Зәй офыклары

24 июнь 2016 яңалыклары

  • 24 июнь 2016 - 10:12
    Алкогольне - интернет аша
    Интернет челтәре мәгълүматларына мониторинг ясаганда Зәй прокуратурасы хезмәткәрләре алкоголь продукциясен дистанцион юл белән сату, аны алып кайту турында хәбәр иткән сайтка тап була. Федераль закон нигезендә исерткеч эчемлекләрне дистанцион юл белән һәм кичке сәгать 10нан соң сату катгый тыела. Бу сайт спиртлы эчемлекләрнең законсыз әйләнешенә, куллануга, аны яше җитмәгән гражданнарның...
    865
    0
    0
  • 24 июнь 2016 - 07:39
    Зәй төзекләнә
    Агымдагы җәйдә дә Зәйдә йорт ишегаллары тәртипкә китерелеп, асфальтланачак. "Татнефтедор" автомобиль юллары идарәсенең Зәй филиалы Никифоров урамының 66нчы йорты ишегалдына асфальт түшәде. Әлеге йорт ишегалды язын-көзен аеруча проблемалы иде. Алга таба Энергетиклар урамы 15нче һәм Җиңү проспекты 1/07 йортлар ишегалларына асфальт салыначак.
    1074
    0
    0
  • 24 июнь 2016 - 07:33
    Бохарайда нинди бәйрәм узды?
    Бохарайда дүрт күпфатирлы йортны нефтьчеләр төзекләндереп, авыл җирлеге балансына тапшырды. Аларның кара-каршы итеп салынган икесе шактый тузган, 35 ел бернинди ремонт күрмәгән йортлар иде. Канализация, су китү, кайнар һәм салкын су, җылылык системалары алыштырылды, стеналар җылытылып, заманча материал белән тышланды, түбәсе яңадан ябылды. Кыскасы, йортлар яңарды, танымаслык булып үзгәрде. Ремонт...
    620
    0
    0
  • 24 июнь 2016 - 07:00
    Котлыйбыз!
    Югары Шепкә авылында яшәүче Гөлнара Рәис кызы Нуретдиновага 25 июньдә 50 яшь тула. Кадерлебез, сине чын күңелдән күркәм юбилеең белән котлыйбыз. Киләчәктә сиңа бары тик шатлыкка төренгән тыныч, бәрәкәтле тормыш, саулык-сәламәтлек, гаилә иминлеге, балалар бәхете, әтиебез белән пар канатлы булып, бәхетле, тигез гомер итүегезне телибез. Күптән түгел әтиебез Миневәли Һади...
    0
    0
    0
  • 24 июнь 2016 - 07:00
    Балалар белән актив эшлиләр
    Зәй үзәк китапханәсе хезмәткәрләре 4нче мәктәпнең "Гагаринчы" лагерена йөрүче балалар белән "Серле сандык" дип аталган уен-викторина үткәрде. Укучылар әкият геройлары турында сорауларга, хайваннар һәм кошлар турында табышмакларга җавап бирделәр, «Ну, погоди!» мультфильмын карадылар. Чара ахырында укучылар чара буенча чәй өстәле артында фикерләштеләр. Парклар да тынып тормый. Мирный бистәсе паркында "Миләшкәй"...
    956
    0
    0
  • 24 июнь 2016 - 06:36
    Зәйдә Ураза ае бәйрәм кебек уза
    Районда Ураза ае бәйрәм кебек уза. Күпчелек мәхәлләләрдә тәравих намазлары укыла, Түбән мәхәлләдә Коръән хәтем кылына, "Нур" мәчетендә мөкабәлә укыла, биредә химаячеләр, мәчет әгъзалары ярдәме белән ай буе ифтарлар оештырыла. Саматовлар - Мирный бистәсе, Линар Шаһиев, Фәридә ханым Фәрдиева, Нигъмәт Ибраһимов һ.б.лар "Нур" мәчетендә авыз ачтырдылар. Район-шәһәр мәхәлләләрендә дә ифтарлар...
    869
    0
    0
  • 24 июнь 2016 - 06:00
    “Заман”га терлек җыялар
    «Зәй шикәре» агрофирмасының «Заман» терлекчелек комплексына үгез маллары җыялар. Комплексны 420 баш үгез малы белән тулыландыру бурычы тора. Бу көннәрдә терлекләр Азнакай, Сарман районнарыннан, үзебезнең район хуҗалыкларыннан китерелә.
    685
    0
    0
  • 24 июнь 2016 - 05:54
    Зәйдә гүзәл затларны велойөрешкә чакыралар
    Зәй яшьләр эшләре идарәсе 1 июльдә кичке сәгать 6да гүзәл затлар - хатын-кызларны Ринат Фәрдиев исемендәге паркка велойөрешкә чакыра. Анда барлык теләүче хатын-кызлар катнаша ала, яшь буенча чикләүләр юк. Маршрут парктан башланып "Энергетик" Мәдәният сараена кадәр араны ала. Велойөрештә катнашу өчен үз образыңны булдырырга кирәк. Дресс-код: күлмәк, итәк, баш киеме,...
    799
    0
    0
  • 24 июнь 2016 - 05:47
    Юбилей белән!
    Чыбыклы авылында туып үсеп, бүгенге көндә Зәйдә яшәүче Мөнзилә Ярулла кызы Биккининага24 июньдә 50 яшь тула. Кадерле тормыш иптәшем, әниебез, әбиебез, сине чын күңелдән алтын юбилеең белән котлыйбыз. Сиңа саулык-сәламәтлек, шатлыклы, мул тормыш телибез. Һәр туар таңны сөенеп-шатланып каршы алып, бәхеткә төренеп, балаларыңның һәм оныкларыңның кадер-хөрмәтенә төренеп, әтиебез белән бергә...
    0
    0
    0
  • 24 июнь 2016 - 05:34
    Зәй районында июньдә сөт күбрәк савылган
    Бүгенге көндә Зәй районы агрофирмалары бүлекчәләре товарлыклы-сөтчелек комплекслары, фермаларында тәүлеклек савым - 76 тонна, бер сыердан савылган сөт 17,1 килограмм тәшкил итә. Июнь аенда савылган сөт 2241 килограммга арткан. Район республикада сөт җитештерү буенча 16нчы урында тора.
    834
    0
    0
Реклама