Зәй офыклары

21 апрель 2016 яңалыклары

  • 21 апрель 2016 - 13:17
    Зәйдә спорт яратучы гаиләләр күп
    Зәй спорт үзәгендә «Сәламәтлек» спартакиадасы кысаларында авылларда яшәүче гаиләләр арасында ярышлар оештырылды. Аларда Аксар, Югары Шепкә, Гүлкин, Сәвәләй, Чыбыклы авыл җирлекләреннән гаиләләр көч сынашты. 10-11 яшьлек балалары булган гаиләләрдән - Сәвәләйдән Лавровлар, 12-13 яшьлек балалары булганнар арасында Сәвәләйдән Саримовлар, гаиләсе җиңүче булды. Гомуми командалар арасында сәвәләйлеләргә тиңнәр юк. Икенче белән...
    648
    0
    0
  • 21 апрель 2016 - 13:14
    Ветераннар укучылар белән очраша
    Бөек Җиңүнең 71 еллыгы алды көннәре белән яшибез. Зәй җәмәгатьчелеге аны колачлы итеп оештырырга әзерләнә. Бүгенге көндә шәһәребез мәктәпләрендә ветераннар советы инициативасы белән сугыш ветераннарының мәктәп укучылары белән очрашлары үткәрелә. 20 апрельдә шундый очрашу 6нчы мәктәп укучылары белән булды. Очрашуга Анна Ивановна Моисеева килгән иде. Анна Ивановна 1941 елда сугышка...
    578
    0
    0
  • 21 апрель 2016 - 11:34
    “Игелекле Татарстан” акциясе дәвам итә
    "Язгы игелек кылу атнасы" # ИГЕЛЕКЛЕ ТАТАРСТАН" акциясе дәвам итә. Зәй "Шатлык" халыкка социаль ярдәм күрсәтү комплекслы үзәге белгече һәм "Волонтерлар" ирекле хәрәкәте игелекле гамәлдән читтә калмадылар, "Изгелек кылу көне"дип исемләнгән акция оештырдылар. Волонтерлар караучысыз калган әби-бабайлар һәм өлкән кешеләрнең фатирларын җыештырдылар: идән һәм тәрәзәләр юдылар, тузан сөрттеләр. Гөлия Камалиева,...
    606
    0
    0
  • 21 апрель 2016 - 10:52
    Шәфкатьлелек бизи кешене
    «Шатлык» халыкка социаль хезмәтләр күрсәтү үзәгенең гаиләләргә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге социаль хезмәтләр алучы яшүсмерләр - «Альтернатива» яшьләр клубына йөрүчеләр белән "Язгы игелек атнасы" кысаларында "Хәерле көн" дип аталган акция үткәрделәр. Яшүсмерләр алдан афиша, листовкалар әзерләп, изге теләкләр язылган кәгазьләрне шәһәр буйлап ябыштырып чыктылар. Акциянең максаты- әйләнә-тирәдәгеләргә мәрхәмәт, шәфкать,...
    0
    0
    0
  • 21 апрель 2016 - 08:30
    Сулыкларда саклык кирәк
    Җәйге көннәр якынлашу белән сулыкларда куркынычсызлык кагыйдәләрен төгәл үтәү таләпләренә дә контрольне арттыру катгый куела. Бу турыда республика Министрлар Кабинетының махсус карары бар. Анда язгы-җәйге чорда сулыкларда кешеләрнең батып үлү очраклары нигездә тиешле мәгълүматларның үз вакытында халыкка, балаларга җиткерелмәве белән бәйле, диелә. Шул сәбәпле 15 апрельгә кадәр барлык балалар учреждениеләренә...
    606
    0
    0
  • 21 апрель 2016 - 08:17
    Суд аша хәл ителә
    Административ хокук бозулар өчен РФ Административ хокук бозулар кодексы нигезендә штрафлар салу, ә аларны вакытында үтәмәгән өчен өстәмә санкцияләр каралган. Районда мондый закон таләпләрен бозучылар шактый, дип белдерәләр эчке эшләр бүлегендә. Алар турында тулырак сөйләвен сорап, без административ хокук бозулар өчен бирелгән санкцияләрнең үтәлешен контрольдә тотучы өлкән инспектор Анна Чистяковага...
    716
    0
    0
  • 21 апрель 2016 - 08:11
    Банк карталары белән операцияләр ясауда игътибарлы бул
    Мошенниклык гамәленең тагын бер ысулы активлашуы күпләрне борчуга сала. Авито.ру сайтына әйбер сатырга куйган кешеләрнең кәрәзле телефон номерлары буенча шалтыратып мошенниклар тәкъдим ителүче товарны алырга теләүләрен белдереләр һәм акчаны банк картасына күчерәбез, дип, карта номерын, башка кирәкле мәгълүматларны сорап алалар. - Банк картасы номеры белән бергә карта артындагы өч урынлы...
    608
    0
    0
  • 21 апрель 2016 - 07:32
    Бер сыердан – 15,8 килограмм
    Зәй районында тәүлегенә 70,5 тонна сөт җитештерелә, бер сыердан исә 15,8 килограмм тәшкил итә. 18 апрельдән барлык терлекчеләр һәм зообелгечләр, төзелеш бригадалары яшь мөгезле эре терлек һәм сыерлар өчен җәйге лагерьларда вак ремонт эшләренә кереште. Районда 12 көтү оештырылачак.
    629
    0
    0
  • 21 апрель 2016 - 07:16
    Яңа техника кайта
    Зәй агрофирмалары бүлекчәләре машина-трактор паркы яңа заманча техникалар белән тулыланып тора. Бүгенге көндә график нигезендә районга дүрт "К-744", бер "Класс-Ксирион" тракторы, биш "Амазоне" чәчү, чөгендер чәчү, тырмалау һәм катоклау агрегатлары, кукуруз чәчкечләр, культиваторлар кайтты.
    681
    0
    0
  • 21 апрель 2016 - 07:06
    Зәйдә чөгендер, берьеллык үләннәр дә чәчелә
    Зәй районы басу-кырларында пар җирләрен тырмалау эше дәвам итә: бүгенге көнгә әлеге җирләр 30240 гектар мәйданда тырмаланды. Арпа чәчү эше дә киң колач ала бара: барлыгы 3 меңгә якын гектарда арпа, 200 гектар мәйданда чөгендер, 800 гектарда берьеллык үлән чәчелде.
    740
    0
    0
  • 21 апрель 2016 - 05:44
    Туңылҗа авылында Тукай шигырьләрен укыйлар
    Габдулла Тукайның 130 еллыгы уңаеннан Зәй "Шатлык" халыкка социаль хезмәтләр күрсәтү үзәгенең өйгә йөреп ярдәм күрсәтү бүлеге хезмәткәрләре Туңылҗа авылында клуб хезмәткәрләре белән берлектә "Игелекле очрашулар" дип исемләнгән чара оештырдылар. Кичәдә игелеклелек турында әңгәмә оештырылды, Тукай шигырьләре яңгырады. Юлия Абрамова хәрби темага багышланган шигырьләр укыды, 6 июньдә 80 яшьлек юбилеен...
    821
    0
    0
  • 21 апрель 2016 - 05:35
    Яңгыр көтелә
    Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе мәгълүматларына караганда, бүген - 21 апрельдә, аязучан болытлы һава торышы хакимлек итәчәк. Синоптиклар фаразлавынча, республикада 21 апрель кичендә, шулай ук 22 апрельдә төнлә һәм иртән җилнең сизелерлек көчәюе көтелә. Көчәйгән вакытта аның тизлеге секундына 17-22 (Казанда 15-20) метрга җитәчәк. Бүген көндез күпчелек районнарда...
    525
    0
    0
Реклама