Зәй офыклары

7 май 2016 яңалыклары

  • 7 май 2016 - 11:45
    Майда ниләр эшләргә?
    1 май - чәчәкләр, яшел тәмләткечләр чәчәргә була. Җирне ашлау өчен уңай көн. 2 май - күпьеллык чәчәкләрне бүләргә, үсемлекләрне сирәкләргә ярый. 3 май - кәбестә чәчү, төшле җиләк-җимеш агачларын утырту өчен уңай көн. 4 май - барлык төр чәчәкләрне, дару үләннәрен чәчәргә рөхсәт. 5 май - үсемлекләрне тукландырырга була....
    528
    0
    0
  • 7 май 2016 - 11:00
    Бөек Җиңү бәйрәменә багышланган чаралар дәвам итә
    Үзәк китапханәнең татар бүлеге, Бөек Җиңүнең 71 еллыгы уңаеннан, "Сезнең тормыш - үзе батырлык" дип аталган тирән эчтәлекле кичә үткәрде. Кичәгә "Сөмбелә" клубы, балачаклары сугыш чорына туры килгән өлкәннәр һәм татар гимназиясе укучылары чакырылды. Өлкәннәр сугыш чорының авыр мизгелләрен искә алса, балалар аларга хөрмәт белән карауларын белдереп шигырьләр сөйләделәр.
    521
    0
    0
  • 7 май 2016 - 09:09
    Тычкан гына, димәгез
    Бөер синдромлы геморрагик бизгәк (тычкан бизгәге) - авыр уза торган куркыныч авыру, ул вак кан тамырларын, бөерне, үпкәне һәм башка органнарны зарарлый. Ул кешедән кешегә йокмый. Тычкан бизгәге авыруын вирус тудыра, ә табигатьтә аны вак кимерүчеләр - кыр тычканнары тарата. Авыру җәнлекләр организмыннан вирус сидек, селәгәй һәм башка калдыклар белән...
    513
    0
    0
  • 7 май 2016 - 08:30
    Терлекчелекне үстерүгә йөз тотыла
    Районда терлекчелекне табышлы тармак итү өчен максатчан эш бара. Әлеге уңайдан комплекслар, фермаларда терлек асрауны технология таләпләренә җавап бирерлек итеп оештыру буенча күптөрле чаралар күрелә. Республика программасы буенча төзекләндерелгән ферма һәм товарлыклы-сөтчелек комплекслары, ремонтланган һәм сафка баскан силос-сенаж базлары да - терлекчелек продукциясе арту өчен алшарт. Бүгенге көндә районда бер...
    568
    0
    0
  • 7 май 2016 - 08:03
    Һөнәри бәйрәм уңаеннан
    30 апрель - Янгын сагы хезмәткәрләре көне. Шул уңайдан музыка мәктәбендә янгын куркынычсызлыгы сагында торучыларны хөрмәтләү тантанасы булды. Россиядә янгын сагы оешуга 367 ел тулуга багышланган чарада янгын сүндерү хезмәткәрләре, ветераннар катнашты. - Без районыбыз территориясендә янгыннарга каршы көрәштә җитди эшләүче барлык хезмәткәрләрне һөнәри бәйрәмнәре белән тәбрик итәбез, бу хезмәттә...
    4
    0
    0
  • 7 май 2016 - 05:55
    Кыю кызлар бүген дә сафта
    Иске Зәй мәктәбе үзенең 130 еллыгын билгеләп узды. Тантанада өлкән буын вәкилләреннән әлеге мәктәптә белем алган сугыш ветераннары Анна Моисеева белән Нина Королеваның катнашуы аны мәртәбәләде. Кыю кызлар бүген дә сафта. Алар хатирәләре артында шанлы сугыш еллары... 1941 елның язы... Мәктәптә гадәти тормыш гөрли. Чыгарылыш имтиханнары бара. 21 июньдә чыгарылыш...
    523
    0
    0
  • 7 май 2016 - 05:39
    Парклар гөрләп торды (Фоторепортаж)
    Зәй - парк-скверларга бай шәһәр. Узган ел алар сафына янә ике сквер өстәлде. 1 май көнне шәһәр-бистәләрдә парклар сезоны төрле кызыклы һәм мавыктыргыч чаралар белән ачылды. Ринат Фәрдиев исемендәге ял паркында төшкә кадәр традицион "Уйнагыз, гармуннар!" Бәйрәме узды. Анда район-шәһәрнең төрле яшьтәге дистәдән артык гармунчысы катнашты. Алар - Николай Никитин,...
    493
    0
    0
Реклама