Зәй офыклары

18 июнь 2016 яңалыклары

  • 18 июнь 2016 - 09:49
    БӘРӘҢГЕ ҺӘМ ЯШЬ КЫЯРДАН САЛАТ
    Җиңел ясалышлы, шулай да ит яисә балык ризыкларына бик яхшы өстәмә булырдай салат. Әзерләү өчен кирәк: 3-4 бәрәңге, 2 йомырка, 2 яшь кыяр, яшел тәмләткечләр (яшел суган, укроп), 2 аш кашыгы майонез, 1 чәй калагы әче горчица. 1. Бәрәңге белән йомырканы пешереп, шакмаклап турарга. 2. Яшь кыярны уртача кисәкләргә турап,...
    605
    0
    0
  • 18 июнь 2016 - 09:03
    Бакчада - сабантуй
    Сабантуй − татар халкының иң олы бәйрәмнәренең берсе. Ул − хезмәт һәм дуслык бәйрәме. Сабантуй − һәркемнең көтеп алган бәйрәме. Безнең балалар буыннан-буынга күчеп килгән милли гореф-гадәтләрнең, йолаларның югалып бару чорында яшиләр. Җырларда, биюләрдә, уеннарда сакланып килгән йолаларның киләчәк буыннарда да кабатлануына, саклануына, онытмасларына ышанасы килә. Шуларны истә тотып, без...
    578
    0
    0
  • 18 июнь 2016 - 08:19
    Бушлай юридик ярдәм көне
    24 июньдә иртәнге сәгать 8дән кичке 4кә кадәр "Бердәм Россия" партиясенең җирле бүлеге җәмәгать кабул итүе бүлмәсендә (үзәк китапханә, 2нче кат, 13 кабинет) "Бушлай юридик ярдәм көне" үткәрелә.
    2
    0
    0
  • 18 июнь 2016 - 07:09
    Утырыш спорт мәктәбендә узды
    Олимпия чемпионы Федор Симашев исемендәге спорт мәктәбендә район башлыгы каршында эшләп килүче спорт, туризм һәм физик культура буенча советның күчмә утырышы узды. Аның биредә оештырылуы очраклы түгел: спорт мәктәбендә капиталь ремонт эшләре башкарылды, утырышта катнашучылар зур төзекләндерү һәм үзгәртеп корудан соң мәктәп, анда тудырылган мөмкинлекләр, уңайлыклар белән таныштылар. Утырышны район...
    594
    0
    0
  • 18 июнь 2016 - 06:17
    Прокурор дәрес бирде
    Коррупциягә каршы көрәшне пропагандалау максатында политехник колледжда хокук белеме сәгате үтте. Аны студентлар, педагоглар белән шәһәр прокуроры Ринат Кәримов үткәрде. Дәрестә коррупциячел гамәлләр турында тулы аңлатма бирелде, аерым мисаллар китерелде, әлеге закон бозу очрагы өчен нинди җәза каралуы, коррупциянең ил икътисадына тискәре йогынтысы фактларда аңлатылды.
    528
    0
    0
  • 18 июнь 2016 - 05:24
    БАСУ-КЫРЛАРДА ЭШ ТУКТАЛМЫЙ
    Районда терлек азыгы әзерләү югары темплар белән алып барыла, күпьеллыкларны беренче кат чабу тәмамланды. Басу-кырларда күпьеллыклар 8200 гектар мәйдан били. Районда барлыгы 2900 тонна печән әзерләнде, 30 меңнән артык тонна сенаж салынды. Район буенча бер баш терлеккә 9,1 центнер азык берәмлеге туры килә. Сенаж салу белән дүрт бригада мәшгуль. Чөгендер...
    1292
    0
    0
Реклама