Апрель җиттеме, күпләр каен суы җыярга ашыга. Үзебез дә балачакта, шул суга кызыгып, бакчада каенны «елата» идек. Кадак белән тишәбез дә тамчылап аккан баллы суны салам аша чиратлап авыз итәбез. Мәрхүмә әбинең: «Каен суы салкын тидерә, эчмәгез, каенны рәнҗетмәгез», - дип әрләгәнен дә хәтерлим.
Каенда сок әйләнеше, гадәттә, 15-20 көн...