә хупланган, һәрбер ир-егетнең тормыш юлында зур вакыйга булып көтеп алына торган дата - гомер бәйрәме - 60 яшьлек юбилей. Бу вакыт кысасында аерым шәхес ияләре үзенә генә хас булган ачышлар, сәхифәләр, авырлыклар аша табигатьтән бирелгән сыйфатларын тулы күләмдә җәмгыять үсешенә, яшәешкә, милләте, кече Ватаны өчен...
    0
    0
    0
  • 11 март 2016 - 12:17
    Юбилей белән!
    Сарсаз-Баграж авылында яшәүче Екатерина Николаевна Журавлевага 11 мартта 80 яшь тула. Кадерле әниебез, әбиебез, сине чын күңелебездән гомер бәйрәмең белән котлыйбыз. Бүгенге көндә син безгә төпле киңәшче, терәк, йортыбызның яме булып яшисең. Ходай сине саулыгыңнан аермасын, җыерчыклы кулларың беркайчан да сызламасын. Туган нигезебезнең уты беркайчан да сүнмәсен, башка кайгы-хәсрәтләр килмәсен....
    0
    0
    0
  • 11 март 2016 - 12:16
    Туган көн белән!
    Куш-Елга авылында туып үсеп, бүгенге көндә Кадер авылында гомер итүче кадерле тормыш иптәшем, әниебез Вәсилә Хөснемөхәммәт кызы Габбасовага 8 мартта 45 яшь тулды. Кадерлебез, язның беренче бәйрәме көнне тугансың. Сине ихлас күңелдән туган көнең белән котлыйбыз. Сиңа аяз күк йөзе, корычтай нык сәламәтлек, озын гомер, чиксез шатлыклар телибез. Сабыр холыклы,...
    0
    0
    0
  • 11 март 2016 - 11:50
    Авылга моң кайтты
    Зәй районы Сармашбаш авылы мәдәният йорты хезмәткәрләре халык белән эшләүнең төрле юлларын эзли. Әлеге генә якташлар очрашуы оештырганнар иде, кичә алар авыл халкына һәм мәдәният идарәсе методистлары хөкеменә Мәдинә Маликованың "Моңнар кайтты авылга" дип исемләнгән әсәрен сәхнәләштереп күрсәтте. Спектакльне тамашачылар яратып карады. Сармашлылар аның белән Зәйдә дә чыгыш ясаячак. Рәзимә...
    1164
    0
    0
  • 11 март 2016 - 11:49
    Техник күзәтүгә барлык тракторлар әзер булырга тиеш
    Зәй агрофирмалары остаханәләрендә тракторлар 85 процентта ремонтланган. Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең техник күзәтү бүлеге хәбәр итүенчә, агымдагы елның 21 мартыннан график нигезендә тракторлар һәм тагылма агрегатларны техник карау башлана. Аңа кадәр алар ремонтланып бетәргә тиеш, ди механизация буенча белгеч Марсель Рәхмәтов.
    1094
    0
    0
  • 11 март 2016 - 10:25
    Зәйдә депутатлар комиссияләрдә мөһим мәсьәләләр тикшерә
    Бүген Зәйдә законлылык, регламент, җирле үзидарә һәм депутат этикасы буенча даими депутат комиссиясе утырышында авыл җирлекләре үзидарәсе органнарының нәтиҗәле эшчәнлеге, муниципаль хаҗәтләр өчен товар, хезмәтләр сатып алу өлкәсендәге үзгәрешләр, муниципаль хезмәтләргә кертелүче үзгәрешләр һәм закон таләпләренә кагылышлы башка мәсьәләләр буенча сөйләшү булды. Барлык карарлар, положениеләр буенча тәкъдимнәр өстәлеп, район Советы...
    1157
    0
    0
  • 11 март 2016 - 08:16
    Укытучылар да БДИ тапшыра
    Агымдагы уку елында республика, шул исәптән Зәй районы, мәктәпләренең барлык укытучылары БДИ форматында белем дәрәҗәсен тикшерү буенча тест уздылар. Нәтиҗәдә 80-100 балл җыючылар барлык Зәй педагогларның - 41, 50-79 балл җыючылар - 42, 49 баллдан түбәнне җыючылар 16,6 процентны тәшкил итә дип, хәбәр итәләр мәгариф идарәсеннән. Аеруча математикадан 23 укытучының...
    1078
    0
    0
  • 11 март 2016 - 08:10
    Исерек хәлдә руль артына утырып икенче кабат тоткарланган 5 зәйле җинаять җаваплылыгына тартылган
    Билгеле булганча, 2015 елның 1 июленнән Җинаять кодексының 264нче маддәсенә үзгәрешләр кертелде. Әлеге маддәгә 1нче бүлек өстәлеп, ул алкоголь кулланган хәлдә руль артына утырган өчен икенче кабат тоткарланганнарны җинаять җаваплылыгына тартуны үз эченә ала. Безнең районда инде бу закон гамәлгә кергәннән, әлеге маддә буенча 5 кеше җинаять җаваплылыгына тартылган. Хәзер...
    593
    0
    0
  • 11 март 2016 - 07:32
    “Условник” операциясе бара
    9-11 мартта илдә, шул исәптән Зәй районында, "Условник" дип аталган махсус операция бара. Аның кысаларында җәза үтәтү инспекциясе хезмәткәрләре, участок вәкаләтлеләре белән берлектә, шартлы хөкем карарын үтәүчеләрне өйләренә йөреп күзәтәләр. Бүгенге көндә районда 124 кеше җәза үтәтү инспекциясендә махсус исәптә тора. Аларның 8е -мәҗбүри хезмәт, 25е - төзәтү эшләре, 5се...
    1090
    0
    0
  • 11 март 2016 - 06:18
    Җенси юл белән күчүче авырулар арткан
    Зәй үзәк дәваханәсенең табиб-дерматологы Руфил Хәсәнов районда җенси юл белән таралучы йогышлы авыруларның артуын ассызыклый, саклык чараларына игътибарлы булуны сорый. - Кешенең сәламәт яшәү рәвеше алып баруы өчен рухы да сәламәт булырга тиеш. Табиб-дерматолог буларак, мин йогышлы авырулар таралуда беренче чиратта күңел саулыгының җитенкерәмәве ятуын атар идем. Мәсәлән, җенси юл...
    764
    0
    0
  • 11 март 2016 - 05:49
    Педагоглар һөнәри осталыкта сынаша
    Чаллыда тәрбия эшләре буенча педагогларның һөнәри осталык бәйгесенең төбәк туры үтте. Анда "Сыйныф җитәкчесе" номинациясендә 4нче мәктәп директоры Роза Гостенова, "Ел педагог-психологы" номинациясендә 2нче мәктәптән Светлана Трофимова, "Өстәмә белем бирү педагогы" номинацисендә 7нче мәктәптән Эльмира Вдовина, "Педагог-оештыручы" номинациясендә 5нче мәктәптән Ирина Эсауленко Зәй данын якладылар.
    840
    0
    0
  • 11 март 2016 - 05:48
    Зәйнең татар гимназиясе укучылары театр фестивалендә җиңү яулады
    Чаллы шәһәрендә "Сәхнә көзгесе" дип исемләнгән республикакүләм балалар милли театр фестивале үтте. Әлеге бәйгедә Зәйнең татар гимназиясеннән Рәсилә Гатиятуллина, Зөлфия Нәбиуллина җитәкчелегендә X сыйныф укучылары катнашты. Алар тамашачылар игътибарына Галиәсгәр Камалның «Беренче театр» комедиясен тәкъдим иттеләр. Укучылар уңышлы чыгыш ясап, I дәрәҗә лауреат исеменә лаек булды. Яшь артистларыбызга алга таба...
    848
    0
    0
  • 11 март 2016 - 05:40
    Зәйдә укучыларның рухый-психологик халәтен педагогик-психологик хезмәт белгечләре контрольдә тота
    Яшүсмерләр арасында социаль-тискәре күренешләрне кисәтүдә педагогик-психологик хезмәтләрнең роле зур. Республика Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан шундый хезмәтләрне 15 муниципаль районда ачу инициативасы кабул ителде. Зәйдә дә ул уңышлы эшләп килә. - 2015 елда педагогик-психологик хезмәтләр булдыру буенча конкурста җиңеп, без 920 мең сумлык грантка ия булдык. Агымдагы уку елы башыннан...
    851
    0
    0
  • 11 март 2016 - 05:31
    4 градуска кадәр җылыта
    Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе мәгълүматларына караганда, бүген - 11 мартта, аязучан болытлы һава торышы хакимлек итәчәк. Республикада төнге сәгатьләрдә явым-төшем күзәтелми. Көндез исә юеш кар һәм пыскак яңгыр явуы көтелә. Төньяк-көнчыгыштан талгын җил исә. Юлларда бозлавык хасил булырга мөмкин. Татарстанда уртача һава температурасы төнлә - 3-8, аязган...
    712
    0
    0
Реклама