Зәй офыклары

24 май 2016 яңалыклары

  • 24 май 2016 - 12:52
    Коръәннең Казан басмасы яңадан бастырылачак
    Коръәннең Казан басмасы тиздән яңадан бастырылачак. Билгеле булганча, Казанда Коръән 1881 елда бастырыла, әмма 1803 елда нәшер ителгән Коръән күбрәк тарала. Сүриядән, Иорданиядән, Мисырдан халыкара белгечләрне җәлеп итеп, Коръәннең Казан басмасын яңадан бастыруга әзерләгәннәр. Әлеге басма инде компьютерда җыелган, бер атнадан ул нәшрияткә тапшырылачак. Коръән басылып чыкканнан соң ул киң...
    618
    0
    0
  • 24 май 2016 - 12:51
    “Каравон” фестиваленә “Русская душа” һәм “Злато” коллективлары барырга жыена
    Лаеш районының Рус Никольское авылында республикадан һәм Россиянең төрле төбәкләреннән фольклор коллективлар җыелу традициягә керде. Әлеге мәртәбәле "Каравон" фестивале быел 29 майда узачак. Анда һәр елны Зәй фольклор коллективлары да катнаша. Быел фестивальгә Светлана Миронова җитәкчелегендәге "Русская душа" һәм "Злато" коллективлары барырга жыена. Алар фестивальгә рус халык җырларын һәм яңа...
    561
    0
    0
  • 24 май 2016 - 11:52
    Зәйлеләр йөгерүдән оста
    Түбән Камада җиңел атлетика буенча Виктор Сазонов истәлегенә «Нефтехимик» спорт комплексы ачык беренчелеге" ярышлары узды. Анда «Барс» спорт мәктәбеннән бер төркем яшь спортчы катнашып, уңышлы чыгыш ясады. 400 метр арага йөгерүдән Алия Шәрәфиева (тренеры Дылевская И.В.) җиңүче булды, 800 метр арага йөгерүдән II урын алды. 400 метр арага узышта Ангелина...
    732
    0
    0
  • 24 май 2016 - 11:44
    Зәйдә быел биш мини-ферма сафка басачак
    Зәйдән «Эш башлаучы фермер» программасы буенча ТР Авыл хуҗалыгы министрлыгына Баграж җирлегеннән Григорий Коронов кына документлар тапшырды. Башка районнар белән чагыштырганда, бу бик аз. Җирлек башлыкларына тагын да тырышып эшләү сорала. Мини-ферма төзү өчен субсидия кайтару программасы буенча Дүрт-Мунча, Сармашбаш, Югары Мәлем, Поповка һәм Аксар авыл җирлекләреннән берәр шәхси ярдәмче...
    673
    0
    0
  • 24 май 2016 - 11:39
    Фермерларга мөмкинлекне кулдан ычкындырмау мәгъкүл
    Агымдагы елда Зәйдән «КФХ базасында гаилә фермаларын үстерү» программасына өч кеше керергә исәп тота. Әлегә документларны Илшат Хәбибуллин гына әзерләде. Игорь Савгильдин белән Хәйдәр Мәрдамшин документларын вакытында тапшырмау сәбәпле, программаның сентябрьдә узачак икенче турына калды.
    628
    0
    0
  • 24 май 2016 - 10:33
    Алгалылар һәрнәрсәдә алда
    Зәй агрофирмалары басуларында терлек азыгы әзерләү көннән-көн киңрәк колач ала бара. Терлек азыгы әзерләүдә 6 үзйөрешле ваклагыч техника, 17 чапка, шул исәптән 5 "Макдон," 13 печән әйләндергеч, 23 пресслагыч һ.б. эшләячәк. "Зәй" агрофирмасының "Алга" бүлекчәсендә 120 гектар мәйданда кындырак чабылды. Алгалылар һәрнәрсәдә алда.
    1272
    0
    0
  • 24 май 2016 - 10:19
    Зәйдә чөгендер урыны белән икенче мәртәбә эшкәртелә
    Зәй басу-кырларында 11300 гектар мәйдан биләгән арпа чәчүлекләрен тукландыру, игеннәрне корткычлардан һәм чүп үләннәрдән, авырулардан эшкәртү эше тәмамланды. Хәзерге вакытта язгы бодайны тукландыру тәмамлануга бара. 12000 гектарда шикәр чөгендерен дә гербицидлар белән эшкәртү эше киң колач ала бара. Бу эш "Зәй", "Восток" агрофирмаларында икенче тапкыр башкарыла. Күпьеллык үлән һәм горчица...
    588
    0
    0
  • 24 май 2016 - 07:42
    Сабантуй 2016
    Уважаемые заинцы и гости города! Приглашаем вас 2 июня - Обряд «Сбор подарков на Сабантуй» 3 июня Вечерний сабантуй Заинск-2 - 18.00 час. - стадион школы №1 п. Мирный - 17.00 час. - территория школы № 5 на районный традиционный праздник «Плоды Сабантуя» 4 июня Ипподром 9.00 Конно - спортивные...
    777
    0
    0
  • 24 май 2016 - 06:55
    Югарышепкәлеләр тагын бер бәйгедә җинү яулады
    16-20 майда Мамадыш районы Соколка авылы янында "Куркынычсызлык мәктәбе" дип исемләнгән республика палаткалы лагере эшләде. Анда безнең районнан педагог Раиф Тучин җитәкчелегендәге Югары Шепкә авыл мәктәбе җыелма командасы катнашты. Биш көн дәвамында укучылар кыр шартларында яшәп, тормыш иминлеге нигезләре дәресләрендә туплаган белемнәрен гамәлдә сынадылар, каршылыклы полоса аша үтү, гадәттән тыш...
    559
    0
    0
  • 24 май 2016 - 06:53
    Гимназия укучылары ГРЭСта булды
    Татар гимназиясенең унберенче сыйныфны тәмамлаучылары бу көннәрдә ГРЭС эшчәнлеген өйрәнү максатыннан экскурсиядә булдылар. Алар анда электр энергиясен алу турында мәгълүмат җыйдылар. ГРЭС музеенда булып, аның тарихы белән таныштылар. Әлеге чара чыгарылыш сыйныф укучылары өчен киләчәктә һөнәр сайлаганда юнәлеш бирүгә ярдәм итәр, ди сыйныф җитәкчеләре Гөлсинә Мусина.
    731
    0
    0
  • 24 май 2016 - 06:52
    Зәй мәктәпләрен тәмамлаучыларны зур спорт фестивале көтә
    25 майда "Соңгы кыңгырау" тантаналары башка сыйныфлар һәм беренче чиратта унберенчене тәмамлап туган мәктәпләре белән хушлашучы 188 укучы өчен үткәрелә. Быел районда унберенчеләр өчен бу көнне матур истәлекле вакыйга итеп хәтердә калдыру максаты куелды. Район җитәкчелеге карары белән барлык чыгарылыш сыйныф укучылары мәктәпләрдә "Соңгы кыңгырау" тантаналарыннан соң "Ялта-Зәй" чаңгы спорты...
    531
    0
    0
  • 24 май 2016 - 06:45
    509 укучы өчен “Соңгы кыңгырау” бәйрәме оештырыла
    Бүген - 24 майдан Зәй районы мәктәпләрендә агымдагы уку елы тәмамлануын хәбәр итеп "Соңгы кыңгырау" бәйрәме башланды. Тантаналы линейкалар IX сыйныфны тәмамлаучылар өчен оештырыла. Быел 509 укучы районда тугызынчы сыйныфны тәмамлый. Алар беренче дәүләт имтиханнарын тапшыруга 26 майдан керешә. Укучылар үзләре сайлап алган - җәмгыять белеме, химия, информатика, рус әдәбияты...
    716
    0
    0
  • 24 май 2016 - 06:39
    Котлыйбыз!
    Иске Зәй бистәсендә яшәүче Венера Александровна Брицовага 23 майда 55 яшь тулды. Кадерле кешебезне күркәм юбилее белән котлап, иң матур, якты теләкләребезне юллыйбыз. Син дөньяга килгән май аендагы ап-ак шомырт чәчәкләренең һәм язлар яме булган сирень чәчкәләренең һәр таҗы санынча бәхетле көннәр, ныклы сәламәтлек, тигезлектә балаларыгызга куанып озын гомер итүегезне,...
    0
    0
    0
  • 24 май 2016 - 05:31
    Татарстанда 27 градуска кадәр җылыта
    Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе мәгълүматларына караганда, 24 майда, аязучан болытлы һава торышы хакимлек итәчәк. Республикада урыны белән кыска вакытлы яңгыр явуы көтелә. Төнлә яшенле яңгыр ява. Яшен вакытында көньяк-көнчыгыштан искән җил секундына 15-18 метрга җитеп көчәя. Татарстанда уртача һава температурасы төнлә - 9-14 градус булса, көндез -...
    532
    0
    0
Реклама