Зәй офыклары

7 апрель 2016 яңалыклары

  • 7 апрель 2016 - 12:59
    Зәйдә проблемаларны урыннарга чыгып өйрәнәләр (фотолар)
    Зәй район башлыгы Разиф Кәримов үзәк дәваханәдә еш булып, коллективның "сулышы", район медицинасын нәрсә борчыганын яхшы белә. Бүген чираттагы шундый очрашу барышында да район башкарма комитеты җитәкчеләре белән берлектә ул дәваханә шәһәрчеге переспективаларын барлау, финанс һәм материаль база торышы белән яхшылап танышуга игътибар бирде. Баш табиб Рим Әмиров дәваханә шәһәрчеге...
    656
    0
    0
  • 7 апрель 2016 - 12:38
    Сәламәтлек көне шикәр чиреннән саклануга багышлана
    Бүген 7 апрельдә - Бөтендөнья сәламәтлек көне. Быел ул "шикәр чире" проблемаларына багышланып, " Диабетны җиңәбез" девизы астында үтә. Зәй үзәк дәваханәсендә шикәр чире авыруы диагнозы белән диспансер күзәтүләрендә 2015 елда 1183 кеше торган. Еш хәлсезлек, тиз кызып китүчәнлек, күңел болгану, гел нык эчәсе килеп тору, еш кече йомыш белән...
    756
    0
    0
  • 7 апрель 2016 - 12:34
    График буенча, тиешле таләпләрне үтәп
    Зәй районы башлыгы Разиф Кәримов бүген тимер юл аша төзелүче күпердә киңәшмә үткәрде. Төзелеш урынында атна саен үткәрелүче киңәшмәне чираттагысы дип кенә карау дөрес булмас, чөнки төзелеш ритмы атналап кына түгел, көнләп, сәгатьләп яңа бурычлар куя, киңәшмәдә башкарылган эшләргә йомгак ясала, яңа планнар билгеләнә. Бүгенгесендә дә кичектергесез эшләр барланды, аларны...
    767
    0
    0
  • 7 апрель 2016 - 12:18
    Агрофирмаларга яңа техника кайта
    Зәй районында агрофирмалар машина-трактор паркын техника белән тәэмин итүгә игътибар зур. Районга "К-744" тракторы , "Амазоне" чәчү комплексы, чәчү өчен компакторлар, "КЗК" каток, тырмалау агрегатлары, кукуруз чәчкечләр кайтты. Техникалар алга таба да кайтарылачак.
    630
    0
    0
  • 7 апрель 2016 - 12:14
    “Зәй шикәре” - кыр эшләренә әзерлек буенча җиңүче
    Зәйдә чәчү кампаниясендә төрле маркадагы 317 трактор катнаша: шуларның 30ы - чит илдә эшләнгән заманча куәтле трактор, 49ы - чәчү, 36сы - чөгендер чәчү, 160сы - тырмалау агрегаты, 13 чәчү комплексы һ.б.лар. Барлык агрофирмалар бүлекчәләрендә техникаларның язгы кыр эшләренә әзерлеге, орлык, минераль ашламалар торышы карап чыгылды. Аларда район башлыгы үзе...
    596
    0
    0
  • 7 апрель 2016 - 12:13
    Зәй музыка мәктәбе укучылары - лауреатлар
    Алабугада музыка уен коралларында һәм аерым әсәрләрне башкару осталыгы, буенча " Кече шәһәрләр" дип аталган VI республика бәйгесе үтте. Бу юлы анда Зәй музыка мәктәбе педагоглары үз чыгышлары белән жюри игътибарын яулады. Бәйге нәтиҗәләре буенча халык уен кораллары соло номинациясендә Д. Коронова - II һәм "Позитив" ансамбле үз төркемендә II...
    718
    0
    0
  • 7 апрель 2016 - 11:06
    Матбугатка языл һәм телевизор от!
    «Татмедиа» АҖ 2016 елның икенче яртыеллыгына газета-журналларга язылучылар арасында «Подписка өчен - телевизор» дигән конкурс игълан итте. Аның шартлары бик гади. Моның өчен «Татмедиа»ның кимендә өч басмасына язылырга һәм квитанцияләрнең күчермәләрен «Акция» дигән тамга белән түбәндәге адреска җибәрергә кирәк: 420066, Казан шәһәре, Декабристлар урамы, 2нче йорт. Квитанция күчермәләрен интернет аша...
    787
    0
    0
  • 7 апрель 2016 - 08:41
    Зәй өлкәннәре “Балкыш”ка әзерләнә
    6 апрельдә район ветераннары арасында үзешчән сәнгатьтә катнашучыларның "Балкыш" конкурс-фестивале узды. Фестивальнең максаты татар мәдәниятен саклау, шулай ук актив өлкәннәребезнең сәләтләрен барлау, аларны актив тормышка тартуга юнәлдерелгән. Бу - үзешчән сәнгатьтә катнашучы ветераннарны хуплау, өлкән яшьтәге кешеләрнең ялын оештыру, иҗади мөмкинлекләр өчен шартлар тудыру. Фестивальдә өлкән яшьтәгеләр, Бөек Ватан сугышы...
    602
    0
    0
  • 7 апрель 2016 - 08:04
    Зәйлеләр “Безнең кадерле ветеран” проектына игътибарлы (фотолар)
    Республикада « Безнең кадерле ветеран" дип исемләнгән социаль-гуманитар проект уңышлы гамәлгә ашырыла. Аның кысаларында Зәйдә дә эш актив төстә бара. Район башлыгы Разиф Кәримов башлангычы белән 6 апрельдә бөртөркем җитәкчеләр Мөслим һәм Сарман районнарында урнашкан өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат йортларында булып, биредә тәрбияләнүче зәйле - өлкән тыл хезмәтчәннәребезнең хәлләрен...
    550
    0
    0
  • 7 апрель 2016 - 07:45
    Зәй мәшгульлек үзәге хезмәткәрләре балаларга һөнәрләр турында сөйли
    Зәй мәшгульлек үзәге хезмәткәрләре, мәктәпкәчә яшьтәге учреждениеләргә чыгып, күчмә чаралар оештыра. Чираттагы һөнәри ориентлашу буенча "Һөнәрләр илендә" дип аталган чара "Күкчәчәк" балалар бакчасында узды. Балалар мәшгульлек үзәге эшчәнлеге һәм архитектор һөнәре белән таныштылар, шулай ук истәлеккә сувенирлар да алдылар.
    597
    0
    0
  • 7 апрель 2016 - 07:27
    Зәйдә балалар Тукай шигырьләрен татар, рус, инглиз телләрендә укый
    Габдулла Тукайның тууына 130 ел тулуга багышлап, Зәйнең балалар иҗат йортында аның әсәрләрен туплаган китап күргәзмәсе эшли башлады. Күргәзмәнең үзенчәлеге шунда, кече яшьтән өч тел буенча аерым түгәрәкләр эшләвен исәпкә алып, педагоглар китапларның рус, инглиз теленә тәрҗемә ителгән вариантларын да урнаштырды. Балалар Тукай иҗатын төрле телләрдә уку белән кызыксына, диләр...
    690
    0
    0
Реклама