Зәй офыклары

17 май 2016 яңалыклары

  • 17 май 2016 - 13:33
    Болгар Ислам академиясендә мөгаллимлек итүгә зур галимнәр чакырыла
    Быел Болгар Ислам академиясендә беренче укучылар төркеме оештырылырга мөмкин. Бу хакта бүген "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгында үткән матбугат конференциясендә ТР мөселманнары Диния нәзарәте рәисе, ТР мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин хәбәр итте. Билгеле булганча, 21 майда "Изге Болгар җыены"нда Болгар ислам академиясе төзеләсе урында нигез, истәлек капсуласы салу ниятләнә. Мөфти әйтүенчә, академиянең...
    601
    0
    0
  • 17 май 2016 - 13:31
    Республика чаңгычылары хисап тотты
    "Ялта-Зәй" чаңгы үзәгендә Татарстан Республикасы чаңгы ярышлары һәм биатлон Федерациясе еллык эшчәнлеге буенча хисап тотты. Аны Татарстан чаңгы һәм биатлон Федерациясе Президенты Илшат Фәрдиев һәм Татарстан Республикасы спорт һәм яшьләр эшләре министры урынбасары Хәлил Шәйхетдинов алып барды. Конференция эшендә район башлыгы урынбасары Валерий Акатьев катнашты.
    520
    0
    0
  • 17 май 2016 - 13:31
    Авыл командалары йөгереп тә куйдылар
    Зәйнең 7нче мәктәбе спорт мәйданчыгында "Сәламәтлек" спартакиадасы кысаларында җиңел атлетика буенча авыл җирлекләре арасында район беренчелеге үтте. Анда 120 кеше катнашты. Ярыш нәтиҗәләре буенча I урында - Югары Шепкә, II урында - Чыбыклы, III урында Сәвәләй командалары. Җиңүчеләр һәм призлы урын алучылар Мактау грамоталары һәм медальләр белән бүләкләнделәр.
    618
    0
    0
  • 17 май 2016 - 13:29
    Казанда узган марафонында ГРЭС хезмәткәрләре дә катнашты
    Казанда җиңел атлетика буенча "Үзеңне сына!" дигән лозунг астында марафон үтте. Анда 38 илдән 9 мең кеше катнашты, шул исәптән Германия, Англия, Латвия, Эстония, Чехия илләреннән дә вәкилләр бар иде. Ул агымдагы елда СПИДка каршы профилактика чараларына багышланды. Марафон дистанциясе - 42,2 чакрым булса, ярты марафон арасы - 21,1 км,...
    577
    0
    0
  • 17 май 2016 - 10:24
    Син бәладә ялгыз түгел
    Россиядә Балаларның халыкара ышаныч телефоны көне моннан җиде ел элек 17 майда билгеләп үтелә башлады. Бу көнне яшүсмерләр арасында ышаныч телефонын популярлаштыруга багышланган төрле чаралар уздырыла, моны башкаручы хезмәтләр арасында тупланган уңай тәҗрибәләр өйрәнелә. Бу -бүгенге вәзгыятьтә кирәкле эш. Әлеге уңайдан Зәй шәһәренең 3нче мәктәбендә «Ышаныч телефоны минуты» акциясе оештырылды....
    533
    0
    0
  • 17 май 2016 - 05:38
    Бу атнага йолдызнамә
    Кучкар Үҗәтлектән баш тартыгыз. Тәртибегезне шулай "алыштыру" яңа бурычларыгызны уңышлырак хәл итү мөмкинлеге бирәчәк. Акча мәсьәләсендә кискен үзгәрешләр көтелә. Үгезбозау Көч-энергия туплап, озакка сузылачак системалы, авыр эшкә әзер булып торыгыз. Сезгә үз хисләрегез ялкынында дөрләп яну куркынычы яный. Эшегездә, өегездә дә хәлләрне низагка җиткермәгез. Игезәкләр Файда, отыш кебек әйберләрне сиземләвегез...
    0
    0
    0
  • 17 май 2016 - 05:35
    2016 ел җәе нинди булачак?
    Россия Гидрометеорология үзәге һәм башка фәнни-тикшеренү институтлары, агымдагы елның яз һәм җәй айларында һава температурасы күпьеллык уртача күрсәткечләргә якын һәм, бәлки, алардан бераз югарырак булачагын фаразлый. Россиядә, гомумән, быелгы җәй һава температурасы һәм дымлылык буенча төрле төбәктә төрлечә үтәчәк. Әйтик, илнең Ауропа өлешендә явым-төшемнәр норма тирәсендә көтелсә дә, гадәттәгедән корырак...
    568
    0
    0
  • 17 май 2016 - 05:34
    Ураза бәйрәме көне, фитыр һәм фидия сәдакалары күләме билгеле булды
    Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең Голәмәләр шурасы әгъзалары һәм казыйлар катнашында җыелыш үтте. Анда Рамазан аена кагылышлы карарлар кабул ителде. Быел 5 июньнән, кояш баю белән, һиҗри буенча Рамазан ае керә: мәчетләрдә таравих намазлары укыла башлый. Татарстан мәчетләрендәге имамнар тәравих намазында 20 рәкагать укырга тиеш дигән карарга киленгән. 2016 елга зәкят...
    557
    0
    0
  • 17 май 2016 - 05:22
    Явым-төшем көтелми: җылыта
    Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе мәгълүматларына караганда, 17 майда, аязучан болытлы һава торышы хакимлек итәчәк. Республикада явым-төшем күзәтелми. Синоптиклар фаразлавынча, төнге һава температурасы 2-7 градус җылы булачак. Урыны белән кырау төшү ихтималы бар: туфракта - 1 градуска кадәр салкын. Көндез 19 градуска кадәр җылыта. Зәйдә төнге сәгатьләрдә -...
    532
    0
    0
Реклама