Бүген Зәйдә предприятие, оешма, учреждениеләр җитәкчеләре һәм шәхси эшмәкәрләр өчен мәшгульлек үзәге "Эш бирүче. Аның хокуклары һәм бурычлары" дип аталган семинар-киңәшмә үткәрде. Анда эш бирүчеләр белән хезмәттәшлек итү, вакансияләр белән эшләү, халыкның хезмәт мобильлелеген күтәрү чаралары, шулай ук 2016 ел декларация кампаниясе һәм салым хезмәтенең электрон сервислары турында мәсьәләләр тикшерелде....