Зәй офыклары

9 май 2016 яңалыклары

  • 9 май 2016 - 19:15
    Зәйлеләр "Җиңү" сүзен шәмнәр белән язды
    Зәйдә Җиңү бәйрәменә багышланган чараларның иң кульминацион ноктасы «Энергетик» мәдәният сарае каршындагы мәйданда яндырылган шәмнәрдән Җиңү сүзен язу булды. Йөзләгән зәйле асфальтка шәмнәр куеп, сугыш кырында ятып калганнарның якты истәлегенә дан җырлады, арабыздагы ветераннарны хөрмәтләде. Бәйрәм исә кичке 10 да төнге шәһәр күгенә сибелгән Салют белән, "Җиңү көне" җыры астында...
    450
    0
    0
  • 9 май 2016 - 12:09
    Паркта да бәйрәм рухы чагылды
    Бәйрәм чараларын дәвам итеп Зәйнең Ринат Фәрдиев исемендәге паркта исә шәһәр мәктәпләре укучылары "Аҗаган" уенында катнашты, "Сугыш юллары буйлап" хәрби уенын уйнады, тарихи даталарны белү буенча викторинада сыналды, "Ягез әле, егетләр!" бәйгесендә ярышты. Биредә шахмат турниры, кул эшләре күргәзмәсе дә оештырылды. Кечкенә балалар җиңү темасына асфальтка рәсемнәр ясады. Шигырь укучылар...
    448
    0
    0
  • 9 май 2016 - 11:34
    Бәйрәм җыр-моңсыз булмый
    Бер урында каратэ Киокусинкай федерациясе спортчылары күрсәтмә чыгышлары белән таң калдырса, ачык сәхнәдәге матур концерт программасын район сәнгать осталары, "Энергетик" мәдәният сарае иҗат коллективлары әзерләгән "Солдат ялы" тамашасы алыштырды. Ә балалар бакчалары командалары Җиңү җырларын башкару буенча караоке җырлап ярышты. Кичкә кадәр "Энергетик" мәдәният сарае каршы музыка мәктәбе укучылары, район...
    484
    0
    0
  • 9 май 2016 - 11:00
    Солдат боткасы тәмле булды
    Зәйлеләр Җиңү бәйрәме уңаеннан оештырылган чараларның берсе булган кыр кухнясында әзерләнгән солдат боткасыннан да авыз итте. Аны шәһәрнең "Каравай" кулинария ризыклары әзерләүче пешекчеләре тәкъдим итте. Тәмле ботканы олысы да, кечесе дә яратып, мактый-мактый ашады.
    492
    0
    0
  • 9 май 2016 - 10:51
    Дәһшәтле елларны онытмагыз!
    Зәйдә Мәңгелек ут каршындагы тантаналы митинг " Дәһшәтле елларны онытмагыз" исеме астындагы композиция белән башланып китте. Анда матур тормышны бозган сугыш чорын күз алларга да, Җиңү көнен күреп сөенергә дә, бүгенге тыныч тормышка шөкер итәргә дә мөмкинлек тудырылды. Зәйлеләргә Бөек Җиңү бәйрәме уңаеннан юлланган Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның тәбрикләү хатындагы...
    461
    0
    0
  • 9 май 2016 - 09:30
    Җанлы коридордан ветераннар атлады
    Җиңү бәйрәмнең төп өлеше Зәйдә Крупская урамы буйлап узучы парад белән башланып китте. "Барлык ветераннарга Дан!" дип исемләнгән җанлы коридор өлкән буынга хөрмәтле булуны искәртте. Инде санаулы гына калган сугыш һәм тыл ветераннарына олы хөрмәт белән шәһәребез мәктәпләрендә белем алучы кадет, спорт, төрле хәрби-патриотик юнәлешләрдә эшләүче сыйныфлар, гадәттән тыш хәлләр,...
    582
    0
    0
  • 9 май 2016 - 08:55
    Бүгенге буын, өлкән буынга рәхмәтле
    Традицион төстә Җиңү бәйрәменә багышланган чаралар бүген Зәйдә яшь буынның өлкән буынга ныклы алмашчылар булып үсүен дәлилләү мәгънәсендә җиңел атлетика эстафетасы белән башланып китте. Иң башта шәһәр мәктәпләренең югары сыйныф укучылары көч сынашты. Укучылар ярышта җиңүгә омтылулары белән бабаларыбыз кебек көчле рухлы, кирәксә ил иминлеген якларга әзер булуларын күрсәттеләр. Хакимият...
    467
    0
    0
  • 9 май 2016 - 05:59
    ЮБИЛЕЕГЫЗ БЕЛӘН!
    Түбән Биш авылында яшәүче бердәнбер апам Ризидә Мөҗәһит кызы Мусинаның 9 майда 55 яшьлек юбилее. Апа! Сезне чын күңелдән матур юбилеең белән котлап, сәламәтлек, күңел күтәренкелеге, гаилә иминлеге, бәхет телибез. Киләчәктә дә тормышыңның һәр мизгеле бәхет белән үтсен, күңел күгеңне болытлар капламасын, өегез бусагасыннан борчулар атламасын. Синең йөзеңдә шатлык нурлары...
    0
    0
    0
  • 9 май 2016 - 05:38
    БӘЙРӘМ БЕЛӘН!
    Кадерле Бөек Ватан сугышы ветераннары, Ирләре сугышта үлгән тол апалар, тыл хезмәтчәннәре! Хөрмәтле нефтьле төбәктә яшәүчеләр! Җиңү көне! 1945 ел языннан вакыт безне җиде дистә елга аерса да, чын мәгънәсендә, бөек тарихи вакыйганың әһәмияте еллар үтү белән тонык-ланмый, киресенчә, бүген, аеруча дөньялар тыныч булмаганда, тагын да зуррак көчкә ия була...
    0
    0
    0
  • 9 май 2016 - 05:01
    Туган көн белән!
    Түбән Биш авылында яшәүче Ризидә Мөҗәһит кызы Мусинаны чын күңелебездән юбилее белән котлыйбыз. Сиңа ныклы сәламәтлек, күңел тынычлыгы, гаилә шатлыгы, ак бәхетләр, балаларыңның күңел җылысын тоеп, игелекләрен күреп, бәхетле озын гомер кичерүеңне телибез. Туачак таңнарың һәрвакыт нурлы, күк йөзең һәрвакыт аяз булсын. Гел шулай елмаеп, безне сөендереп яшә. Ходай башка...
    0
    0
    0
  • 9 май 2016 - 05:00
    ҖИҢҮ БӘЙРӘМЕ БЕЛӘН!
    Хөрмәтле Бөек Ватан сугышы ветераннары, Тыл хезмәтчәннәре, якташлар! 9 Май - безнең һәрберебез өчен изге көн. 1945 елның әлеге шатлыклы көненнән никадәр генә вакыт үтсә дә, без беркайчан да аның Сезнең Бөек Җиңүегез икәнен онытмаячакбыз! Без милли горурлык һәм бердәмлек символы булган бөек батырлыкны хәтеребездә мәңге саклаячакбыз. Җиңү Ватаныбызга гаять...
    504
    0
    0
  • 9 май 2016 - 05:00
    Хөрмәтле зәйлеләр!
    Еллар үтәр, Бөек Җиңү Күңелләрдә һич тә онытылмас! Хөрмәтле ветераннар, тыл хезмәтчәннәре! Кадерле зәйлеләр, шәһәребез кунаклары! Сезне чын күңелдән бөтенхалык бәйрәме - Бөек Ватан сугышында җиңүнең 71 еллыгы белән котлыйм! Безнең һәрберебез өчен бу - үзенчәлекле көн. Ул үзенә шатлыклы да, кайгылы да күз яшьләрен, югалту әчесен, үз-үзеңне аямауны берләштерә....
    0
    0
    0
  • 9 май 2016 - 04:57
    Котлыйбыз!
    «Игенче» хуҗалыгының «Тукай» бүлекчәсе хисапчысы Ризидә Мөҗәһит кызы Мусинаның 9 майда - 55 яшьлек гомер бәйрәме. Кадерле хезмәттәшебез, сине олы бәйрәмең белән ихлас күңелдән тәбрик итәбез. Сиңа озын гомер, бәхет-шатлыклар, җан тынычлыгы, саулык-сәламәтлек, тормыш иптәшең Мөнир белән тигез, озын гомер итүегезне телибез. Кайгы-хәсрәтләргә бирешмичә, һаман шулай көчле рухлы булып, кызларыгыз...
    0
    0
    0
Реклама