Зәй офыклары

15 апрель 2016 яңалыклары

  • 15 апрель 2016 - 10:49
    Җиңел атлетика ярышлары башланды
    Зәйнең Ринат Фәрдиев исемендәге ял паркында һәм 7нче мәктәп спорт мәйданчыгында мәктәп укучыларының Бөтенроссия спартакиадасы кысаларында җиңел атлетика ярышлары үтте. Анда 1999-2000 һәм 2003-2004 елгылар ярышты. Барлыгы 288 укучы катнашты. Нәтиҗәдә 2003-2004 елгылар арасында беренче урынны - 4нче мәктәп, икенчене 7нче мәктәп, өченчене 6нчы мәктәп командалары алды. 1999-2000 елгылар арасында...
    598
    0
    0
  • 15 апрель 2016 - 09:50
    “Куркынычсыз тәгәрмәч-2016” бәйгесе старт алды
    Зәй мәктәпләре укучылары арасында "Куркынычсыз тәгәрмәч" республика бәйгесенең муниципаль этабы старт алды. Юл хәрәкәте куркынычсызлыгы кагыйдәләрен балаларга кече яшьтән өйрәтүне максат итеп куйган әлеге бәйге Зәй укучылары арасында елдан-ел популярлаша бара. Хәтта тест сорауларына җавапны өлкәннәрдән дә яхшырак белеп бирүче балалар күп булуын ассызыклый юл куркынычсызлыгы фондының район бүлеге җитәкчесе...
    626
    0
    0
  • 15 апрель 2016 - 08:10
    Ринат Фәрдиев исемендәге паркны төзекләндерү буенча семинар уза
    Хөрмәтле зәйлеләр! Дүшәмбе көнне - 18 апрельдә кичке сәгать 7дә 2нче мәктәптә Ринат Фәрдиев исемендәге паркны төзекләндерү буенча проект семинары узачак. Зәйлеләр булачак үзгәрешләрне бәяли ала, шулай ук паркны ничек күрергә теләүләре буенча үз идея һәм тәкъдимнәрен кертергә мөмкин.
    580
    0
    0
  • 15 апрель 2016 - 08:03
    Бозда – Зәйнең яшь фигуралы шуучылары
    16-17 апрельдә Зәйнең "Яшьлек" боз сараенда тимераякта фигуралы шуу буенча малайлар һәм кызлар арасында районның ачык беренчелеге үтә. Ярышларның беренче көнендә төрле категориядәге малайлар һәм кызлар кыска программа белән чыгыш ясаячак, икенче көнне исә ирекле программа күрсәтәчәк. Боз сарае каршындагы әлеге юнәлештә түгәрәкләрдә шөгылләнүче балалар өчен бу имтихан да, үз...
    684
    0
    0
  • 15 апрель 2016 - 06:54
    Зәйдән “Азаль”, «Мирас», «Улыбка» ансамбльләре, Александра, Виктория - фестиваль җиңүчеләре (Фоторепортаж)
    "Созвездие" - "Йолдызлык" телевизион яшьләр фестиваленең финалга сайлап алу турлары төгәлләнде. Уналтынчы тапкыр уздырылучы әлеге бәйгедә Зәй данын яклаган Әлфия Вәлиуллинаның "Азаль" һәм "Мирас" вокаль-хореография ансамбльләре, Лидия Нестягинаның "Улыбка" хореография ансамбле, аерым башкаручылар Александра Шишмагаева һәм Виктория Пузанкова гала-концертта катнашу хокукы алды. Бүген "УНИКС" тамаша залында "Азаль" һәм Виктория чыгыш...
    747
    0
    0
  • 15 апрель 2016 - 06:51
    Игътибар: янгыннарга каршы махсус режим!
    Яз һәм җәй - янгын куркынычсызлыгы ягыннан хәвефле чор. Коры эссе һава хәвефлелекне тагын да арттыра. Ләкин күп очракта афәт килеп чыгуда кешеләр үзләре гаепле була. Саксызлык, ут белән эш иткәндә җитди булмау, җавапсызлык афәткә китерә. Бу чорда иң үзәккә үткән проблема - карап, күзәтеп тормыйча, чүп-чар, кипкән үлән яндыру....
    700
    0
    0
  • 15 апрель 2016 - 06:49
    Хәрби хезмәткә чакыру комиссиясе егетләр белән күзгә-күз карап сөйләшүләрне башлады
    Зәйдә башкарма комитет җитәкчесе Илнар Хафизов рәислегендә хәрби хезмәткә әзерлек комиссиясе кичә беренче төркем егетләрне чакырып, сөйләшүләрне башлады. Ветераннар советы рәисе Марсель Хуҗин, спорт һәм туризм идарәсе башлыгы Илфат Әшрәпов, полиция, мәгариф, медицина белгечләреннән торган комиссия армия яшендәгеләрнең сәламәтлегенә, фикерләвенә, максатчанлыгына, үз-үзен тотышына аеруча игътибар бирде. Комиссиягә чакырылган 14 яшь...
    749
    0
    0
  • 15 апрель 2016 - 06:48
    Автоклуб чәчүчеләр янында
    Зәй "Энергетик" Мәдәният сарае каршындагы концерт төркеме һәм автоклуб хезмәткәрләре "Түбән Кама" агрофирмасының "Нива" хуҗалыгында булып, язгы чәчүдә хезмәт куючы механизаторларның күңелләрен күтәрделәр. Кичә исә алар 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтүче хезмәт ветераны Мария Мухинаны котладылар. Шәһәр башлыгы урынбасары Елена Недошивина юбилярга Россия Президенты Рәхмәт хатын тапшырды. Котлаулар, автоклуб хезмәткәрләре...
    550
    0
    0
  • 15 апрель 2016 - 06:45
    Сыйфатлы, экологик чиста...
    Районда өлге итеп куярлык эшмәкәрләребез шактый. Моннан дүрт ел элек җиһазлары, коммуникацияләре тузган элекке казылык цехын тәвәккәлләр алып, заманча технологияләр һәм материаллар белән менә дигән ит комбинаты ясадылар. Бүгенге көндә биредә 64 кеше хезмәт куя, аларның хезмәт хакы артуга бара. Ширкәтнең башкарма директоры Гадел Зәйнуллин әйтүенчә, комбинат алдында төп бурыч...
    597
    0
    0
  • 15 апрель 2016 - 06:41
    Быел чәчү мәйданнары күбрәк
    Район басу-кырларында көзге культураларны тукландыру эше дәвам итә. Көздән сөрелгән 10200 гектар пар җире тырмаланды. Арпа чәчү эше дә киң колач ала бара: барлыгы 1000 гектарда арпа культуралары чәчелде. Агымдагы язда барлыгы 56 мең гектар мәйданда язгы культуралар чәчеләчәк. Шуларның 28 мең гектарын - бөртекле культуралар, 12,5 меңен - терлек...
    635
    0
    0
  • 15 апрель 2016 - 06:06
    Бүләкләнүчеләр арасында – Фәргать Хәйруллин
    «2015 ел иганәчесе" буларак бүләкләнүче 70 кеше арасында зәйле дә бар. Бүләкләү тантанасы Казанның "Корстон" комплексында узды. Анда Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миннеханов, Премьер-министр Илдар Халиков, Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Римма Ратникова, Татарстан Республикасында тарихи һәм мәдәни һәйкәлләрне торгызу фонды башкарма директоры Татьяна Ларионова катнашты. Залда өстәлләр янында республика министрлыклары...
    611
    0
    0
  • 15 апрель 2016 - 05:19
    Район данын гимназия яклаячак
    Бүген Зәйнең татар гимназиясендә янгын куркынычсызлыгы буенча мәктәп отрядлары арасында үзенчәлекле ярышлар үтте. 14 яшь янгынчылар дружинасы республика бәйгесенең муниципаль этабында көч сынашты. Анда укучылар бу юнәлештә алып баручы эшчәнлекләрен һәрьяклап күрсәтте, ел дәвамындагы аларның шөгыльләрен фотосурәтләр, видеороликлар дәлилләде. Нәтиҗәдә беренче урын - татар гимназиясенә, икенче урын - Кадер мәктәбенә,...
    763
    0
    0
  • 15 апрель 2016 - 05:13
    Зәй укучылары - яшь язучылар
    Татар телен, әдәбиятын, мәдәниятен саклау һәм үстерү, укучыларда әдәбиятка, сәнгатькә кызыксыну уяту, әдәби иҗатка сәләте булган яшьләрне ачыклау максатыннан Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы, Татарстан Язучылар оешмасы белән берлектә, татар телендә иҗат итүче мәктәп укучылары арасында "Илһам" Бөтенроссия яшь язучылар бәйгесе игълан иткән иде. Бәйгенең йомгаклау этабы 12 апрельдә...
    649
    0
    0
  • 15 апрель 2016 - 05:00
    Александр Ширяев - лауреат
    Казанда тормыш иминлеге нигезләре укытучылары арасында республика бәйгесенең финалы узды. А,нда төбәк турларында җиңү яулаган 18 педагог көч сынашты. Зәй районы данын яклаган 6нчы мәктәп укытучысы Александр Ширяев, уңышлы чыгыш ясап, лауреат булды.
    654
    0
    0
Реклама