Зәй офыклары

23 март 2016 яңалыклары

  • 23 март 2016 - 13:34
    Зәйдә бушлай юридик ярдәм көне узачак
    25 мартта "Бердәм Россия" партиясенең җирле бүлеге кабул итү бүлмәсендә "Россия юристлары ассоциациясе» иҗтимагый оешмасы игълан иткән бушлай юридик ярдәм көне үткәрә. Халыкны сораулары белән иртәнге сәгать 8дән 11гә кадәр юристлар Дания Низамова; 11дән 2гә кадәр Иршат Низамов; 2дән кичке 4кә кадәр прокуратура хезмәткәре кабул итә.
    632
    0
    0
  • 23 март 2016 - 11:08
    “Бөртеккәй” дә “Нәүрүз” бәйрәме узды (Фоторепортаж)
    Зәйнең Икмәк кабул итү предприятиесе бистәсендә урнашкан "Бөртеккәй" балалар бакчасында төрле милләт халыклары бәйрәмнәрен үткәрүгә игътибар зур. Ел башында биредә Раштуаны бәйрәм иткәннәр иде, ә 21 мартта "Нәүрүз" бәйрәме зурлап билгеләп узылды. Музыка залында уртанчы, зурлар һәм мәктәпкә әзерлек төркеме балалары җыелды. Татар теле тәрбиячесе Гөлнара Хөснетдинова көн белән төн...
    689
    0
    0
  • 23 март 2016 - 10:46
    Зәй фермерлары 2015 елга нәтиҗә ясады
    Зәйдә фермерларны җыеп, узган 2015 елга нәтиҗә ясадылар, 2016 елга бурычлар билгеләделәр. Районда барлыгы 85 крестян-фермер хуҗалыгы исәпләнә. Алар өлешенә җитештерелүче барлык авыл хуҗалыгы продукциясенең 7 процентыннан артыграгы туры килә. Фермерларга 9 мең гектар мәйданнан артык җир беркетелгән. Киңәшмәдә авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Атлас Галиәхмәтов, "Россельхозцентр" филиалының Зәй...
    679
    0
    0
  • 23 март 2016 - 10:44
    Сулыкларны, су буйларын чиста тоту турында сөйләштеләр
    22 мартта Мирный бистәсе мәдәният йортында үзенчәлекле чара үтте. Ул Татарстанда Су буйларын тәртипкә китерү елы буларак һәм Халыкара су көненә багышланган иде. Балаларга әлеге бәйрәмнең барлыкка килүе, суның кеше һәм тереклек өчен никадәр мөһим әйбер икәнен төшендерделәр. Катнашучылар су турында шигырьләр, аның үзенчәлеген сөйләделәр, табышмаклар, әйтемнәр һәм мәкальләргә җаваплар...
    719
    0
    0
  • 23 март 2016 - 10:43
    Зәйдә “Нива” ширкәте басуларына чөгендер игеләчәк
    Агымдагы елда республикада чөгендернең тулаем җыемын 2,5 миллион тоннага җиткерү бурычы тора: шуның 1,5 миллионы «АгроКөч-Төркем» ЯАҖ туры килә. « АгроКөч-Төркем »гә исә Зәй, Актаныш, Түбән Кама, Сарман, Азнакай районнары керә. Зәйдә "Нива" ширкәте басуларында чөгендер игү хисабына татлы тамыр мәйданнары арттырылачак. Әлеге ширкәттә моңа кадәр чөгендер игелмәгән иде.
    699
    0
    0
  • 23 март 2016 - 10:20
    Кем күбрәк эшли – шул акчаны күбрәк ала
    Агымдагы елда Татарстанның агросәнәгать тармагына исәпләнгән бюджет акчаларын бүлгәндә, район һәм хуҗалыкларның махсус рейтингтагы урыннары исәпкә алына. Бюджет акчалары тигез итеп бүленүгә карамастан, төрле хуҗалык төрле нәтиҗә күрсәтә. Кем күбрәк эшли - шул акчаны да күбрәк ала. Беренчедән, җитәкче үзенә, үз эшенә бәя бирә алачак. Шул ук вакытта агросәнәгать тармагын...
    695
    0
    0
  • 23 март 2016 - 06:44
    Зәй укытучылары диктант яза
    Бүген Зәйнең 6нчы мәктәбендә районның барлык педагоглары рус теленнән муниципаль диктант яза. Район башлыгы Разиф Кәримов инициативасы белән ул әлеге һөнәр ияләренең грамоталылыгын сынау, үз өсләрендә даими эшләргә этәрү максатын күздә тотып оештырыла. Нәтиҗәләр буенча соңыннан белем дәрәҗәсе билгеләнеп, кирәк дип табылганда, махсус курслар оештыру мөмкинлеге дә күздә тотыла
    689
    0
    0
  • 23 март 2016 - 06:20
    Зәй ГРЭСында эшләүчеләр спортны, сәнгатьне яраталар
    "Энергетик" Мәдәният сараенда шәһәрнең иң эре предприятиеләренең берсе - ГРЭС хезмәткәрләре спортка, сәнгатькә булган мөнәсәбәтләрен үз чыгышлары аша күрсәттеләр. Районда игълан ителгән Спорт һәм сәламәт яшәү елы кысаларында оешма-предприятиеләр арасында узучы сәнгать фестивале имтиханын алар үзенчәлекле чыгышлары белән тапшырды. Предприятие яшьләре тарафыннан күмәк ясалучы гимнастика сәхнә түрендәге зур экранда чагылыш...
    744
    0
    0
  • 23 март 2016 - 05:51
    Зәй музеенда сайлаулар турында сөйләштеләр
    Туган як тарихын өйрәнү музеенда "Нәрсә ул сайлаулар?" дип исемләнгән яшь сайлаучылар өчен мәгълүмати-танып белү уены үткәрелде. Анда шәһәр Советы рәисе урынбасары Елена Недошивина, «Бердәм Россия" партиясенең җирле бүлеге башкарма комитеты җитәкчесе Хәким Камалетдинов, политехник колледж студентлары катнашты. Чараны оештыруның максаты - булачак сайлаучыларны сайлаулар үзенчелекләре белән таныштыру, актив гражданлык...
    668
    0
    0
  • 23 март 2016 - 05:12
    Юеш кар һәм буран көтелә
    Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе мәгълүматларына караганда, бүген - 22 мартта, болытлы һава торышы хакимлек итәчәк. Төнлә аязучан болытлы булыр дип көтелә. Синоптиклар республикада кар, юеш кар явуын фаразлый. Урыны белән явым-төшем көчле булачак. Аерым районнарда буран чыга, юлларда бозлавык саклана. Көньяк-көнбатыштан искән җилнең тизлеге секундына 16 метрга...
    577
    0
    0
Реклама