Зәй офыклары

8 апрель 2016 яңалыклары

  • 8 апрель 2016 - 16:09
    Айрат Хәйруллин: “Минем максат – авыл халкының тормыш дәрәҗәсен күтәрү”
    Бүген Зәйнең "Энергетик" мәдәният сараенда Россия Дәүләт думасы депутатларын сайлау буенча алдан тавыш бирүдә катнашачак кандидатлар - Айрат Хәйруллин, Людмила Каня, Андрей Швеев район-шәһәр халкы белән очрашты. Очрашуда кандидатлар халык алдында үз сайлау алды программасы белән чыгыш ясады, сайлаучыларны кызыксындырган сорауларга җавап бирде. Билгеле булганча, агымдагы елның 22 маенда республика...
    714
    0
    0
  • 8 апрель 2016 - 12:37
    Туган көн белән!
    Куш-Елга авылында гомер итүче Хәйретдин Мөхәммәтдин улы Гыйльфановны гомер бәйрәме - 70 яшьлек юбилее белән котлыйбыз! Кадерле әтиебез, сиңа булган теләкләребезнең иң мөһиме - алдагы гомер елларында тормыш юлларын иминлектә, сау-сәламәт булып, бәхетле көннәрдә, шатлык белән үтәргә язсын. Киләчәктә дә балаларыңның, оныкларыңның, туганнарыңның шәфкатьлелеген, мәрхәмәтлелеген һәм ихтирамын тоеп, әниебез белән...
    0
    0
    0
  • 8 апрель 2016 - 12:35
    Котлыйбыз!
    Шәһәр-район ветераннар советы Аксар авылында яшәүче Гафият Арслан улы Әхмәтҗановны 65 яшьлек юбилее белән котлап, аңа сәламәтлек, гаилә иминлеге, күтәренке кәеф тели.
    0
    0
    0
  • 8 апрель 2016 - 11:54
    Зәйдә “Фермер” сәүдә йорты ачылды
    Зәйдә бүген район тарихына кереп калырдай вакыйга булды: Югары Лоҗы фермеры Илшат Хәбибуллинның «Фермер» сәүдә йорты ачылды. Аны ачуда ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек, Икътисад министрлыгыннан вәкилләр, Татарстан фермерлары ассоциациясе рәисе Камияр Байтимеров, район башлыгы Разиф Кәримов катнашты. Беренче фермер кибете өлгерде, диде Камияр Байтимеров, Илшат Хәбибуллинның шатлыгын уртаклашып. Кибет...
    543
    0
    0
  • 8 апрель 2016 - 11:50
    Зәйдә эшмәкәрләр форумы узды (Фоторепортаж)
    Бүген Зәйдә эшмәкәрләр форумы узды. Ул "Энергетик" Мәдәният сарае каршындагы мәйданда авыл хуҗалыгы техникасы, күргәзмәсен караудан башланды. Мәдәният йортының икенче катында банклар, авыл хуҗалыгы техникасы җитештерүче предприятиеләр эшмәкәрләргә нинди эшчәнлек алып барулары турында сөйләп, аларны хезмәттәшлеккә чакырды. Район оешмалары эшчәнлекләре турында сөйләүче, җирле җитештерүчеләр продукциясеннән оештырылган күргәзмәләр дә кунакларда кызыксыну...
    664
    0
    0
  • 8 апрель 2016 - 11:49
    Югары Баграж мәктәбендә укытучылар да, укучылар да ГТО нормаларын тапшыра (фотолар)
    "Сәламәт тәндә - сәламәт акыл", - ди халык мәкале. Күпләр хәзер бу мәкальне үзенең тормыш девизы итеп ала. Илебездә ГТО нормаларын тапшыру мәҗбүри итеп саналган вакытта Югары Баграж мәктәбе укытучылар һәм укучылар коллективы да бу файдалы чарадан читтә калмыйлар. 7 апрельдә мәктәптә спортның һәр төре буенча ГТО нормаларын тапшыру булды....
    678
    0
    0
  • 8 апрель 2016 - 11:25
    Бүген “Бөртеккәй”дә “Карга боткасы” бәйрәме узды
    "Бөртеккәй" балалар бакчасында "Карга боткасы" бәйрәме үткәрделәр. Балалар бу көнне милли татар костюмнарыннан киенеп, ботка пешкәнче, Чума үрдәк, чума каз", "Түбәтәй", "Түгәрәк" уеннары уйнадылар, җырладылар, такмаклар әйтештеләр. Уеннардан сон әби ботка алып керде һәм балаларны сыйлады.
    841
    0
    0
  • 8 апрель 2016 - 10:12
    Зәй студентлары “ФинАгроТрейд” агротехнопаркында яңа техника белән эшләү серләренә төшенә
    Бүген "АгроКөч-Төркем" компаниясенең Чаллыдагы "ФинАгроТрейд" агротехнопаркында профильле белгечлекләр буенча белем алучы студентлар, эшче һөнәрләре белән кызыксынучы югары сыйныф укучылары өчен һөнәри сайлау декадасы башланды. Декаданың беренче көнендә агротехнопаркка экскурсияләрдә, мастер-классларда катнашу өчен Сарман һәм Зәй политехник колледжының авыл хуҗалыгы тармагы буенча белем алучы студентлары килде. Зәйдән анда авыл хуҗалыгы юнәлеше...
    534
    0
    0
  • 8 апрель 2016 - 08:25
    Бүген 12 градус җылы булачак
    Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе мәгълүматларына караганда, бүген - 8 апрельдә, аязучан болытлы һава торышы хакимлек итәчәк. Синоптиклар фаразлавынча, көндез явым-төшем көтелми. Төньяк-көнбатыштан искән талгын җил көн дәвамында юнәлешен үзгәртә - көньяк-көнчыгыш тарафтан исә башлый. Көндезге сәгатьләрдә Татарстанда уртача - 12, Зәйдә - 11 градус җылы булачак.
    525
    0
    0
  • 8 апрель 2016 - 07:59
    Почта хезмәткәрләре арасында конкурс игълан ителде
    Әлеге конкурс "Татмедиа" АҖ басмаларына 2016 елның икенче яртыеллыгына яздыруны стимуллаштыру һәм активлаштыру максатында оештырыла. Анда "Татмедиа"ның барлык басмаларына язылу буенча иң зур үсешкә ирешүчеләр барланачак. Бәйге 2016 елның 1 апреленнән 30 июньгә кадәр уздырыла. Конкурста 2016 елның икенче яртысына газета-журналларга яздыру эше алып баручы "Татарстан почтасы"ның барлык почта бүлеге...
    0
    0
    0
  • 8 апрель 2016 - 07:35
    Иске Зәй бистәсендә спорт бәйрәме узды
    7 апрель Бөтендөнья сәламәтлек көне буларак билгеләп үтелә. Чыннан да, дөньяда иң кирәкле нәрсә - саулык, сәламәтлек. Сәламәтлек - ул кешенең иң зур байлыгы. Озак һәм бәхетле яшисе килсә, һәр кеше иң беренче чиратта үзенең сәламәтлеге турында кайгыртырга тиеш. Гадәттәгечә, быел да бу көнне Иске Зәй бистәсе мәдәният йортында спорт...
    718
    0
    0
  • 8 апрель 2016 - 07:30
    Киңәшмә темасы - укучыларның фикерләү сәләтен үстерү
    Зәй 4нче мәктәбендә "Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә критик фикерләү технологиясен куллану" темасына район татар теле һәм әдәбияты укытучыларының семинар-киңәшмәсе узды. Семинара тәнкыйди фикерләү алымнарын һәм сингапур структураларын кулланып, ачык дәресләр, мастер-класслар күрсәтелде. Мәктәп укытучылары «Мин татарча сөйләшәм» конкурс-акциясенең пландагы эш төре белән таныштырдылар, бу конкурс кысаларында чыгарылган "Бердәмлек" газетасынпрезентацияләделәр....
    725
    0
    0
  • 8 апрель 2016 - 07:25
    Бүген - Хәрби комиссариатлар көне
    8 апрель - Хәрби комиссариат хезмәткәрләре көне. Ул 1918 елдан билгеләп үтелә. Хәзерге вакытта Зәй район хәрби комиссариатында кызу "урак өсте". Алар язгы чакырылышта армиягә алынучы гражданнарны барлыйлар, аларны солдат тормышына әзерлиләр. Зәй хәрби комиссариатында бүгенге көндә үз эшләренең осталары булган 19 хезмәткәр эшли. Алар үсеп килүче буынга хәрби-патриотик тәрбия...
    661
    0
    0
Реклама