Зәй офыклары

23 май 2016 яңалыклары

  • 23 май 2016 - 13:40
    Зәйдә бер атнада 12 машина йөртүче балаларны махсус креслога утыртыш йөртмәгән өчен штрафка тартылган
    Зәй ЮХИДИ бүлеге хәбәр итүенчә, 16-22 майда район юлларында 16 авария теркәлгән. Аларда кешеләр зыян күрү очраклары юк. Ә менә машинага балаларны махсус креслолар белән утыртып йөртмәгән өчен 12 кешегә беркетмә төзелгән, бу - 3 мең сум штраф дигән сүз. Исерткеч эчемлек кулланып руль артына утырган 2 кеше ачыкланган. Штрафларын...
    705
    0
    0
  • 23 май 2016 - 13:36
    Мәктәп формасы булмау укучыны дәресләргә кертмәүгә сәбәп була алмый
    Мәгариф учреждениеләрендә мәктәп формасыннан булмаган укучыларның дәрескә кертелмәү факты буенча Зәй шәһәр прокуратурасы тикшерүләр үткәргән. Россия Федерациясе Конституциясе буенча гомуми белем алучыга кием мәсьәләсендә ниндидер шартлар куелырга тиеш түгел. Ә дәрескә кертелмәгән укучының буш вакыттан файдаланып, төрле хокук бозуларга бару ихтималы бар, сәламәтлегенә зыян килү куркынычы да зур, шуңа күрә...
    579
    0
    0
  • 23 май 2016 - 13:34
    Зәй шәһәр прокуратурасы наркотик кулланучыларны транспорт белән идарә итүдән читләштерү ягында
    Зәй шәһәр прокуратурасы наркотикка бәйле булучыларны транспорт йөртү хокукыннан мәхрүм итүгә кагылышлы тикшерү эшләрен даими алып бара. Бу көннәрдә прокуратура мөрәҗәгате буенча шәһәр судында бер зәйленең эше каралды. Наркологта махсус исәптә торучы бу кеше наркотик матдәгә икенче стадиядә бәйле дип билгеләнә. Суд аны транспорт чарасы йөртү таныклыгыннан мәхрүм итте, чөнки...
    589
    0
    0
  • 23 май 2016 - 13:06
    Йөгереп тә куйды зәйлеләр
    Казанда җиңел атлетика буенча республика беренчелеге узды. Анда 400 метр арага йөгерүдә Ангелина Гаврилова (тренеры Лисов В.В.) - I, Алия Шәрәфиева (Дылевская И.В.) III урын алды. 800 метр арага узышта кызлардан Ангелина Гаврилова белән Алия Шәрәфиева җиңүче булды. Алисә Ибашаева - II урында. Надежда Мустаева 3 һәм 2 километр араларга...
    709
    0
    0
  • 23 май 2016 - 13:01
    Йөгерүдән сала кешеләре оста
    Зәйнең 7 мәктәбе спорт мәйданында "Сәламәтлек" спартакиадасы кыссаларында җиңел атлдетика буенча ярышлар үтте. 800 һәм 1000 метр арага йөгерү һәм 4Х200 метр арага эстафета ярышлары булды. Ярышларда 120дән артык кеше катнашты килде. 800 метрга йөгерүдә Сәвәләйдән Юлия Белышевага тиңнәр табылмады, Югары Шепкәдән - Кристина Базеевада II, III урында - Ландыш...
    622
    0
    0
  • 23 май 2016 - 12:56
    Ислам академиясе нигезенә истәлекле юллама куюда зәйлеләр дә катнашты
    Район башлыгы Разиф Кәримов җитәкчелегендә районнан 125 вәкил "Изге Болгар җыенында " катнашты. Ул ел да Болгар җирендә ислам кабул итү көненә багышлана. Быелгысы үзенчәлекле булды, чөнки анда Болгар Ислам академиясе төзелешенә нигез салу өчен киләчәк буынга истәлекле юллама куелды. Тантанада Татарстан Президенты Рөстәм Миннеханов, Татарстан Республикасы Дәүләт киңәшчесе Минтимер...
    689
    0
    0
  • 23 май 2016 - 12:54
    Россия Кубогына ярышларда - Татарстан җиңүче
    Иваново шәһәрендә билбау көрәше буенча Россия Кубогына ярышлар узды. Анда Россиянең төрле төбәкләреннән 200 көрәшче бил алышты. Татарстан командасы ярышларды җиңүче булды. Команда составында бил алышкан зәйлеләр Екатерина Бусова (тренеры Салихов Р. Ф.) белән Илдар Хәмитов (Фәйзуллин Р. Н.) I урын алдылар.
    649
    0
    0
  • 23 май 2016 - 11:35
    300 литр Казахстан аракысы тоткарланды (Фоторепортаж)
    Зәйнең ЮХИДИ иснпекторлары бүген төнге сәгать 1 тирәсендә автомобильләрне туктатып тикшерү барышында 300 литр Казахстан алкоголь эчемлеге алып баручыны тоткарлыйлар. Удмуртия кешесе әлеге эчемлекне туй үткәрү өчен Казахстаннан алып кайтам, дип белдергән. Полиция хезмәткәрләре тикшерү барышында спиртлы продукцияләрнең акциз маркасы булмавын ачыклады. Барлык алкогольнең 250 литры аракы, 40ы коньяк, 10...
    863
    0
    0
  • 23 май 2016 - 11:34
    Укучылар татар теленнән имтихан тапшырды
    18 майда шәһәр һәм районның чыгарылыш сыйныф укучылары татар теленнән мониторинг тикшерү эше эшләделәр. Милли мәктәпләр сочинение элементлары белән изложение, рус мәктәбендә татар группасы биремле диктант язды. Имтиханда барлыгы 54 укучы катнашты. Укучыларга алдагы имтиханнарында да уңышлар телибез, дип хәбәр итә мәгариф идарәсе.
    710
    0
    0
  • 23 май 2016 - 11:30
    Зәй укучылары тантанада
    Бүген Казанның физик культура, спорт һәм туризм буенча Идел буе дәүләт академиясендә укучыларның Бөтенроссия фән олимпиадалары йомгаклау этабы җиңүчеләрен, призерларын котладылар. Анда Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, республика премьер-министр урынбасары- фән һәм мәгариф министры Энгель Фәттахов катнашты. Тантаналы чарага безнең районнан призлы урыннар алган укучылар һәм аларның укытучылары чакырылды. Алар:...
    659
    0
    0
  • 23 май 2016 - 06:51
    Эльмира Кәлимуллина аэропортның тавышы булачак
    «Голос» финалисты Эльмира Кәлимуллина «Бигеш» халыкара аэропортының тавышы булачак. Бу турыда ул үзенең "Инстаграм" битендә хәбәр итә.
    613
    0
    0
  • 23 май 2016 - 06:50
    Сыра сату тыела?
    Россиядә пластик шешәләрдә сыра җитештерми башлаячаклар. Әлеге закон киләсе елның 1 гыйнварыннан гамәлгә керә. 2017 елның июленнән исә аларны тулысынча сату тыелачак. Бу кануны бозучыларга 100-500 меңгә кадәр штраф салыначак.
    672
    0
    0
  • 23 май 2016 - 06:44
    Номер аша беләчәкләр
    Рунетта машина номеры аша хуҗасы хакында мәгълүмат бирүче сайт барлыкка килде. Анда хәтта йөртүченең кәрәзле телефон номеры да күрсәтелә. Сайтны булдыручылар сүзләренә караганда, ул тиздән популярлык казаначак. Аның аша машинаны эвакуатор алып китү очрагы хакында кисәтергә, чыгу урынын каплаган йөртүчегә шалтыратырга, авария урыныннан качып киткән йөртүчене тиз арада табарга мөмкин,...
    553
    0
    0
  • 23 май 2016 - 06:13
    Һава торышы
    Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе мәгълүматларына караганда, 23 майда, аязучан болытлы һава торышы хакимлек итәчәк. Республикада урыны белән кыска вакытка җилнең көчәюе көтелә. Көчәйгән вакытта көньяк-көнчыгыштан исүче җилнең тизлеге секундына 15-18 метрга кадәр җитә. Төнге сәгатьләрдә урыны белән, көндез кыска вакытлы яңгырлар явып уза. Төнге сәгатьләрдә һава температурасы...
    2
    0
    0
Реклама