Зәй офыклары

22 март 2016 яңалыклары

  • 22 март 2016 - 11:30
    Зәйдә татар теле укытучылары семинарларда фикер алыша
    Чыбыклы гомуми төп белем мәктәбендә районыбызның "Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә яңа технологияләр куллану" темасы буенча семинар булып узды. Татар теле һәм әдәбияты укытучысы Г. Мурзина "Исем сүз төркемен кабатлау" темасына мастер-класс, халыкара театр көненә, Муса Җәлилнең тууына 110 ел тулуга багышланган "Үлмәс җыр" исемле чара күрсәтте. Татар теле һәм...
    644
    0
    0
  • 22 март 2016 - 11:28
    Зәй укытучылары - Россия бәйгесе җиңүчеләре
    Россия Мәгариф һәм фән министрлыгында урта гомуми белем бирү йортларында финанс грамоталылыгы нигезләрен өйрәтү буенча уку-методик ярдәмлекләр әзерләгән укытучылар арасында узган бәйгегә йомгак ясадылар. Бәйге 8-11 сыйныф укучылары өчен тарих, математика, рус әдәбияты, җәмгыять белеме, информатика дәресләрендә куллану өчен әзерләнгән эшләргә игълан ителгән иде. Әлеге номинацияләрдә 30 педагог, җиңүчеләр буларак...
    680
    0
    0
  • 22 март 2016 - 11:25
    Зәйдә бер атнада 5 исерек машина йөртүче тоткарланган
    Зәй районы юлларында узган атнада ЮХИДИ инспекторлары тарафыннан алкоголь кулланган хәлдә руль артына утыручы 5 машина йөртүче тоткарланган. Ә аларның берсе кешеләргә зыян килү белән бәйле һәлакәт китереп чыгарган. 20 мартта Сухрау Зәй юлында "ВАЗ - 2112" автомобиле тизлек режимын контрольдә тотмыйча, "Лада Гранта" машинасына яны белән ышкылып үтә һәм...
    567
    0
    0
  • 22 март 2016 - 10:14
    “Педагогик дебют” республика бәйгесендә Зәй педагогы - икенче урында
    "Россиянең ел укытучысы" Бөтенроссия бәйгесенең төбәк этабы тәмамланды. Анда Татарстанның төрле районнарыннан педагог, алар арасында безнең районнан 7нче мәктәпнең инглиз теле укытучысы Эльвира Ханнанова катнашты. Ә "Педагогик дебют" номинациясендә җиңү яулау өчен 20 яшь педагог көч сынашты: безнең 6 нчы мәктәп инглиз теле укытучысы Руслан Мәһдиев икенче урынны алуга иреште.
    663
    0
    0
  • 22 март 2016 - 10:11
    Зәйдә укучылар республика шигырь бәйгесенә сайлап алынды
    Язгы каникуллар вакытында мәктәп укучылары өчен Зәйнең өстәмә белем бирү йортларында төрле чаралар оештырыла. Балалар иҗат йортында исә бу көннәрдә "Живая классика" дип аталган V Бөтенроссия конкурсының муниципаль этабы уздырылды. Анда 5-8 сыйныфлардан 19 укучы катнашты. Нәтиҗәдә Гөлназ Шәяхмәтова (5нче мәктәп) - беренче, Раил Әхәтов (6) - икенче, Рената Габдрахманова...
    699
    0
    0
  • 22 март 2016 - 08:33
    “Язгы каникул” профилактик чарасы бара
    17-31 мартта мәктәп укучыларының язгы каникуллары чорында республикада "Язгы каникул" профилактик акция үткәрелә. Аның кысаларында Зәй ЮХИДИ хезмәткәрләре балаларның машиналарга махсус җайланмалар белән утыртып йөрелүенә, шулай ук балаларның үзләренең юл кагыйдәләрен төгәл үтәүләренә аеруча игътибарлылар. Ә "Стань заметной" акциясе буенча бигрәк тә кече яшьтәге мәктәп укучыларына караңгы вакытта киемгә беркетелә...
    633
    0
    0
  • 22 март 2016 - 08:29
    “Вторая обувь” командасы – Зәй чемпионы
    Зәй мәктәпләренең шаяннар һәм тапкырлар клублары арасында сезонлы уеннар үтте. "Энергетик" Мәдәният сараенда узган уеннарны карарга, яраткан командаларына көч биреп торырга яшьләр күпләп килгән иде. Уен нәтиҗәләре буенча быел да җиңүче исемен 2нче мәктәпнең "Вторая обувь" командасы яулады. Үткен чыгышлары, матур хәрәкәтләре белән тамашачы игътибарын яулаган бу команда инде өченче...
    624
    0
    0
  • 22 март 2016 - 07:20
    Бөтенроссия авыл хуҗалыгы исәбен алуга балалар рәсемнәренә республика конкурсы үтә
    Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы 2016 елда Бөтенроссия авыл хуҗалыгы исәбен алуга багышланган балалар рәсемнәре республика конкурсын уздыру турында игълан итә. Конкурста I - XI сыйныф укучылары катнаша ала. 14 яше тулмаган катнашучылар рәсем белән бергә ата-анасының (уллыкка-кызлыкка алучының, опекунның) катнашуга ризалык бирү турында язма гаризасын тапшырырга тиеш...
    616
    0
    0
  • 22 март 2016 - 07:17
    Безнең Әлфия – өченче урында
    Бу ялларда Минзәләдә яшүсмерләр һәм кызлар арасында билбау көрәше буенча республика беренчелеге үтте. Беренчелектә "Зәй" балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбендә тәрбияләнүчеләр үзләрен сынады. 76 килограмм авырлык үлчәвендә Әлфия Зәйнуллина III урын алды.
    591
    0
    0
  • 22 март 2016 - 07:15
    Раил белән Илназ - җиңүче
    Югары Осланда спорт остасы С. Ф. Тимофеевның 65 яшьлеге уңаеннан ирекле көрәш буенча ачык республика турниры узды. Анда "Зәй" балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбеннән үз авырлыкларында Раил Ходжаев, Илназ Латыйпов - җиңүче, Тимур Салихов белән Виктор Корнилов бронза медальгә лаек булдылар. Аларны ярышларга тренерлар И. А. Хуҗин, Р. Р. Салихов, Р. М....
    618
    0
    0
  • 22 март 2016 - 07:13
    Зәйдә чөгендер мәйданнарын арттыралар
    Зәй шикәр заводын реконструкцияләү, модернизацияләү район басу-кырларында чөгендер мәйданнарын арттыруга этәрде. Агымдагы язда агрофирмалар һәм "Нива" ширкәте басуларында 12,5 мең гектар мәйданда чөгендер игү планлаштырыла. Алдагы елда татлы тамыр мәйданы 8 мең 400 гектар мәйдан биләгән иде. Моның өчен көздән чөгендер игеләсе басу-кырлар яңа технология буенча эшкәртелеп, аларга катлаулы минераль...
    591
    0
    0
  • 22 март 2016 - 05:57
    Татарстанда 1 апрельдә чисталык ике айлыгы старт ала
    Татарстанда 1 апрельдә санитар-экологик ике айлыкка старт биреләчәк. Бу хакта ТР экология һәм табигый байлыклар министры Фәрит Габделганиев җиткергән. "Традиция буенча, кышкы сезон төгәлләнү белән чисталык буенча айлыклар, ике айлыклар уздырыла, - дигән министр. - Без моңа күнектек инде. Быел санитар чисталык ике айлыгы 1 апрельдә старт ала. Ул Экология...
    696
    0
    0
  • 22 март 2016 - 05:04
    Һава торышы
    Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе мәгълүматларына караганда, бүген - 22 мартта, аязучан болытлы һава торышы хакимлек итәчәк. Республикада урыны белән көчле булмаган буран көтелә. Бераз кар ява. Көньяк-көнбатыштан уртача тизлектә җил исә. Татарстанда уртача һава температурасы төнлә - 11-16, аязган вакытта - 19 градус салкын булачак. Көндез исә...
    0
    0
    0
Реклама