Зәй офыклары

17 июнь 2016 яңалыклары

  • 17 июнь 2016 - 12:02
    Зәй чыгырылыш сыйныф укучылары математикадан база дәрәҗәсе имтиханын уңышлы тапшырды
    "Татар-информ" мәгълүматы буенча, математикадан база дәрәҗәсендәге бердәм дәүләт имтиханын тапшырган 10 мең 675 татарстанлының 135е "икеле" алган. Безнең район чыгарылыш сыйныф укучыларының имтихан бирү дәрәҗәсе уңай бәяләнә. Бары бер генә укучы тиешле баллны җыя алмаган, ул да өстәмә рәвештә имтихан тапшыру вакытында биремнәрне тиешле дәрәҗәдә эшли алыр, дип өметләнәбез, дип...
    499
    0
    0
  • 17 июнь 2016 - 11:29
    Урманнарда янгын чыгу куркынычы көчәя
    Татарстанда көннәр кызу торганлыктан, янгын чыгу куркынычы югары булуы сәбәпле, шторм кисәтелүе игълан ителде. Бу кисәтү 18-23 июньдә гамәлдә булачак. Татарстан буенча урыны белән урманнарда янгын чыгу куркынычы югары: 4 класслы, дип билгеләнә. Зәйлеләрдән урманнарда саклык чараларына үтә игътибарлы булу сорала.
    545
    0
    0
  • 17 июнь 2016 - 10:38
    Котлыйбыз!
    Керәшен Мәлеме авылында гомер итүче Ульяна Макаровна Давыдовага 17 июньдә 90 яшь тула. Кадерле әниебез, әбиебез, тормыш иптәшем, сине чын күңелдән гомер бәйрәмең белән котлыйбыз. Ходай сиңа саулык-сәламәтлек бирсен, алдагы көннәрең кайгы-хәсрәтсез, саулык-сәламәтлектә, әтиебез белән тигезлектә үтсен. Күңел тынычлыгы белән, без - балаларыгызның таянычы булып, кадер-хөрмәттә, оныкларыгызны һәм оныкчыкларыгызны сөеп,...
    0
    0
    0
  • 17 июнь 2016 - 08:40
    Тукай турында яңа фильм төшереләчәк
    "Р. И. Продакшн" киностудиясе Габдулла Тукайга багышланган фильм төшерергә алынган. Кинотасма татар телендә һәм нәфис фильм рәвешендә эшләнеләчәк. Аны төшерү шактый кыйммәткә төшәчәк. Актерлар эше һәм төшерү группасына артык күп акча тотылмаячак, әмма грим шактый зур чыгымнар сорый. Чөнки Тукай әсәрләренә нигезләнеп төшерә торган кинотасмадагы геройларны мөмкин кадәр чынбарлыкка якын...
    587
    0
    0
  • 17 июнь 2016 - 08:39
    Лагерь күңелле яши
    Иске Зәй бистәсе мәктәп һәм клуб яны лагерьларында йөрүче балалар өчен төрле чаралар оештырыла. Бу көннәрдә шундый чараларның берсе балаларны сәламәт яшәү рәвеше һәм спортка тарту буенча оештырылды. Малай-кызлар арасында төрле спорт ярышлары күңелле узды. Мондый ярышларны балалар аеруча үз итә. Соңыннан җиңүчеләргә истәлекле бүләкләр тапшырылды.
    1026
    0
    0
  • 17 июнь 2016 - 08:15
    Эшлекле йолдызнамәсе
    Рыбы Вам пора искать новых союзников. Старые могут переметнуться на другую сторону. Водолей Вам будет брошен вызов, а принимать его или нет - это ваше, личное дело. Козерог Вам бы себя понять, прежде чем в других разбираться. Стрелец Поживите день так, как будто он последний. Скорпион Вы сегодня будете работать,...
    1
    0
    0
  • 17 июнь 2016 - 08:14
    Мәхәббәт йолдызнамәсе
    Рыбы Ждите сегодня признания в любви от неожиданного человека. Водолей Откройте пошире свои объятия, ожидается крупная рыба. Козерог Не рассказывайте о своих чувствах, пока не будете уверенны в ответной реакции. Стрелец Не стоит сегодня показывать свой характер. Скорпион Ожидайте счастья сегодня. Весы Не торопитесь в выборе спутника. Дева Ждите перемен....
    0
    0
    0
  • 17 июнь 2016 - 08:13
    Александр Бистәсе - иң нәтиҗәле эшләүче җирлек
    Зәйдә авыл җирлекләре елның-елында хөкүмәт грантлары ала. Александр Бистәсе авыл җирлеге "2015 елда иң нәтиҗәле эшләүче җирлек" дип табылып, 150 мең сум грантка ия булды. Әлеге бәйгедә исә Югары Пәнәче җирлеге II урын өчен -100, Бохарай җирлеге 50 мең сумлык грант алды.
    521
    0
    0
  • 17 июнь 2016 - 08:07
    Комбайннар паркы яңарачак
    Агымдагы елда Зәй басу-кырларын җиде дистәгә якын комбайн иңләр дип көтелә. Комбайн паркын күпчелек "Дон" һәм "Нью-Холланд"лар тәшкил итә. Шунысы игътибарга лаек, районга яңа 17 "Акрос- 585" һәм "Турум-740" комбайннары кайтырга тиеш, шуның 2се "Нива" җаваплылыгы чикләнгән ширкәтенә кайтты инде, калганнары бу көннәрдә кайтачак. Шул рәвешле агрофирмалар өчәр - "Акрос...
    504
    0
    0
  • 17 июнь 2016 - 07:42
    Зәйдә өч табиб лаеклы бүләкләнде
    Озак еллар нәтиҗәле, тырыш хезмәтләре өчен районыбызның өч табибы Медицина хезмәткәрләре көне уңаеннан министрлык бүләкләренә лаек булды. Баш табибның поликлиника эшләре буенча урынбасары Резидә Вәлиуллина республика сәламәтлек саклау министрлыгының Мактау грамотасына ия булды, ә табиб-хирург Мансур Нигъмәтуллин һәм хирургия бүлегенең өлкән шәфкать туташы Елена Рафаэлова министрлыкның Рәхмәт хатлары белән бүләкләнде.
    524
    0
    0
  • 17 июнь 2016 - 07:14
    Зәйнең иң яхшы табиблары кемнәр?
    Сәламәтлек сагы хезмәткәрләре - кешеләр исәнлеге өчен җавап тотучы катлаулы һөнәр ияләре. Аларның һәрберсе зур мактауга лаек. Агымдагы ел эшчәнлеге нәтиҗәләре буенча районда иң-иң медицина хезмәткәрләре ачыкланды. Алар Григорий Абрамов - "Иң яхшы беренче звено табибы"; Светлана Нестерова - "Иң яхшы стационар табиб", һөнәренә иң тугрылар буларак табиб Татьяна Семякина...
    544
    0
    0
  • 17 июнь 2016 - 06:44
    Зәйдә сәламәтлек сагы хезмәткәрләрен хөрмәтләделәр (Фоторепортаж)
    "Энергетик" Мәдәният сараенда Медицина хезмәткәрләре көненә багышланган җылы эчтәлекле чара үтте. Сәламәтлек сагы хезмәткәрләрен район башлыгы Разиф Кәримов, башкарма комитет җитәкчесе Илнар Хафизов, баш табиб Рим Әмиров, профсоюз рәисе Гүзәл Хәмидуллина тәбрикләп, төрле дәрәҗә Рәхмәт хатлары тапшырдылар. "Энергетик" Мәдәният сарае сәнгать әһелләре, "Болгар кызлары" ансамбле катнашында матур концерт күрсәтелде, ә...
    506
    0
    0
  • 17 июнь 2016 - 06:35
    Бүген 32 градус җылы булачак, яшенле яңгыр да көтелә
    Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе мәгълүматларына караганда, бүген - 17 июньдә, аязучан болытлы һава торышы саклана. Урыны белән кыска вакытлы яңгыр, көндез яшенле яңгыр көтелә. Көнчыгыш, көньяк-көнчыгыштан талгын җил исә. Яшен вакытында җилнең тизлеге секундына 18 метрга җитеп көчәю ихтималы да бар. Һава температурасы төнлә - 13-18, көндез...
    487
    0
    0
Реклама