Зәй офыклары

22 апрель 2016 яңалыклары

  • 22 апрель 2016 - 12:01
    Юл буйлары да чиста, караулы булсын
    Районда санитар-экологик икеайлык кысаларында трасса, басу-кырлар буйларын һәм башка биләмәләрне тәртипкә китерү, чистарту, баганаларны агарту ныклы игътибарда тора. Әлеге җәһәттән Баграж, Кадер, Бигеш авыл җирлекләре оператив эшләде. -Язгы чәчү кампаниясендә әлеге эшләрне үз вакытында башкару - игенчеләр өчен зур ярдәм, башка җирлекләр дә бу эшнең мөһимлеген аңлап, үз биләмәләрен тәртипкә...
    457
    0
    0
  • 22 апрель 2016 - 11:00
    «Колхоз рәисе булырга Хыялланган идем»
    Көн дә иртән Югары Мәлем авыл җирлеге Советына Фәнзия Николаева эшкә ашыга. Килеп утыруга, мең төрле эш-мәшәкатькә чума ханым. Җирлек башлыгына нинди генә эш йөкләнми, кәгазь, документация эшен тавык та чүпләп бетергесез. Аның беренче вазифасы - халык мәнфәгатен кайгырту. Моның өчен, әлбәттә, һәрдаим тулыландырылып торган законнарны яхшы белү, җитәкчеләр һәм...
    436
    0
    0
  • 22 апрель 2016 - 10:50
    #ЭКОЯЗ2016 акциясендә иң актив һәм иҗади катнашучыга – iPad Air
    Санитар-экологик икеайлык кысаларында республика муниципаль районнарында #ЭКОЯЗ2016 акциясендә иң актив катнашучылар арасында конкурс уздырыла. Конкурста республикада яшәүче барлык кешеләр, белем бирү учреждениеләре, оешма-предприятиеләр катнаша ала. Ул түбәндәге номинацияләрдә үткәрелә: "ЭкоМәктәп", "Эко-ВУЗ/СУЗ", "Экогаилә", "ЭкоПредприятие". Конкурста катнашу өчен әйләнә-тирә мохитне саклауга юнәлдерелгән территорияләрне чистарту һәм төзекләндерү, флэшмоблар, кече архитектура формалары булдыру, агачлар...
    425
    0
    0
  • 22 апрель 2016 - 10:47
    Сарсаз-Багражга - «Керәшен уены»на!
    7 майда кичке сәгать 7дә Сарсаз-Баграж авылында яшьләр өчен "Керәшен уены" ("Kryashen party-перезагрузка") уздырыла. Аны керәшен җәмгыятенең яшьләр берләшмәсе авыл мәдәният йорты белән берлектә оештыра. Программага халык уеннары, театрлаштырылган күренеш, керәшен җырлары һәм биюләре буенча мастер-класс һәм керәшен тематикасына багышланган бик куп чаралар кертелгән.
    437
    0
    0
  • 22 апрель 2016 - 09:01
    Чын акча белән сувенир акчаларны бутамагыз!
    Узган атнада шәһәр кибетләрендә сувенир формасында чыгарылган акчалар белән түләп, кибеттән азык-төлек алу очраклары теркәлгән. - Бу турыдагы хәбәрне полиция бүлегенә әлеге сәүдә үзәкләреннән шалтыратып җиткерделәр. Оператив тикшерү эшләре барышында ике очракта да берәр мең сумлык ясалма акчалар белән товар алынуы, ялган акча белән түләүчеләрнең 55-60 яшьләр тирәсендәге хатын-кызлар булуы...
    393
    0
    0
  • 22 апрель 2016 - 06:27
    Вакытында чара күрү кирәк
    Узган ел районда кешеләр арасында котыру авыруы йоктыру очрагы теркәлмәде. Шулай булса да, инфекция йоктыру куркынычы зур, чөнки хуҗасыз этләр, чыгарып җибәрелгән йорт хайваннарының кешеләрне тешләп, зыян салу очраклары бар. Соңгы вакытта мәктәп, балалар бакчалары тирәсендә, төзелеш мәйданнарында хуҗасыз этләр, мәчеләрнең күпләп җыелуын күзәтергә мөмкин, шуңа күрә аларны аулау зарур....
    389
    0
    0
  • 22 апрель 2016 - 06:00
    Беркем өчен дә эзсез узмады
    Март аеның бер көнендә безгә Валентина Журавлева шалтыратып, Чернобыль атом-электр станциясе зонасында авария нәтиҗәләрен бетерүдә катнашкан ире белән очрашырга тәкъдим итте һәм музейга экспонатлар тапшыру теләге булуын әйтте. Берничә көннән без хәрбиләрчә ыспай бу ир-ат белән әңгәмә кордык. Александр Перфилович - 1986 елның 23 июнендә Зәй хәрби комиссариатыннан мобилизацияләнгән унике...
    412
    0
    0
  • 22 апрель 2016 - 05:20
    Узган елгыдан ким булмаячак
    Тиздән Бөек Җиңүнең 71 еллыгын билгеләп үтәчәкбез. Җиңү көне - безнең өчен иң зур, иң кадерле бәйрәм. Шәһәр-районда аңа әзерлек эшләре башланды инде. Берничә көн элек бәйрәмгә әзерлек һәм аны үткәрү буенча район башлыгы Разиф Кәримов рәислегендә зур киңәшмә узды. Быелгы бәйрәм чаралары үткән ел дәрәҗәсеннән түбән булырга тиеш түгел,...
    420
    0
    0
  • 22 апрель 2016 - 04:05
    Котлыйбыз!
    Кадер авылында яшәүче Фәридә Лотфулла кызы Гатиятуллинаның 22 апрельдә туган көне. Хөрмәтле Фәридә Лотфулловна! Сезне шушы иң зур, шатлыклы бәйрәмегез - җан тибрәлешегез яктылыкка омтылып, дөньяга килгән көнегез белән котлыйбыз! Сезгә гомернең иң озынын, бәхетнең иң зурысын, шатлыкларның иң олысын юллыйбыз. Якты ал таңнар, зәңгәр күкләр сезнең күңелләрне һәрчак яктыртсын,...
    0
    0
    0
Реклама