Бүген - Хәтер һәм кайгы көне. 75 ел элек иң канкойгыч, иң күп кешеләр үлеменә китергән Бөек Ватан сугышы башланды. Традиция буенча бу җәһәттән Зәйнең Җиңү бульварындагы Азатлык китерүче солдат һәйкәле янында митинг үтте. Анда район җитәкчелеге, оешма, предприятие, учреждениеләр, җәмәгатьчелек вәкилләре, ветераннар, сугыш чоры балалары, малай-кызлар катнашты. Митингны район...