Бүген Зәй районында терлекчелек буенча 2016 елның беренче кварталы нәтиҗәләре һәм терлекләрне җәйге лагерьларга оешкан төстә күчерү буенча республика төбәкара семинар-киңәшмә узды. Семинар эшендә Минзәлә, Мөслим, Сарман, Азнакай, Зәй, Тукай районнарыннан комплекс башлыклары, зоотехниклар, зооветбелгечләр, катнашты. Киңәшмә эшен Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе башлыгы Алмаз Хисаметдинов алып барды....