Зәй офыклары

13 апрель 2016 яңалыклары

  • 13 апрель 2016 - 13:40
    Торак-коммуналь хезмәтләр - Зәйдә бүген иң актуаль мәсьәлә
    Торак-коммуналь хезмәтләр өчен исәпләүләр, күрсәтелгән хезмәтләргә сакчыл караш, ТКХларның подряд оешмалары белән үзара хезмәттәшлеге -зәйлеләр һәм тармак хезмәткәрләре өчен актуаль тема. Район башлыгы Разиф Кәримов кушуы буенча әлеге мәсьәләләр бик җентекләп өйрәнелде һәм күрше шәһәрләр үрнәгендә кайбер уңай адымнар ясарга кирәклеге дә искәртелде, мәсәлән, Яр Чаллы коллегаларының уңышлы эшчәнлеге. 13...
    755
    0
    0
  • 13 апрель 2016 - 13:20
    Өч айда Зәй районы юлларында 19 һаләкәт теркәлгән
    Кышкы чордан соң юлларның тәртипкә китерелеше, юл билгеләрен сызу буенча эшкә тоткарлыклар тудырмау, юл һаләкәтләре китереп чыгарырдай сәбәпләрне бетерү турындагы мәсьәләләр бүген видеоконференция режимында үткән юл хәрәкәте куркынычсызлыгы буенча республика комиссиясе утырышында каралды. Республика юлларында агымдагы елның өч аенда 1009 юл һаләкәте теркәлеп, аларда 75 кеше үлгән, 1271 кеше тән...
    599
    0
    0
  • 13 апрель 2016 - 12:54
    Космоска юл Зәй аша
    Зәй үзәк китапханәсендә "Уймак кыз" балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр өчен "Космоска юл" дигән презентация күрсәттеләр һәм аларга Зәйнең галәмне өйрәнүдә мөнәсәбәте турында сөйләделәр. Балалар космонавт-эт Чернушка, күптән түгел Зәйдә булып киткән герой-космонавтлар- Антон Шкаплеров һәм Олег Артемьев турында да белделәр. Аларга беренче косманавт Юрий Гагарин турында презентация дә күсәтелде.
    548
    0
    0
  • 13 апрель 2016 - 12:15
    Чаллыда мөселман яшьләре көч сынашачак
    16 апрельдә Чаллының "Витязь" спорткомплексында мөселман яшьләренең Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте кубогына татарча көрәш һәм кул көрәше буенча чираттагы турниры оештырыла. Бәйгедә көч сынашу өчен төп таләп - спортчының намаз әһеле булуы. Шуңа күрә алар үлчәнү тәлинкәсенә басканчы намаз гыйбадәтен белү-белмәүләре турында тест үтәләр. Шулай ук көрәшчеләр спорт формасыннан һәм...
    621
    0
    0
  • 13 апрель 2016 - 11:58
    Зәйдә эшмәкәрлек өлеше 18 процент тәшкил итә
    Зәйдә бүгенге көндә 273 кече предприятие, 1129 эшмәкәр исәпләнә, узган ел исә алар 15кә күбрәк булган. Эшмәкәрлектә төп керемне күпләп һәм ваклап сату предприятиеләре (29 процент), төзү белән шөгыльләнүчеләр (15), эшкәртү (8), күчемсез милек, (аренда операцияләре) белән шөгыльләнүче оешмалар (16), транспорт һәм элемтә (8), авыл хуҗалыгы предприятиеләре (7) бирә. Соңгы...
    654
    0
    0
  • 13 апрель 2016 - 11:52
    Тукай безнең күңелләрдә
    Иске Зәй мәдәният йортында ел саен Тукай туган көнне зурлап уздыралар. Биредә әлеге уңайдан Тукай әкиятләре буенча рәсем бәйгесе үткәрелде. Балалар "Су анасы", "Шүрәле", "Бала белән күбәләк", "Кәҗә белән сарык әкияте" буенча рәсем төшерделәр. Бәйге алдыннан алар Тукай әкиятләре китабы белән таныштылар, андагы рәсемнәрне карадылар. Соңыннан малай-кызлар бергәләп "Туган тел"...
    1423
    0
    0
  • 13 апрель 2016 - 11:30
    Р.Миңнеханов 2016 елны Татарстанда Онкология авыруларына каршы көрәш елы дип игълан итте
    Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов 2016 елда республикада, җәмәгатьчелекнең игътибарын сәламәтлек саклау һәм ныгыту мәсьәләләренә җәлеп итү максатында, Онкология авыруларына каршы көрәш елы үткәрү турында карар чыгарган. Шул хакта 2016 елның 12 апрелендә имзаланган 339 нчы Указ ТР Президентының рәсми порталында урнаштырылган. Документ нигезендә, ТР Министрлар Кабинетына бер ай эчендә Татарстанда...
    648
    0
    0
  • 13 апрель 2016 - 10:10
    Атна азагына 20 градуска кадәр җылыта
    Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе мәгълүматларына караганда, бүген - 13 апрельдә, көндезге һава температурасы көньяк районнарда 17 градуска кадәр күтәреләчәк. Көндез явым-төшем көтелми, көнчыгыштан, көньяк-көнчыгыштан искән җилнең тизлеге секундына 4-9 метр тәшкил итәчәк. Уртача һава температурасы 9-14 градус чамасы булачак. Синоптиклар алдагы көннәргә һава температурасының сизелерлек күтәрелүен фаразлый....
    601
    0
    0
  • 13 апрель 2016 - 10:08
    Дарья быел да сынатмады
    "Казан ярминкәсе" мәйданында мәктәп укучылары арасында "Мин - оста!" республика бәйгесенең финалы үтте. Анда Зәй районы мәктәпләреннән 2 укучы укытучылары белән катнашты. Алар Илназ Гәрәев (Түбән Биш мәктәбе), Дарья Лопатина (7 нче мәктәп). Дарья бәйгедә нәтиҗәле чыгыш ясап, өченче урын алуга иреште. Ул "Пирамида" эшлекле-күңел ачу үзәгендә бәйгене тантаналы төстә...
    801
    0
    0
  • 13 апрель 2016 - 08:44
    Зәйлеләр “Йолдызлык” фестивалендә сынатмый
    Казанда "УНИКС" үзәгендә "Созвездие"-"Йолдызлык" телевизион яшьләр иҗат фестивале дәвам итә. Финал ярышларының беренче туры төгәлләнде инде. Икенче турга Зәйдән вокал-хореография ансамбльләрдән Әлфия Вәлиуллинаның "Мирас", "Азаль" коллективлары, хореография номинациясендә Лидия Нестягинаның "Улыбка" ансамбле, аерым башкаручылар арасында Виктория Пузанкова, Илсөяр Солтанова, Әлфия Сираева, Александра Шишмагаева, Тимур Шакиров узды. Алга таба алар иң-иңнәр...
    548
    0
    0
  • 13 апрель 2016 - 08:42
    Зәйдә иҗтимагый совет утырышы социаль мәсьәләләрне карады
    Зәйдә иҗтимагый советның яңа составы катнашында беренче утырыш үтте. Анда көн тәртибендә балигъ булмаганнар арасында тискәре күренешләрне кисәтү, имин булмаган гаиләләр белән эшләү һәм эшсезлек проблемасын киметүгә юнәлдерелгән үтемле чараларны карау кебек мәсьәләләр каралды. Балигъ булмаганнар белән эшләү, аларның хокукларын яклау комиссиясе сәркатибе Альмира Галләмова, профилактика субъектларының бердәм, нәтиҗәле эшләве...
    551
    0
    0
  • 13 апрель 2016 - 07:19
    Зәйдә арпа чәчүгә керештеләр (Фоторепортаж)
    Зәй районы басу-кырларында уҗым культураларын тукландыру эше дәвам итә. Бу эш барлык агрофирмалар, "Нива" җаваплылыгы чикләнгән ширкәтендә алып барыла. Шул рәвешле район буенча язгы тукландыру эше 40 проценттан артык башкарылды инде. Бу эш белән биш "Туман" агрегаты, өч очкыч шөгыльләнә. Тырмалау эше дә актив алып барыла. Аңа иң беренчеләрдән булып...
    0
    0
    0
  • 13 апрель 2016 - 06:05
    Зәй музеенда Космонавтика көнен билгеләп үттеләр
    55 ел элек Җир шарында миллионлаган кеше беренче мәртәбә Гагарин фамилиясен ишеткән. 1961елның 12 апрелендә 10 сәгать тулып ике минут киткәч, галәм киңлегенә кеше очуы турында ТАСС хәбәре яңгырый. Галәмнең серлелеге, беренче космонавтлар, космик корабльләр, легендар Чернушка безне вакыт машинасында 1961 елга алып китә. 12 апрельдә Космонавтика көне уңаеннан Зәй...
    636
    0
    0
  • 13 апрель 2016 - 04:54
    Котлыйбыз!
    1956 елда Якты Күл авылында Соловьевлар гаиләсе төзелә: Артемий белән Татьяна уртак тормыш корып җибәрәләр. Бу гаиләдә бер-бер артлы 5 бала - Екатерина, Зоя, Мария, Семен, Светлана туа. Быел шушы балалардан Мария Артемьевна Черкасовага 1 апрельдә - 55 яшь, ә Светлана Артемьевна Черновага 13 апрельдә 45 яшь тула. Алар икесе...
    0
    0
    0
Реклама