Зәй офыклары

25 апрель 2016 яңалыклары

  • 25 апрель 2016 - 13:18
    Зәйдә тугызынчыны тәмамлаучы 508 укучы татар теленнән имтихан тотты
    Бүген Зәй районы мәктәпләренең тугызынчы сыйныфын тәмамлаучы 508 укучы татар теле буенча бердәм республика имтиханын тапшырды. Тестлар тапшыру шәһәрнең 4нче һәм 7нче мәктәпләрендә оештырылды. Бер физик мөмкинлеге чикләнгән бала имтиханны өйдән торып эшләде. Гомумән алганда укучылар татар телен өйрәнүгә игътибарлы булуларын дәлилләделәр, дип билгелиләр мәгариф идарәсендә.
    657
    0
    0
  • 25 апрель 2016 - 13:14
    Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Зәйдә чәчү барышы белән танышты
    Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов белән ТР авыл хуҗалыгы министры Марат Әхмәтов бүген боралакта Зәй басу-кырларын әйләнеп чыгып, "Баграж" күле янындагы болында, инвестор Илшат Фәрдиев, "АгроКөч-Төркем" ЯАҖ җитәкчелеге, авыл хуҗалыгы белгечләре, агрофирмалар, бүлекчәләр җитәкчеләре, җирлек башлыклары белән очрашып, районда чәчү барышы, гамәлдәге программалар турында сөйләште, фикерләште. Кунакларны район башлыгы Разиф Кәримов...
    645
    0
    0
  • 25 апрель 2016 - 08:25
    Зәйнең 6нчы мәктәбендә “Тукай укулары” конференциясе узды
    Шәһәребезнең 6нчы мәктәбендә җиденче мәртәбә укучыларның "Тукай укулары" төбәк конференциясе узды. Бәйгегә Татарстанның 11 районыннан 98 эш җибәрелгән иде. Шулардан 69 эш икенче турга узды. Бәйге "Җиребезгә сәламәтлек телим!" девизы астында үтте. Конференция 3 секциягә бүленеп эшләде. Жюри әгъзалары балалар чыгышын чын канәгатьләнү белән тыңладылар. Чыннан да, эшләр тирән эчтәлекле,...
    681
    0
    0
  • 25 апрель 2016 - 08:22
    Динара һәм Айсылу - Халыкара олимпиада җиңүчеләре
    Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан оештырылган татар теле һәм әдәбияты буенча IV Халыкара олимпиаданың финал ярышлары 19-22 апрельдә Казан шәһәренең Универсиада авылында булды. Олимпиаданың беренче турында 12 меңгә якын укучы туган телдән белемнәрен сынап карады. Ә финал ярышларында исә Россия Федерациясенең төрле төбәгеннән һәм 12 чит илдән (Япония,...
    708
    0
    0
  • 25 апрель 2016 - 08:19
    27 апрельдә нотариуслар бушлай юридик ярдәм күрсәтә
    Татарстан Республикасы нотариаль палатасы ассоциациясе хәбәр иткәнчә, 27 апрельдә "Бушлай юридик хезмәт күрсәтү көне" үткәрелә. Ул нотариатка 150 ел тулу уңаеннан оештырыла. Шул уңайдан Зәй шәһәренең нотариус хезмәтләре дә халыкның аеруча социаль яклауга мохтаҗ катламына бушлай юридик хезмәт күрсәтәчәк. Пенсия яшендәгеләргә, инвалидларга, сугыш ветераннарына, күпбалалы гаиләләргә, ятим балалар тәрбияләүчеләргә, авыр...
    554
    0
    0
  • 25 апрель 2016 - 08:14
    Зәй мәшгульлек үзәге 25 еллыгын билгеләп узды
    Зәй мәшгульлек үзәге оешуга 25 ел тулды. Шул уңайдан үзәктә тантаналы чара үтте. Анда башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Павел Байрашев, хезмәт ветераннары, предприятие җитәкчеләре катнашты. Бу истәлекле көн уңаеннан мәшгульлек үзәгендә музей ачылды. Бер төркем үзәк хезмәткәре ТР Мәшгульлек, социаль яклау һәм хезмәт белән тәэмин итү министрлыгы һәм район башлыгы...
    540
    0
    0
  • 25 апрель 2016 - 07:51
    Мин кайсы әкияттән?
    Зәй үзәк китапханәсенең татар бүлегендә Габдулла Тукай тууның 130 еллыгына багышланган ял көне клубы үтте. Китапханәчеләр анда катнашучыларга язучының тормыш юлы һәм иҗаты турында тулы мәгълүмат бирделәр. "Мин кайсы әкияттән?" дип аталган викторина балаларда аеруча кызыксыну уятты. Малай-кызлар Тукай әкиятләреннән төзелгән "Су анасы", "Кәҗә белән сарык", "Шүрәле" дип аталган татарча...
    781
    0
    0
  • 25 апрель 2016 - 07:10
    Кыр эшләре дәвам итә
    Зәй районы басу-кырларында көздән сөрелгән пар җирен тырмалау эше дәвам итә: бүгенге көнгә әлеге җирләр 60500 гектар мәйданда тырмаланды. Башка культураларны чәчү дә киң колач ала бара: барлыгы 5 мең 900 гектарда - арпа культуралары, 500 гектарда - чөгендер, 1600 гектарда - берьеллык үлән, 400 гектарда люцерна чәчелде.
    0
    0
    0
  • 25 апрель 2016 - 06:48
    Энҗе белән Илиза - татар хатын-кызлары форумында
    Казанда «Ак калфак» Бөтендөнья татар хатын-кызларының дүртенче форумы бара. Татарстан башкаласына республиканың 43 районыннан, Россиянең 53 төбәгеннән, 22 ерак һәм якын чит илләрдән 500 артык делегат килде. Зәйдән форумда Иске Зәй бистәсе һәм Имәнлебаш мәдәният йортлары директорлары Энҗе Әхмәтҗанова, Илиза Мотыйгуллина катнаша.Өч көнгә исәпләнгән форум Габдулла Тукайның тууына 130 ел...
    769
    0
    0
  • 25 апрель 2016 - 06:46
    Зәйдән 14 кешелек делегация “Хәтер вахтасы”на кушылды
    Бүген Зәй эзтабарлары Волгоград өлкәсенең Городищенский районы Рассошка авылына юл алды. Россия күләмендә оештырылган "Хәтер вахтасы"нда безнең яшьләр эшләре идарәсе каршында эшләп килүче "Гвардия" эзтабарлар отряды соңгы биш елда аеруча актив катнаша. Бөек Ватан сугышында яу кырларында ятып калганнарның сөякләрен күтәрү эшенә өлкәннәр дә, яшьләр дә җитди өлеш кертә. Быел...
    641
    0
    0
  • 25 апрель 2016 - 06:35
    Зәй мәшгульлек үзәгендә Тукай укулары узды
    Зәй мәшгульлек үзәгендә Тукай укулары узды. Ул бөек татар шагыйренең 130 еллык юбилее уңаеннан уздырылды. Коллектив алында үзәк китапханә хезмәткәрләре һәм музыка мәктәбе укучылары чыгыш ясады. Шулай ук шагыйрьнең иҗатына багышланган күргәзмә дә оештырылган иде.
    529
    0
    0
Реклама