Зәй офыклары

27 июнь 2016 яңалыклары

  • 27 июнь 2016 - 18:06
    В Татарстане к концу года еще шесть соцуслуг станут доступны в электронном виде
    Уже с 1 июля компенсацию за детсады можно будет оформить по интернету.
    669
    0
    0
  • 27 июнь 2016 - 12:59
    Йола-гадәт җанлана (Фоторепортаж)
    Сәвәләйдә яшьләр бәйрәме - "Боламык"ка шактый кеше җыелды. Керәшен авылларында җәен яңгырлар яумаганда, Аллаһ Тәгаләдән мәрхәмәтлелек, җиргә шифалы яңгырлар сорап, табигать кочагына изге урынга чыгып, боламык пешерү йоласы бар. Мәҗүсилек чорыннан килгән бу йола Сәвәләйдә дә сакланган. Ел саен ук булмаса да, авыл өлкәннәре су буенда, чишмә янында, казан асып,...
    690
    0
    0
  • 27 июнь 2016 - 12:26
    Урта Пәнәчедә - Җыен
    Зәйдә күп авылның үз бәйрәме бар. Бу шимбәдә сәвәләйлеләр "Боламык"ны билгеләп узса, Урта Пәнәче үз якларына гына хас Җыенны бәйрәм итте. Урта Пәнәчедә Җыен гадәттә җиләк пешкән чорда Шәрә тау итәгендә оештырыла. Бәйрәм үтәсе урын утыргычлар урнаштырылып, койма белән әйләндереп алынган. Аның тирәсенә утыртылган агачлар шактый үсеп килә. Җиләктән авыз...
    785
    0
    0
  • 27 июнь 2016 - 10:39
    Зәйдә Яшьләр көне күңелле узды
    Зәйдә Яшьләр көне иң матур стильләштерелгән коляска һәм велосипедларга бәйге, ползункилылар йөгерешеннән башлады. Ярышларда катнашучыларның берсе дә бүләксез каламды. "Энергетик" Мәдәният сарае үзешчәннәре чыгыш ясаганда мәйданга халык шактый җыелды. Алар башкаруында популяр җырлар яңгырады. Зәйлеләрне исә исә бәйрәм белән котларга Казан вокалистлары, "Регион-16" брейк-командасы, "Чаян Фамали" төркеме килде. Бәйрәм бию...
    717
    0
    0
  • 27 июнь 2016 - 08:33
    Хуш, мәктәп, үз күрдең... (Фоторепортаж)
    Әле кайчан гына беренче сыйныфка укырга, дип мәктәпкә килгәннәр иде, менә аның белән хушлашыр вакыт та җитте. Кай арада дистә ел узган? Дәүләт имтиханнары барысы да артта калды. Кулда аттестат... Нинди юл сайларга, кем булырга? Монысы тагын да әһәмиятле. Әнә шундый уйларга чумган егет-кызларда җомга көнне узган чыгарылыш кичәсе зур...
    555
    0
    0
  • 27 июнь 2016 - 08:32
    Зәйдән өч ТИҮ үзен бәйгедә сыный
    Республикада "Республикада иң яхшы территориаль иҗтимагый үзидарә" бәйгесе старт алды. Анда Зәйдән өч территориаль иҗтимагый үзидарә катнаша. Хакимиятнең кече залында әлеге бәйгенең беренче турына сайлап алу буенча комиссия утырышы булды. Комиссиягә өч ТИҮ бәйгедә катнашу өчен хезмәтләрен тәкъдим итте. Аларның Һәрберсен тикшереп тыңлаганнан соң, комиссия аларның өчесен дә бәйгедә катнашырга...
    528
    0
    0
  • 27 июнь 2016 - 08:32
    Зәй районында күпьеллык үләннәрне икенче кат чабуга керештеләр
    25 июньдә Зәйдә күпьеллыкларны икенче кат чабуга керештеләр. Әлеге эш "Нива" җаваплылыгы чикләнгән ширкәтендә һәм "Восток" агрофирмасында алып барыла. Бу көннәрдә күпьеллыкларны икенче кат чабуга башка агрофирмалар да керешәчәк. Район буенча барлыгы 5600 тонна печән әзерләнде, 47 мең тонна сенаж салынды. Корткычлар, авырулар, чүп үләннәренә каршы да эш алып барыла,...
    614
    0
    0
  • 27 июнь 2016 - 07:49
    “Мөстәкыйль балалар” проекты балаларны ялгыш адымнан саклый
    Татарстанда 2007 елдан наркотикларга каршы юнәлдерелгән "Мөстәкыйль балалар" ("SаMоSтоятельные дети") проекты эшли. Безнең район аңа 2009 елның декабрендә кушылды. Зәй балаларының хәтта үз гимннары да бар. "Мөстәкыйль балалар" проекты яшүсмерләрне ялгыш адымнан башлангыч чорда саклап калырга ярдәм итә, дип ассызыклый белгечләр. Алар сәламәт яшәү рәвеше алып барачаклары һәм яшьтәшләрен дә...
    729
    0
    0
  • 27 июнь 2016 - 07:37
    Игътибар: бәйге!
    2016 ел Бөтенроссия авыл хуҗалыгы исәбен алуга әзерлек һәм аны үткәрүчеләр арасында эшне иң яхшы оештыручыларны ачыклау өчен бәйге игълан ителде. Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты республика территориясендә авыл хуҗалыгы исәбен алуны иң яхшы оештыручыларны ачыклау максатыннан муниципаль районнар һәм шәһәр округлары арасында бәйге уздыру турында махсус карар (№411, 17 июнь...
    0
    0
    0
  • 27 июнь 2016 - 06:48
    Чиста елгаларның ярлары да ялт итеп торсын
    Җәй - ул яллар чоры. Кайберәүләр балаларын алып, җылы якларга ял итәргә китеп барса, күпләр туган якларында калып, аның матурлыгы белән хозурлануны хуп күрә. Ә бездә хозурланырдай табигать мөмкинлекләре җитәрлек. Телисең икән елга, буа, күлләрдә коен, урман-болыннарда йөре, җиләк, гөмбә җый. Җәйге эссе көннәрдә өлкәннәр дә, бала-чага да чыр-чу килеп,...
    784
    0
    0
  • 27 июнь 2016 - 06:22
    Район Советы утырышы – заводта (Фоторепортаж)
    Зәй районы Советы утырышларын, күчмә утырыш итеп, предприятие, оешмалар, авыл җирлекләрендә үткәрү гадәткә керә. Чираттагы шундый утырыш "Мефро уилз Руссия - Зәй заводы" ҖЧШендә узды. Депутатлар башта завод цехларында булып, предприятие эшчәнлеге белән таныштылар, соңрак әлеге мәсьәлә утырышның пленар өлешендә каралды. Предприятиенең агымдагы елның биш аенда эшчәнлеге һәм ел ахырына...
    482
    0
    0
  • 27 июнь 2016 - 05:41
    Болытлы һава торышы көтелә
    Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе мәгълүматларына караганда, бүген - 27 июньдә, аязучан болытлы һава торышы хакимлек итәчәк. Республикада бераз яңгырлар көтелә, аерым районнарда - яшен. Көньяк-көнбатыштан искән җил көн дәвамында юнәлешен үзгәртә - төньяк-көнбатыштан исәчәк. Яшен вакытында җилнең тизлеге секундына 15-20 метрга җитеп көчәергә мөмкин. Көндезге һава температурасы...
    731
    0
    0
  • 27 июнь 2016 - 05:22
    Юбилей белән!
    Зәйдә яшәүче Альмира Фәррәхетдин кызы Хәйруллинага 27 июньдә 55 яшь тулды. Кадерле әниебез, тормыш иптәшем, сине чын күңелдән матур юбилеең белән котлыйбыз. Бик күп күркәм сыйфатларны үзеңә җыйган ачык йөзле, киң күңелле, көчле рухлы, сабыр син. Шуның белән бергә нечкә күңелле, кешелекле, гаилә учагын үзеңнең кайнар йөрәгең белән тергезеп торучы,...
    0
    0
    0
Реклама