Зәй офыклары

30 май 2016 яңалыклары

  • 30 май 2016 - 12:15
    Сәвәләйлеләр бәйрәмнәргә әзерләнә
    Сәвәләйлеләр бу көннәрдә иске мәктәп бакчасын чистарту эшенә алынды. Аны җирлек башлыгы Валерий Маркелов белән республиканың халык артисты Виталий Агапов оештырдылар. Территория корыган агачлардан, куаклардан чистартылды. Шул рәвешле сәвәләйлеләр якынлашып килүче Сабантуй һәм керәшеннәрнең Боламык бәйрәменә әзерлек чарасын күрделәр.
    483
    0
    0
  • 30 май 2016 - 12:13
    Зәйдә депутатлар балалар бакчалары территорияләрен күзәтә
    Зәйнең шәһәр һәм район Советлары депутатлары бу көннәрдә балалар бакчалары территорияләренең җәйгә әзерлеген тикшерде. Бу җәй көне бәләкәчләрнең күпчелек вакытны бакча ишекалдында үткәрүе сәбәпле, һәр уен мәйданчыгы һәм җиһазының төзек, куркынычсызлык таләпләренә җавап бирүен күзәтү максатында эшләнә. Депутатлар аеруча җәйге верандаларның төзеклегенә, уен өчен ясалган төрле корылмаларның ныклыгына игътибар бирә....
    484
    0
    0
  • 30 май 2016 - 11:15
    Татарстанда бераз салкынайта
    Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе мәгълүматларына караганда, бүген - 30 майда, аязучан болытлы һава торышы хакимлек итәчәк. Синоптиклар фаразлавынча, бүген республикада явым-төшем күзәтелми. Төньяк-көнчыгыштан һәм төньяктан талгын җил исә. Татарстанда көндезге уртача һава температурасы 20-25 градус җылы булачак. Республиканың көньяк һәм көньяк-көнбатыш районнарында иң җылы һава температурасы саклана....
    498
    0
    0
  • 30 май 2016 - 10:29
    Сыерың ничә, машинаң бармы?
    Авыл хуҗалыгын Рәсәйдә Ун елга бер саныйлар. Халык курка сан алудан - Булмас микән салымнар? Сала халкы мул яши бит: Хуҗалык тулы терлек. Кош-корты да абзар тулы, Санау һич мөмкин түгел. Түр бакчада - бәрәңгесе, Аннан ары - печәнлек. Янда - яшелчә, җимеше, Өй каршында - чәчәклек. Ишегалды тезелеп киткән:...
    583
    0
    0
  • 30 май 2016 - 08:34
    Зәйдә яшь янгын сүндерүчеләр ярышты
    Зәйнең 4нче мәктәбендә яшь янгын сүндерүчеләр отрядларының муниципаль этабы ярышлары узды. Командалар 4 этапта: каршылыклы полоса аша эстафета тапшыруда, янгын сүндерү җиһазы белән тиз хәрәкәтләнү, махсус киемне кию, җиһазларны дөрес итеп коруда көч сынаштылар. Нәтиҗәдә I урынга - Ал. Бистәсе, II - Югары Шепкә, III урынга 3нче мәктәп командалары лаек...
    563
    0
    0
  • 30 май 2016 - 08:28
    Зәйдә бүген 192 укучы рус теленнән БДИ тапшыра
    Татарстан буенча бүген барлыгы 684 мең XI сыйныф укучысы рус теленнән БДИ тапшыра, аларның 639 меңе - быел мәктәпне тәмамлаучылар. Зәй районында имтиханны 192 кеше тапшыра, шуларның 188е - Зәй мәктәпләрен быел тәмамлаучы. Сынау пункты 6 нчы мәктәптә. Имтихан эше 25 биремнән тора, аларны үтәүгә 3,5 сәгать вакыт бирелә. Нәтиҗәләр...
    545
    0
    0
  • 30 май 2016 - 08:24
    Балалар рәсем ясап ярышты
    Зәй шәһәр мәдәният йорты биләмәсендә "Балалар тормыш чәчәге" дип исемләнгән рәсем бәйгесе узды. Балалар гаиләләрен, хуҗалыкларында булган терлекләр, кош-кортларны асфальтта сурәтләде. Чарада катнашкан барлык малай-кызларга истәлекле бүләкләр тапшырылды.
    488
    0
    0
  • 30 май 2016 - 08:23
    Терлек азыгы әзерләнә
    Зәй районы басу-кырларында терлек азыгы әзерләү тулы куәттә алып барыла. 30 майга, районда барлыгы 500 тонна печән әзерләнде, 6 мең 500 тонна сенаж салынды. Шул рәвешле 1900 гектарда күпьеллык үлән чабылды. Шулай ук чөгендерне икенче кат эшкәртү бара.
    590
    0
    0
  • 30 май 2016 - 08:21
    Зәйдә ветераннар игътибар үзәгендә
    Бу көннәрдә Зәйдән ике хезмәт ветераны - Югары Шепкә авылында яшәүче Гөлминур Фәйзуллина белән Чыбыклы авылыннан Нурдидә Баймөхәммәтова 90 яшьлек гомер бәйрәмнәрен билгеләп үттеләр. Алар икесе дә - авыр тормыш юлы узган, сугышны кичергән затлар. Ветераннарны Россия Президенты Владимир Путин һәм район башлыгы исеменнән район башлыгы урынбасары Валерий Акатьев котлады,...
    517
    0
    0
  • 30 май 2016 - 07:01
    Башкортларда боз яуган
    Синоптиклар бу көннәрдә яшен, боз һәм көчле җил көтелүе хакында кисәтү ясаганнар иде. Бәхеткә, Татарстанда нык кызу көннәр дәвам итүенә карамастан, табигать гарасаттан безне саклады. Ә менә Башкорстанның берничә районында бүген эре боз яуган. Берничә минут эчендә боз үсемлекләргә зур зыян салып өлгергән. Эре яңгыр тамчыларыннан һәм боздан иң зур...
    539
    0
    0
Реклама