Зәй офыклары

5 апрель 2016 яңалыклары

  • 5 апрель 2016 - 11:38
    Атна азагына 16 градуска кадәр җылыта
    Россия Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе мәгълүматларына караганда, Татарстанда атна азагына һава температурасы сизелерлек югары күтәреләчәк. Ял көннәренә республикада 16 градус җылы булуы көтелә. Чамадан тыш җылылык башта Мәскәү халкын сөендерәчәк, дип фараз кылына - анда 21 градус җылы булачак, дип ышандыра синоптиклар. Дөрес, көннәр җылы булса да, һава...
    534
    0
    0
  • 5 апрель 2016 - 10:49
    “Яшь профессионаллар” төбәк чемпионаты бәйгеләрендә Зәйдән 3 студент катнаша
    Билгеле булганча, Татарстан 2019 елда яшьләр арасында эшче һөнәре буенча WorldSkills Russia Бөтендөнья чемпионатын уздыру хокукын яулады. Шуңа күрә хәзер яшь эшчеләр арасында төрле һөнәрләрне үзләштерү, үз остасы булуга аеруча җитди игътибар бирелә. Ел саен үткәрелүче һөнәри осталык бәйгеләренә дә хәзер таләпләр артты. Быел 7-9 апрельдә Казанда 56 компетенция буенча...
    663
    0
    0
  • 5 апрель 2016 - 07:10
    Зәй яшьләре бильярд һәм боулинг буенча турнирларда көч сынашачак
    Зәй яшьләр эшләре идарәсе эшче яшьләрнең буш вакытларын файдалы үткәрү максатында яңа төрле бәйгеләр оештыруны активлаштырды. Бу көннәрдә төрле оешма яшьләре командалары арасында бильярд һәм боулинг буенча турнирлар үткәрүгә әзерлек бара. Бильярд буенча турнирда катнашырга теләүче ике кешелек команда алдан ук заявка биреп, уенда катнашу өчен 200 сум взнос кертергә...
    532
    0
    0
  • 5 апрель 2016 - 06:41
    Һава торышы начараю сәбәпле, юлда сак булу сорала
    Юл хәрәкәте иминлеге дәүләт автоинспекциясе һава шартларының начараюы белән бәйле рәвештә машина йөртүчеләрдән ерак юлларга чыгудан тыелып торырга киңәш итә. Ә инде бик кирәк булганда, юл кагыйдәләренә аеруча игътибарлы булуны истән чыгармау, каршы як полосага чыгып хәрәкәт итүдән тыелу, тизлек режимын контрольдә тоту, саклык каешларын эләктереп йөрү, балаларны махсус җайланмалар...
    600
    0
    0
  • 5 апрель 2016 - 06:38
    Зәй районы Югары Шепкә мәктәбе укучылары быел 27 кош оясы ясады
    Район мәктәпләрендә ел саен апрель башында Кошлар көне үзенчәлекле бәйрәм буларак оештырыла. Укучылар аңа әзерлек йөзеннән алдан ук технология дәресләрендә сыерчык оялары ясап, кемнең ничә оя ясавы, кемнеке иң матуры булуы буенча ярыша. Педагоглар белдерүенчә, бу балаларда, беренчедән, кул эшләренә осталыкны арттырса, икенчедән, кошларга, табигатьне саклауга мәхәббәт тәрбияли. Быел да...
    621
    0
    0
  • 5 апрель 2016 - 06:36
    Зәйдә “Мин – оста!” бәйгесе үтте
    Зәйнең 7нче мәктәбендә "Мин - оста!" ("Я - мастер!") республика этабының муниципаль туры узды. Мәктәпләрдәге технология кабинетлары мөмкинлекләреннән файдаланып укучыларны кул эшләренә өйрәтү эшенә бәя бирү, иң осталарны билгеләү максатыннан оештырылучы бу чарага районыбызда соңгы елларда аеруча зур игътибар бирелә. Татарстанда эшче һөнәре буенча үткәреләчәк дөньякүләм фестиваль алдыннан бу -...
    674
    0
    0
  • 5 апрель 2016 - 06:12
    Иске Зәй бистәсендә "каенана" кияүләрен коймак белән сыйлады
    Гаиләдә бер-береңә карата хөрмәт, ихтирам хисләре тәрбияләү, гореф- гадәтләргә, гаилә традицияләренә кызыксыну уяту максатында Иске Зәй бистәсе мәдәният йортында яшь гаиләләр катнашында "Каенанага коймак ашарга барабыз" дип аталган чара оештырылды. Ул уен формасында үтте. Анда Хисмәтуллиннар, Андреевлар, Овчаркиннар гаиләләре катнашты. "Баш" каенана Әлфия Кондрабаева булды. Башта чарада катнашучы гаиләләр үзләре...
    592
    0
    0
  • 5 апрель 2016 - 05:21
    Зәйдә гер күтәрү буенча республика ярышлары үтәчәк
    10 апрельдә Зәй спорт-сәламәтләндерү үзәгендә авыр атлетика буенча СССРның спорт мастеры, гер спорты буенча РСФСРның спорт мастеры, татар-башкорт көрәше буенча спорт мастеры Василий Николаев истәлегенә гер спорты буенча республика ярышлары үтәчәк. Ярышларда 1998-1999 һәм 2000 елгы һәм аннан да яшьрәк көрәшчеләр катнаша. Фото yandex.ru дан алынды.
    561
    0
    0
  • 5 апрель 2016 - 04:55
    Туган көн белән!
    Чыбыклы авылында гомер итүче Мөслимә Мардыхан кызы Габидуллинага 5 апрельдә 75 яшь тула. Кадерле әнкәебез, әбиебез! Сине чын күңелдән күркәм бәйрәмең - юбилеең белән котлыйбыз. Озын гомерле, сәламәт, бәхетле бул. Сабыр канатларың беркайчан да сынмасын. Кайгы-хәсрәт күрмичә, авырлыкларга бирешмичә, балаларың һәм оныкларыңның игелеген күреп, озын-озак бәхетле гомер кичерергә язсын сиңа....
    0
    0
    0
Реклама