Зәй офыклары

8 июнь 2016 яңалыклары

  • 8 июнь 2016 - 13:07
    Мәктәп яны лагерьлары – депутатлар контроленда
    Бүген Зәйнең шәһәр Советы депутатлары мәктәп яны лагерьлары эшчәнлеген белән урыннарга чыгып тикшерде. Максатыбыз - балалар ялының файдалы, имин оештырылуын контрольдә тоту, ди шәһәр Советы рәисе урынбасары Елена Недошивина. Депутатлар шәһәрнең барлык сигез мәктәбендә балаларның ял вакытлары оештырылуы белән дә, медицина хезмәтенең сыйфатлылыгын да, териториянең саклану дәрәҗәсен дә, туклану белән...
    451
    0
    0
  • 8 июнь 2016 - 12:55
    Депутат ришвәт биреп котылмакчы булган
    Татарстан Республикасы буенча тикшерү комитеты идарәсеннән хәбәр итүләренчә, 6 июньдә Урсай авыл җирлеге Советы депутаты Назиф Шакировка карата җинаять эше кузгатылган. Ул дәүләт автоинспекциясе хезмәткәренә ришвәт бирүдә шикләнелә. Тикшерү версиясе буенча, Назиф Шакиров 17 майда Чаллы - Түбән Кама юлында, алдагы транспорт чарасын узу кагыйдәсен боза, бу хилафлыгы өчен аңа...
    470
    0
    0
  • 8 июнь 2016 - 12:06
    5 яшьлек бала фея булам дип үз-үзенә ут төрткән
    Әбисе азык-төлек кибетенә чыгып киткәч, бала бер сәгатькә караучысыз кала. Әти-әнисе эштә була. Шушы вакыт эчендә бала Винкс мультфильмын карый һәм андагыча фея булырга теләп, 50 % тәнен пешерә. Аңа бик күп операция кичерергә туры килә. Соңрак ачыкланганча, кызчык агач таякчыклар алып, газны кабыза, фея кебек утлы таякчыклар белән җилпенеп...
    502
    0
    0
  • 8 июнь 2016 - 11:26
    Ветеринария табиблары яңа автомобильле булды
    Кичә район ветеринария берләшмәләренә яңа «Нива» һәм «Лада Гранта» автомобильләре ачкычлары тапшырылды. Аларны тапшыру тантанасы Казанда Игенчеләр сарае янындагы мәйданчыкта узды. Заманча системалар белән җиһазландырылган автомобильләргә республика районнары ветеринария хезмәтләренең 50се ия булды. Алар арасында Зәй ветеринария хезмәте дә бар. Яңа машина шәһәрдәге ветеринария клиникасы өчен булачак.
    442
    0
    0
  • 8 июнь 2016 - 11:22
    Зәйнең Ялчыгол скверында Пушкин туган көнне билгеләп үттеләр
    7 июньдә Зәйнең Ялчыгол скверында үзәк китапханә хезмәткәрләре Александр Пушкинның тууына 217 ел тулу уңаеннан әдәби чара үткәрделәр. Биредә укучыларга шагыйрьнең тормыш һәм иҗат юлы турында сөйләнде, аннан алар викторина сорауларына җавап бирделәр. Бәйрәм китапханәдә дәвам итте. Малай-кызлар "Балыкчы һәм балык турында әкият" дигән мультфильм карадылар. Иң актив катнашучыларга соңыннан...
    429
    0
    0
  • 8 июнь 2016 - 10:47
    Зәй аша квадрацикллар раллие үтәчәк
    15-18 июньдә Россия Спорт министрлыгы чаралар планы нигезендә Россия автомобиль федерациясе ралли-рейд дисциплинасы буенча квадрациклларда Бөтенроссия ярышлары үткәрә. Анда квадрацикллары теркәү узган, үзләренең аны йөртүгә хокукы булган спортчылар гына катнаша. 400 километрга сузылган трассага стартка 90 экипаж чыгачак. Ярыш трассасына Әлмәт, Зәй, Сарман, Тукай районнары юллары да керә. Маршрутны билгеләгәндә...
    528
    0
    0
  • 8 июнь 2016 - 10:12
    Зәйдә социаль хезмәткәрләрне хөрмәтләделәр
    Бүген иң мәрхәмәтле хезмәт ияләре - Социаль хезмәткәрләр көне. Шул уңайдан Зәйдә халыкка социаль хезмәтләр күрсәтү үзәгенең тернәкләндерү бүлегендә тантаналы чара узды. - Социаль хезмәткәрләр - ярдәмгә аеруча мохтаҗ категориягә керүчеләргә даими булышлык күрсәтүче, аларның борчуын да, шатлыгын да уртаклашучы кешеләр. 2015 елда районда яшәүче 28 мең кешегә социаль ярдәм...
    619
    0
    0
  • 8 июнь 2016 - 07:28
    Мәхәббәт йолдызнамәсе
    Рыбы С точки зрения вашего партнера, вы нынче будете абсолютно невыносимы, кране непонятливы и неимоверно тяжелы в общении. С вашей точки зрения все это верно будет для него самого. Водолей Сегодня ваш любимый человек проявит чудеса чуткости, такта и понимания. Вы даже удивитесь, когда узнаете, как тонко он, оказывается, может...
    8
    0
    0
  • 8 июнь 2016 - 06:39
    18 балага - депутат бүләге
    РФ Дәүләт Думасы депутаты Айрат Хәйруллин ярдәме белән бу көннәрдә күп балалы, аз керемле гаиләләрдә тәрбияләнүче 18 яшь зәйле Казанга "Әкият" курчактеатрына барды. Анда алар үзенчәлекле күңел ачу программасында катнаштылар, уеннарда төрле призлар алдылар, "Гуси-лебеди" спектаклен карадылар. Соңыннан һәр бала татлы күчтәнәчләр алып, чарадан күтәренке кәеф белән кайтты.
    457
    0
    0
  • 8 июнь 2016 - 06:37
    Зәйдән Ринас - халыкара олимпиада призеры
    3-6 июньдә Казанда рус телле булмаган мәктәп укучылары өчен рус теле буенча Халыкара олимпиада үтте. Олимпиаданың майда үткән интернет турында Россиянең төрле төбәкләреннән, якын чит илләрдән 3 мең ярым VIII - X сыйныф укучысы катнашты. Шуның 200дән артыгы финалга сайлап алынды. Безнең районнан Кадер мәктәбенең X сыйныф укучысы Ринас Дәүләтшин...
    551
    0
    0
  • 8 июнь 2016 - 05:54
    Котлыйбыз!
    Шәһәр-район ветераннар советы Халидә Зәки кызы Шәрәфиеваны 80 яшьлек юбилее белән котлап, аңа сәламәтлек, имин тормыш тели. * * * Имәнлебаш авылында яшәүче Мисхәт Фәрди улы Хисамиевны 80 яшьлек юбилее белән котлап, аңа сәламәтлек, шатлык-куанычлар, тыныч тормыш телибез.
    0
    0
    0
  • 8 июнь 2016 - 05:36
    Эшлекле йолдызнамәсе
    Рыбы Стоит пообщаться со старыми друзьями, людьми, по которым вы соскучились. Водолей Не тратьте день впустую - беритесь за новые проекты. Козерог Вы находитесь во власти эмоций и не прислушиваетесь к хорошим советам, которые дают окружающие. Стрелец Используйте день по максимуму. Такие возможности будут нескоро. Скорпион Сделав смелый шаг на...
    0
    0
    0
  • 8 июнь 2016 - 05:33
    Котлыйбыз!
    Чыбыклы авылында яшәүче Илсур Кәлимулла улы Вәлиуллинга 8 июньдә 45 яшь тула. Кадерле туганыбыз, сине чын күңелдән гомер бәйрәмең белән котлыйбыз. Сиңа гомернең иң озынын, сәламәтлекнең иң ныгын, бәхет-шатлыкларның иң күбен телибез. Алдагы көннәрең бары тик шатлыкта гына үтсен. Гел шулай киң күңелле, ярдәмчел булып кал. Күңелең һәрчак тыныч, эшләрең...
    0
    0
    0
Реклама