Зәй офыклары

6 апрель 2016 яңалыклары

  • 6 апрель 2016 - 13:30
    Зәй ветераннарының хәлен белделәр
    "Безнең кадерле ветеран" республика акциясе старт алды. Шул уңайдан республикада төрле чаралар үткәрелә башлады. Бу көннәрдә башкарма комитет җитәкчесенең социал мәсьәләләр буенча урынбасары Ирина Бертман һәм социал яклау бүлеге башлыгы Эльмира Хуҗина Зәй районында гомер итеп,бүген язмыш сынаулары белән интернат- йортларда яшәргә мәҗбүр булган берничә ветераныбыз янында булып кайттылар. Алар...
    568
    0
    0
  • 6 апрель 2016 - 11:20
    Зәйдә балаларны кечкенәдән татар теленә өйрәтүгә әти-әниләрне дә җәлеп итәләр
    Зәйнең "Уймак кыз" балалар бакчасында "Кыңгарау чәчәк" өлкәннәр төркеменә йөрүче балалар белән "Әти-әниләр, карагыз нәрсә өйрәнә балагыз" дип исемләнгән үзенчәлекле кичә үткәрелде. Анда тәрбиячеләр И. Дубинина, В. Попкова татар теле белгече А. Ханнанова белән берлектә әти-әниләргә гаиләдә ничек баланы татар телендә сөйләшергә өйрәтү серләренә төшендерделәр, бакчада өйрәнгәннәрне көндәлек аралашуда куллану...
    600
    0
    0
  • 6 апрель 2016 - 11:01
    Казан төзүчеләре Кырымда мәчет төзи
    Кырым мөселманнары мәчетнең сафка бастырылуын 12 ел көтә инде. Төзелеш эше, ниһаять, 2015 ел көзендә җанланып китте. Ике ил арасындагы вәзгыять аркасында Симферопольдәге төзелеш эше бераз туктап торды.Бераз вакыт узу белән Төркия компаниясен үзебезнекеләр алмаштырды. Бүген төзүчеләр арасында Казан, Башкортстан, Кавказ халкы да бар. Мәчетне 2019 елга төзеп тапшырырга ниятлиләр.
    565
    0
    0
  • 6 апрель 2016 - 10:59
    Фильмны музыкадан таныдылар
    Зәйдә мәдәният хезмәткәрләре Кино елы уңаеннан кызыклы һәм мавыктыргыч чаралар оештыра. Мирный бистәсе мәдәният йорты хезмәткәрләре "Хатын-кыз бәхете" клубына йөрүчеләр арасында Россия фильмнарын музыкадан танып белү чарасы уздырдылар. Күп кинолар таныш, ләкин күбесе онытылып та өлгергән. "Иван Васильевич профессиясен алыштыра", "Кавказ әсире", "Чүлнең ак кояшы", сугыш чоры киноларын танып белү...
    811
    0
    0
  • 6 апрель 2016 - 10:38
    Бүләккә – iPad Air!
    ТР Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы шимбә өмәләре һәм табигатьне саклау акцияләрендә актив катнашучылар өчен бәйге игълан итте. Шулай итеп, чисталык булдыру чарасында активлык күрсәтүчеләр шәп бүләк иясе булу мөмкинлегенә ия. Бәйгедә катнашу өчен министрлыкның "Instagram" челтәрендәге рәсми аккаунтына язылырга һәм үзеңнең өмәдә #эковесна2016 хэштегы белән үткәрелгән акцияләрдә төшерелгән фото...
    548
    0
    0
  • 6 апрель 2016 - 10:19
    Җаваплыкка тартылды
    Зәй шәһәр прокуратурасы бер оешма җитәкчесен прокурор таләбен үтәмәгән өчен административ җаваплылыкка тарту турында эшне җәмәгать судьясы каравына җибәрде. Анда шәһәрдәге ике йортка карата документларны прокуратурага җибәрү турында соралып, таләпкә игътибарсыз калу турында сүз бара. Ә җәмәгать судьясы РФ Административ хокук бозулар турында кодексның 17.7 маддәсе буенча эшне карап, җитәкчегә...
    643
    0
    0
  • 6 апрель 2016 - 10:15
    Хәрби тормышка әзерлеккә Зәйдә җитди игътибар бирелә
    Хәрби хезмәткә чакыру буенча комиссия утырышында, Зәйдән язгы чакырылышта хезмәткә алыначак егетләр мәсьәләләре буенча гына түгел, контракт һәм хәрби уку йортларына укырга керергә теләүчеләрне активлаштыру эше турында да сүз булды. Комиссия рәисе Илнар Хафизов яшьләргә аңлату, таныштыру эшләрен алып баруны тагын да җитдиләштерү, патриотик тәрбиягә, хәрби физик әзерлек мәсьәләсенә кече...
    539
    0
    0
  • 6 апрель 2016 - 10:13
    Зәйлеләр урамнарны тәртипкә китерүгә актив кушылды
    Апрель башыннан старт алган урамнарны чистарту икеайлыгына Зәй оешмалары актив төстә кушылды. Инде 22 оешма үзләренә билгеләнгән территорияләрне тәртипкә китерүгә чыкты. Ә чистарту буенча гомуми өмә 23 апрельгә билгеләнгән.
    562
    0
    0
  • 6 апрель 2016 - 07:09
    Рейдка чыктым әле
    Узган җомгада ирек-ле халык дружинасы (ДНД) составында беренче тапкыр рейдка чыгарга туры килде. Полициягә юл тотканда мондый салкын яңгырлы күңелсез кичтә рейдка да чыкмаслар, урамда тәртип бозып йөрүчеләр дә юктыр кебек тоелды. Шундый уйлар белән бинага килеп кергәндә, эчке эшләр бүлеге хезмәткәрләре разводка җыелып, күрсәтмәләр алган, постларына китәргә әзер иде....
    536
    0
    0
  • 6 апрель 2016 - 06:30
    “Районда сатучы, пешекче, машина йөртүчеләргә ихтыяҗ бар”
    Мәшгульлек үзәге хезмәт базарында арадашчы ролен үти, гражданнарга да, эш бирүчеләргә дә киң спектр хезмәтләр күрсәтә. Хәзер мәшгульлек үзәкләренең бурычлары эшсезлек проблемасын хәл итү белән генә чикләнми: алар һөнәри әзерлек, квалификация күтәрү, дәүләт программаларын гамәлгә ашыру кебек күпсанлы хезмәтләр башкара. Бүгенге көндә мәшгульлек үзәгендә күрсәтелүче хезмәтләр турында директор вазифаларын вакытлыча...
    611
    0
    0
  • 6 апрель 2016 - 06:10
    Айрат Хәйруллин: “Сайлауларны мин сайлаучыларның ышанычын сынау буларак карыйм”
    31 март көнне Айрат Хәйруллин Алексеевск үзәк Мәдәният йортында район халкы белән очрашу үткәрде. Айрат Хәйруллин - дүртенче, бишенче һәм алтынчы чакырылыш Россия Дәүләт Думасы депутаты, Аграр мәсьәләләр комитеты рәисенең беренче урынбасары, атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре. Ул - алты агрохолдингка нигез салган кеше, аның авыл хуҗалыгы өлкәсендә гаять зур тәҗрибәсе...
    555
    0
    0
  • 6 апрель 2016 - 06:08
    ЯҢА КИБЕТ АЧЫЛА
    8 апрель, җомга көнне, иртәнге 9 сәгать 30 минутта Энергетиклар урамының 11нче йортында (элекке «Колос» кибете) Югары Лоҗы фермеры Илшат Хәбибуллинның «Фермер» сәүдә йорты ачыла. Аны ачуда ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек, Икътисад министрлыгыннан вәкилләр, Татарстан фермерлары ассоциациясе рәисе Камияр Байтимеров, район башлыгы Разиф Кәримовның катнашуы көтелә. Кибеттә экологик чиста...
    539
    0
    0
  • 6 апрель 2016 - 05:47
    9 апрельдә соңгы ярминкә уза
    Авыл хуҗалыгы продукциясе сату буенча оештырылучы ярминкәләрнең соңгысы бу шимбәдә - 9 апрельдә узачак. Ул, гадәттәгечә, "Энергетик" Мәдәният сарае каршындагы мәйданда үтә.
    661
    0
    0
Реклама